Ике улын да махсус хәрби операциягә озаткан әни өчен һәр хәбәр – кадерле. Аның тормыш юлы – гаилә тәрбиясенең һәм рух ныклыгының ачык дәлиле.
Язмабыз Актаныш районы Мәсәде авылында гомер кичерүче Мәүлидә Нургалиева хакында.
Мәүлидә апа бик чибәр һәм мөлаем ханым. Авырлыкларга бирешмәүче, ныклы холыклы, көчле икәне дә сизелеп тора. Улларының махсус хәрби операциядә булуларын да, язмыш сынавы дип түгел, ә шулай тиеш, дип кабул иткән.
– Ватанпәрвәрлек безнең каныбызга сеңгән. Барыбыз да хәрбиләр һәм үз илебезнең патриотлары. 9 май ирем өчен дә, минем өчен дә, балаларга да иң олы бәйрәм иде, – дип башлады сүзен Мәүлидә апа.
Тумышы белән Башкортстан Республикасы Белорет районы Искушта бистәсеннән. Җиде балалы гаиләдә, төпчек буларак кадерле кыз булып үсә. Әмма кечкенәдән еш авыруы әтисе Хабрахман абый белән әнисе Сәбилә апаны шактый хафага сала. Әле бөере авырта, әле тире авыруы килеп чыга...
«Инвалид каласың килмәсә – чаңгыга бас!»
Алтынчы сыйныфта укыганда, бер көнне физкультура укытучысы аңа шушы сүзләрне әйтә. Бу гади киңәш түгел – язмыш борылышы була. 12 яшьлек кыз, үзенең киләчәге өчен көрәшеп, чаңгыга баса һәм спорт аның өчен ныклык, үз-үзенә ышаныч һәм зур тормыш юлына юлламага әверелә. Күпмедер вакыттан соң ул Спорт олимпиадасы резервы училищесын тәмамлый.
1986 елда 18 яшьлек Мәүлидә Белорет районындагы Межгорье хәрби шәһәрчегенә җиңел атлетика буенча тренер булып кайта. Эшчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып төзелгән спорткомплекста мөмкинлекләр зур була. Мәүлидә тырышып эшли башлый. Бер тренер авырып киткәч, 10-12 яшьлек малайларны зона ярышына әзерли. Өлкәннәрне дә шөгыльләндерә. Тәҗрибәсе аз булса да, җаваплылыктан курыкмый.
Нәкъ менә шул хәрби шәһәрчектә ул булачак тормыш иптәшен Булатын очрата. Аларның танышу вакыйгасы шактый кызыклы булса да, Мәүлидә апа анысы хакында язмавымны сорады. Тик шунысы хак, Булат Мәүлидә апаның беренче никахтан туган улы Арсланны үз улы кебек яратып, кадерләп үстерә. Арслан да әтисен ярата һәм хөрмәт итә. Гаиләләрен тулыландырып кызлары Алина, уллары Урал туа.
Тәрбия гаиләдән башлана
– Эшләгән чорыгызга кайтып, Мәүлидә апа бер сорау бирим әле, ул чорда хәрби шәһәрчектә балалар нинди иде? Патриотлык хисләре көчле идеме?
– Ул чорда патриотизм дигән сүз юк иде. Ул безнең канга сеңгән булгандыр. Хәзер генә интернет заманы. Балалар төрле агымга бирелә. Бу интернетка бәйлелек дип атала. Яшүсмер вакытта балалар әти-әнине бик санга сукмыйлар. Аларның үз фикерләре. Бу элек тә булган. Әмма ул чорда тәрбия укытучылардан да, әти-әниләрдән дә, күршеләрдән дә икенче төрле иде. Хәзер заманасы бер яктан куркыныч булса, икенче яктан интернет кешенең танып-белүен арттыра. Иң мөһиме, тәрбия гаиләдә дип уйлыйм. Әгәр гаиләдә әти-әни арасында мөнәсәбәт дөрес булса, балалар дөрес юлдан тайпылмый. Юкка гына балаларны түгел, үзегезне тәрбияләгез, димиләр. Минем ирем бик белемле иде. Гаилә булгач, үпкәләшүләре булгандыр, әмма тавыш куптарып, мөнәсәбәтләрне ачыклаган булмады. Булат хәрби шәһәрчектә офицер булып хезмәт итте. Отставкага капитан дәрәҗәсе белән чыкты.
Авыл җылысы тартты
Булат – Актаныш районы Бурсык авылыннан. 1994 елда Мәүлидәсен Бурсыкка әнисе Ләлә апа белән таныштырырга алып кайта.
– Актаныш районына беренче аяк басу белән бу якны яраттым. Июль ахыры иде. Такталачыктан Бурсык авылына җәяүләп кайттык. Бәрәңге бакчасына кергәндә, җирнең җылылыгы, тирә-ягының матурлыгы мине әсир итте. Булатка: «Минем шушындый җирдә кыяр, помидор үстерәсем килә», – дидем. Ул миңа сәер итеп карап: «Мин авылда яши торган кеше түгел, шәһәр кешесе», – дип көлде. Мөгаен офицер булганга шулай дигәндер инде, – ди Мәүлидә апа. – Әмма авылга кайтып яшәү, зур бер хыялым булып калды. Әни мине шундый ачык йөз белән каршы алды, үз кызы кебек кабул итте.
Мәүлидә апаның бәхетенә язмыш аларны барыбыр шушы якларга алып кайта. Өлкән яшьтәге Ләлә апаны ялгыз калдырасылары килми. Булат лаеклы ялга чыккач, 2007 елда Мәсәдедән өй сатып алалар.
– Без авылга күченгәндә, Уралга дүрт яшь иде. Күпчелек русча сөйләшә. Монда кайтып яши башлагач, Урал әбисенә русча эндәшә дә, әбисе ипләп кенә: «Не понимаю», - дия иде. Урал: «Их, придется учить татарский язык», - дия иде. Шуннан тиз һәм җиңел генә татарчага өйрәнде.
– Ияләшү авыр булмадымы?
– Юк, биредә нык ачык кешеләр. Әле күченгәнче, ялларга кайтканда урамга колонкага суга чыгам, күршедә яшәүче бөтен әбиләр җыела иде. «Кызым, син Башкортстанның кайсы районыннан», – дип сораштыралар иде. – Күчеп кайткач, авылда эш булмагач, фермер хуҗалыгы ачтым. Бакчада җиләк-җимеш үстердек, мал асрадык. Иремне Мәсәдедәге НПСка янгын куркынычсызлыгы буенча инженер итеп алдылар. Ул икенче югары белемне янгын куркынычсызлыгы буенча алган иде. Үземнең икенче белемем массажист-реабилитолог. Эшсез утырганыбыз булмады, хәзер дә шулай.
Шулай матур гомер иткәндә, моннан биш ел элек, тормыш иптәше, терәге Булат йөрәк чиреннән вафат була. Тормыш бер мизгелгә туктап калгандай тоелса да, балалары хакына Мәүлидә алга таба яшәр өчен үзендә көч таба. Тагын да тырышыбрак, икесе өчен дә тормыш көтә башлый. Шул вакытта туганнары: «Анда бер таяныр кешең дә калмады. Башкортстанга кабат кайтасыңмы», – дип сорыйлар. Ул кайтмыйм дип җавап бирә. Чөнки монда – ире яраткан җир, монда – аларның төзелеп бетмәгән хыяллары, монда – балаларның киләчәге.
Әтиләре юлын дәвам итәләр
Тормыш иптәшен югалту ачысы басылырга да өлгерми, илдә махсус хәрби операция башлана. Чәчтараш булып эшләүче олы улы Арслан үзенең махсус хәрби операциягә барырга теләү фикерен җиткерә. Егетнең: «Мин әти урынына китәм», – дигән сүзе Мәүлидә апаны каршы килүдән тотып кала.
– Мин нишләргә дә белмәдем. Әгәр исән булса, анда Булат китәр иде. Чөнки аның барлык отставкадагы дуслары да махсус хәрби операциягә китте. Без алар белән хәбәрләшеп торабыз. Шуңа улыма барма, дип әйтә алмадым. 2023 елның октябрь аенда килешү төзеп китте, – ди ул.
Арслан разведчик. Кушаматы «Татарин». Чөнки отрядларында Татарстаннан ул гына.
– Башта төньяк Донецк ягында хезмәт итте. Хәзер кайсы якта икәнен белмим, чөнки аларга әйтергә ярамый. Хәбәргә дә ике-өч атнага бер тапкыр гына чыга. Тавышын ишетү минем өчен зур бәхет. Авыррак биремнәргә кергәндә дип аңлыйм инде, әни, догаларыңны укырга онытма, ди. Димәк, догаларның ярдәме бардыр дип, уйлыйм. Начар әйберләрне башыңа кертмә, мине Себергә эшкә киткән дип кенә уйла, ди улым, – ди Мәүлидә апа.
Абыйсы махсус хәрби операциягә китеп, озак та үтми, Уралның армиягә бару яше җитә. Ул башта Бурсык мәктәбендә укый, аннан 7 сыйныфтан белем алуын сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта дәвам итә.
– Казанда авиация институтында укып йөргәндә, армиядә хезмәт итеп кайтам, дигән карарга килде. 2023 ел ахырында армиягә китте, Самарага эләкте. Элемтәче булып хезмәт итте. Күпмедер вакыттан соң, миңа тәҗрибә тупларга кирәк, монда калам, диде. Ул вакытта командирлары да шалтыраттылар. Сез нәрсә әйтерсез, дип сорадылар. «Улымның унсигез яше тулган. Ул мөстәкыйль карар кабул итәрлек. Аның өчен мин хәл итә алмыйм», – дидем. Уралга да: «Улым, ныклап уйла», – дидем. Ул: «Әгәр әти исән булса, минем белән горурланыр иде», – диде. «Мин дә синең белән горурланам», – дидем.
Шулай Урал да контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Донецкта элемтәче булып хезмәт итә. Аларны гел күчереп йөртәләр. Ул да кайда икәннәрен әнисенә бик әйтми. Командирлары үзен мактап торалар, синең кебек егетләр күбрәк булсын иде, дип әйтәләр икән. Бу сүзләрне ишетү, әни кеше өчен зур сөенеч һәм горурлык. Урал кайвакыт документ эшләре белән Самарага кайта. Шул вакытта әнисе белән ешрак хәбәрләшә алалар.
Авыл баласы җиргә тартыла
– Тегендә алар гел җир астында. Кайвакыт фотога төшереп җибәрә. Быел яз көне блиндаж өстенә кишер белән суган утырткан. Шуны миңа фотога төшереп җибәрде. Килендәш белән карадык та, утырып еладык. Яз җиткәч, авыл баласының күңеле җиргә тартыладыр инде. «Суганын ярый ашарсыз, кишер бит көзгә генә өлгерә», –дип көлдем. «Без аны кечкенә вакытта ук йолкып, ашап бетерәбез диде», – ди Мәүлидә апа яшьле күзләрен сөртеп.
– Кыска вакытлы ялларга кайталармы?
– Олысы башта ярты елдан соң кайтам дигән иде. Аннан командир яраланды, кеше юк, кайтмый торам, диде. Бер елдан соң, бик кайтасы килгән иде. Тагын кайта алмады. Хәзер өйрәнде инде. Командиры бик әйбәт. Үз балалары кебек күрә. Уралым да командирдан уңды. Әти кебек күп сөйләшми, ди. Улларым икесе дә төгәл кешеләр. Уралым елга бер булса да ялга кайтып китә.
– Гуманитар ярдәмнәр алалармы соң?
– Икесе дә гуманитар ярдәм җибәрмәскә куштылар. Олысы икенче көнгә иртәнгә үземнең кайда буласымны да белмим, диде. Кечкенәсе безнең бөтен әйбер дә бар ди.
Уллары әйбер җибәрмәскә кушсалар да, Мәүлидә апа өйдә тыныч кына ятмый.
– «Яшьлек» яшьләр үзәгенә госпитальләргә җибәрү өчен одеяллар, урын-җир әйберләре китерәм. Беләм, анда яралыларга бик күп кирәк. Шәһәрдәге дусларыма да, урын-җир әйберләрегезне иске дип ташламагыз, мин аларны юып, рәтләп, госпитальгә җибәрәм дим.
Мәүлидә апаның телефоны кулыннан төшми. Улларыннан хәбәр көтеп яши.
– Телефоным гел янымда. Олы улым гадәттә төнлә шалтырата. Кечкенәсе күпчелек язып җибәрә. Уйларымнан арыныр өчен, кешеләр белән күбрәк аралашырга тырышам. Дәвалау физкультурасы буенча киңәшләр бирәм. Шулар белән онытылам. Уйламаска тырышам. Телевизор карамыйм. Хәрби операция турындагы сюжетлар йөрәгемә ярамый. Аллаһым, бу афәт тизрәк тәмамлансын иде инде, дип телим.
Бу гади генә сүзләр түгел – әни йөрәгенең иң тирән авазы.


.jpg)


Рузилә ХӘСӘНОВА,
Актаныш районы.
Комментарийлар