Һәдия Хөснетдинова инде үзе дә 90 яшендә, тик әле дә балачак истәлекләре күңеленнән китми. Бүгенгедәй хәтерли ул.
Әле сугыш та башланмаган. Биектау районының Зур Көек авылында яшәүче әтисе Шәйхине хәрби комиссариат 40 көнгә өйрәнүләр лагерына җибәрә.
Ачы дөреслек
Һәдиягә – 5, сеңлесе Зәйтүнәгә 3 яшь. Дүртесе бергә тегермән буена кадәр барулары исендә. Әтисе Һәдияне кулыннан җитәкләгән, Зәйтүнәне әнисе күтәргән. Кырык көннән кайтам, исән-имин торыгыз, кызларым, дип авылдан чыгып китә ир. Әтиләренең бу сүзләре Аллаһның амин дигән мизгелләрендә әйтелә. Кечкенә сабый булып калган кызларының гомерләре озын була.
Әтисе киткәдә 3 яшьлек булып калган Зәйтүнәгә дә 87 яшь. Теге вакытта, әтисе авылдан чыгып киткәндә әйткән сүзләрен теле дә ачылып бетмәгән сабый: “Әти, ишән-шау торырга кушты”, – дип сакау телләре белән кабатлап йөрүен апалы-сеңел әле дә оныта алмый.
Шул китүдән 30 яшьлек әтиләре исә суга төшкәндәй юк була. Илдә сугыш башлана. Авылдан бер-бер артлы ир-егетләрне алалар. Әниләре Рәхилә иренең Суслонгер лагерында интеккәннәрен ишетеп, карурманнар аша җәяү кичеп, ирен күрергә Марига, урман уртасындагы лагерьга бара. Коры сөяккә калган ирен баштарак танымый тора. Тик очрашу тиз була.
Иркенләп сөйләшеп тә кала алмыйлар. Ирен сугышка җибәрүләрен белеп кайта. Шәйхетдин Гыймадиев хәбәрсез югала. Инде ничә еллар узса да, алар бүген дә әтиләренең могҗиза белән күмелгән урыны табылуына өмет белән яши. Тормыш корып, үзләре әни, әби булу бәхетен татысалар да, балачакта калган ятимлек ачысын гына алар күңелләреннән алып ташлый алмый интегәләр. Әниләре белән бергә әтиләренең кайтуын көтә ятимә кызлар!
Яшерен сер
Иң йөрәкне телгәне, алар әтиләренең Суслонгердагы хәрби өйрәнү лагерена булганын соңыннан гына беләләр. Бу хакта әниләре кызларыннан яшерә. Чөнки ул чорда хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә якты көн булмаган. Өстәвенә мең газаплар күреп, Суслонгерда интеккән совет солдатларына кырын караганнар, аларның язмышын киң җәмәгатьчелеккә чыгару ярамаган.
Ике ятимнең ачы язмышы 80 елдан соң гына, заманалар үзгәргәч киң җәмәгатьчелеккә чыга. Һәдиянең улы, язучы Зиннур Хөснияр бабасының һәм әбисенең ачы язмышын тасфирлап Суслонгерга багышлап повесть иҗат итә. Кызлар өчен әтиләренең якты истәлеге, әниләренең газаплы тормышы сурәтләнгән ачы дөреслек булып китап кайта. Анда кызларын аякка бастыру өчен күпме тырышуы, кимсенүләр, йөрәк ярасы уелган.
Гомер буе фермада эшләүләр, балаларын ачлыктан саклап калу өчен җәяүләп көнендә 45 чакрым юл узулар әниләрен бик иртә аяксыз калдыра. Ике кызын ялгызы үстерә, башка кешегә тормышка чыкмый. Тормыш ачыларын күп күргән әниләре бик иртә, 65 яшендә вафат була.
– Без күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел, – ди Һәдия апа. – Ничек исән-сау калганбыз, ничек үскәнбез, әлегәчә аптырыйм. Ач идек, ялангач булдык, кияргә кием булмады, булмаган көч белән әнигә ярдәм итәргә тырыштык. Аллаһ рәхмәте белән менә шушы яшебезгә кадәр җитә алдык. Үскән вакытта бу рәхәт тормышлар килер дип башыбызга да китерә алмадык.
Дәү әни, карт әби
Бүген ул биш баланың кадерле әнисе, балалары тәрбиясендә гомер итә. Кышын Казанда тора, җәй җитү белән күңеле гомер иткән, балалар үстергән нигезенә – Биектау районының Бикнарат авылына тарта. “Анда минем яшьлегем, бала үстергән кадерле елларым калды. Ирем Зыя белән 59 ел бергә гомер итттек. Балачагым авыр булса да, килен булып төшкән нигез ныклы иде”, – дип искә ала Һәдая апа Хөснетдинова.
Аларның буынына иркәләнеп ятарга туры килми. “Зиннурны тапканда яшь чагым, көчле вакытым иде. Авыр-авыр капчыкларны “эх”тә итми күтәрә алган чагым. Печән өсте. Ашыт елгасын кичеп печән әзерләргә киттек. Иптәшем печән чаба, мин күтәреп печән ташыйм. Үзем балага авырыйм, моны гына илтеп сал, дип күтәреп җибәрәләр. Шулай бер ат йөге печән ташып, өйгә көчкә кайтып кердем дә бала таптым. Без менә шулай эшләп гомер иттек”, – ди Һәдия апа.
Балалары аякка баса башлагач, әтиләре ягыннан булган бабалары оныкларын үзе янына чакырып ала да, укыгыз, кеше булыгыз, минем сезгә иң зур васыятем шушы, ди. “Балаларым бабаларынының сүзләрен тоттылар, укыдылар, кеше булдылар, аның хәер-догасы белән югарыга күтәрелделәр”, – дип сөенә ана.
Украинада махсус хәрби операция башлангач, Һәдия апа сары сагышка бата. Тормыш артында калган бар авырлыклары кабат исләренә төшеп, борчуга кала. “Баштан узган бар авырлык тагын яңарды. Көн саен дөньялар тынычланса иде дип догалар кылам. Яу кырында булган балалар өчен бик борчылам. Тизрәк исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтсалар иде, дип теләп утырам”, – ди Һәдия апа.
Сугыш ачыларын балаларга күрергә язмасын. Бер-берсенең кадерен белеп яшәсеннәр, дип тели ул. Бүген аның 10 оныгы, ун оныкчыгы бар. “Мин бүген кадерле дәү әни, карт әби”, – дип сөенә Һидия апа.
Комментарийлар