16+

95 яшьлек Гөлфәридә әби: «Безгә бик авыр хезмәтләр эләкте...»

Апас районы Ябалак авылында яшәүче Гөлфәридә әби Могыйзова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

95 яшьлек Гөлфәридә әби: «Безгә бик авыр хезмәтләр эләкте...»

Апас районы Ябалак авылында яшәүче Гөлфәридә әби Могыйзова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була

Гөлфәридә әби колхозчы гаиләсендә бишенче төпчек бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Өч абыйсы сугышка китә. Олы апасы Дәвеш авылына кияүгә чыга. Яше олы булу сәбәпле, әтисе сугышка алынмыйча кала. 

14 яшьтән – олылар белән беррәттән кыр эшендә

7 классны тәмамлаган Гөлфәридә әби олыгайган әти-әнисенең бердәнбер тоткасы була. Сылу кызның иңнәренә хезмәтнең иң авыры төшә. 14 яшьлек кызчык нәзек кенә беләкләренә салып көлтә җыя. Аны ат җигеп, эскертләргә ташый. Ир-егетләр белән беррәттән урып-җыю, җир сукалау эшләрендә дә катнаша.

— Хәзер исемә төшә дә, сискәнеп куям. Ул авырлыкларны ничек күтәргәнбездер, ул хезмәтне ничек итеп башкарганбыздыр инде. Комбайннар кырга чыккач, зур ящиклар, капчыклар белән икмәк ташыдык. Ул вакытта атларның да яхшыларын алып бетерделәр. Миңа сукыр ат эләкте. Ул мескенкәем, кая тартсаң шунда борылды, әмма үзе яхшы, тыныч иде, — дип искә ала ул.

ГЭС, урман кисү һәм колхоз хезмәте

Гөлфәридә әби ГЭСта хезмәт куя. Кышкы салкында Арча якларына барып урман кискән мизгелләрне ул әле дә ачык хәтерли.

— Берничә ай буе салкын фатирда яшәдек. Тамак ач, өскә кияргә җылы кием юк. Үзәккә үтте ул вакытлар, — дип көрсенеп куя әби.

«Атказанган колхозчы» исеменә лаек булган хезмәт

Алга таба Гөлфәридә әби хезмәт юлын колхозда дәвам итә. Озак еллар сарык фермасында эшли, чөгендер эшкәртә. Намуслы хезмәте өчен «Атказанган колхозчы» дигән мактаулы исем белән бүләкләнә.

— Чөгендерне берәр гектар бирәләр иде. Аны көзге пычракта, яңгырлы көннәрдә, авызга быкырдык менгәнчегә кадәр кочаклап ташый идек. Шуны кул белән кисеп тапшырдык. Безгә бик авыр хезмәтләр эләкте, — ди ул. 

Дүрт бала анасы, кадерле әни һәм яраткан «Чәчәк апа»

Уңган, тырыш кыз авыл егете белән матур гаилә корып, дүрт балага гомер бүләк итә. Газиз ике улының югалту ачысын да йөрәге аша үткәрә. Бүгенге көндә акъәби балалары тәрбиясендә гомер кичерә. Кызы Наилә тормыш иптәше Хәлим белән Гөлфәридә әбине тәрбияләр өчен Мәскәү шәһәреннән авылга күчеп кайткан.

95 яшьтә дә нәсел җепләрен сакларга өйрәтә

— Әниебезне үзен генә калдырмыйбыз. Иң элек сеңелем Назимә белән чиратлашып кайтып йөрдек. Хәзер әни авыррак хәрәкәтләнә башлагач, авылга күчәргә булдык. Аны кадер-хөрмәттә яшәтәсебез, тәрбиялисебез килә. Әниебез бик тырыш булды. Гомере буе эш сөйде. Бик күп хезмәт итте. 83 яшенә кадәр сыер асрады. Үткәннәрне искә алырга ярата, бик күп хатирәләрне истәлек итеп сөйли, — ди кызы Наилә Шәрәфетдинова. 

Туганнары аңа «Чәчәк апа» дип эндәшә. Сабыр, киң күңелле апалары янына еш килеп йөриләр. 
Апас. Фото автора

- Чәчәк апа гореф-гадәтләрне дә истә тота. Әби-бабайларны онытмаска, нәсел җепләрен өзмәскә куша, матур догаларын өйрәтә. Килеп йөрисе бик рәхәт. Үзләре дә, йөзләре дә, йортлары да көлеп тора. Чәчәк апабызны бик яратабыз, — ди туганы Гөлнур Җәләлиева. 

Ләйлә Шиһабиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading