16+

Казан чаңгы марафоны: спортчылар һәм казанлылар фикере

Казанлылардан һәм башкала кунакларыннан спортның кышкы төрләре турында фикерләрен сораштык.

Казан чаңгы марафоны: спортчылар һәм казанлылар фикере

Казанлылардан һәм башкала кунакларыннан спортның кышкы төрләре турында фикерләрен сораштык.

Линар Гарипов, башкаланың физкультура һәм спорт комитеты рәисе:

– Казанда спорт корылмалары халыкара дәрәҗәдә. Залларда кышкы айларда да гимнастика белән шөгыльләнергә, бассейннарда йөзәргә була. Спортның кышкы төрләре дә күңелле бит. Махсус трассаларга бармасаң, паркларда яки Казансу буйларында чаңгы шуарга мөмкин. Казан чаңгы марафонында карны күрмәгән Марокко, Алжир, Мисыр илләре егетләре белән кызлары катнашты, хәтта. Бу алар өчен гомерлек истәлек. Кыш китеп барыр ул, чанада һәм чаңгыларда рәхәтләнеп шуып калыйк.

Глеб Ретивых, спорт остасы:

–  Татарстанны һәм Казанны яратам, еш кайтып йөрибез. Хатыным татар бит минем. Казан кышын да һәм җәен дә бик матур, монда туганнар да, дуслар да күп. Россиянең башка төбәкләрендәге кешеләр чит илләргә акча туздырганчы, Казанга сәяхәт ясасыннар, дип әйтер идем. Республикада спортның чаңгы төрен үстерүгә дә нык игътибар бирелә. Казан чаңгы марафоны гел яхшы оештырыла. Россия шәһәрләре арасында иң озын гомерле марафон Казанныкы, ул инде 59 мәртәбә үткәрелде. 

Сергей Устюгов, ике мәртәбә дөнья чемпионы:

– Казанда ачык йөзле, кунакчыл һәм спорт сөюче халык яши. Казан чаңгы марафонында 3 мәртәбә катнаштым. Спорт ярышларында балаларның күп булуы сөендерә. Алар әти-әниләреннән, өлкәннәрдән үрнәк ала. Ярышларга барганда стадионнардагы балаларга бүләкләр кыстырып кайту гадәтем бар. Спортчы биргән бүләк бала өчен кадерле һәм сөенечле. Татарстанның һәм Казанның спорт мәктәбе көчле. Күнегүләрне максатчан рәвештә алып барырга кирәк. Россия халыкара спорт ярышларында барыбер катнашачак.

Денис Блохин, хезмәткәр:

– Җир шарының гаҗәеп уңайлы өлешендә яшибез. Җәй яшеллеге, көз муллыгы белән куандыра. Кырларың тоташ ком-чүлдән гыйбарәт булса, ни эшләр идең? Кыш үзенчә рәхәт һәм матур. Татарстанда чаңгы федерациясе меңләгән кешене берләштерә. Олылар, яшьләр һәм мәктәп укучылары чаңгы узышларында, “Россиянең чаңгы юллары” массакүләм спорт чараларында актив катнашалар. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү кирәк, спорт ул – сәламәтлек.

Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading