16+

«Әгәр гомерем бетмәсә, кайтырмын,әни»

«...Курку белмәс, кыю егет үстергәннәре өчен Наил Габделгазиз улына һәм Розалия Әсхәт кызына рәхмәт җиткерәбез».

«Әгәр гомерем бетмәсә, кайтырмын,әни»

«...Курку белмәс, кыю егет үстергәннәре өчен Наил Габделгазиз улына һәм Розалия Әсхәт кызына рәхмәт җиткерәбез».

Әлеге юллар Биектау авылында яшәүче Гайфетдиновлар гаиләсенә уллары Раилнең командирыннан килгән Рәхмәт хатыннан. 

 Теләсә кайсы вакытта югалып калмау, тәвәккәллек, җитезлек ─ ир-егетләр өчен иң кирәк сыйфатлар. Раил болардан тыш башка күркәм сыйфатларга да ия. Егетнең махсус хәрби операциягә киткәненә өч ел. 19нчы сентябрьдә генә Раил Гайфетдиновка 25 яшь тулды. 

 Кечкенәдән тырыш, хезмәт сөючән булып үсә ул. 9нчы сыйныфтан соң Түбән Кама политехника көллиятендә укып, электрик һөнәре алуга, армия сафларына китеп бара.( Укытучылары дипломын аның әти-әнисенә тапшыра). Аннан кайткач та, озаклап ял итәргә туры килми үзенә, тизрәк эшкә керешә. (Соңгы вакытта бригада белән Кукмара якларында эшли торган була). Әмма 2021 елның 27 сентябрендә Раилнең хәрби мобилизациягә чакырылуы турында хәбәр килә. Повестка алып кайтып кергән егет әнисенең моңсуланып утырганын күргәч: “Борчылма әни, анда без дә бармагач, тагын кем барсын. Әнә, Рәмзил абый (әтисенең туганы) Әфган сугышыннан исән-сау кайткан бит әле. Әгәр гомерем бетмәсә, мин дә кайтырмын, Алла бирсә”, ─ дип әнисен юата.

 Раил өч ел эчендә дүрт мәртәбә ялга кайтып киткән. Яу кырыннан яралыларны алып чыкканда, аякларына зыян килә аның. Шуңа күрә бер кайтуында, район хастаханәсенә баргач, аңа табиблар анализлар биреп, бераз дәваланып чыгарга тәкъдим итәләр. Шунда табиб бүлмәсе янында утырган чакта, үзе кебек хәрби операциядән кайткан егет белән таныша ул. Хәлләрен сораша башлагач, аның ике аягы да юклыгын белеп ала да үзенең авыртуын да онытып җибәрә. “Минем аяк-кулларым йөри, башым исән. Нишләп мин монда ятарга тиеш соң әле. Анда үземнең иптәшләрем көтә”, ─дип хастаханәдә ятмыйча кайтып китә Раил. 

 ─ Без ике бала үстердек. Раилебез кечкенәдән бик төпле, акыллы бала булды Улыбызга бала чагында һәрвакыт: “Сиңа малайлар сукса да, каршы кул күтәрмә”,─ дип әйтә идем. Үзем аның компьютерда төрле уеннар уйнаганын күрсәм, аннан читләштерергә тырыштым. Кем уйлаган бит, кайчан да булса аның кирәге чыгар, дип. Бүгенге көндә Раилебез яу кырында дроннар белән эш итә. Безгә бер дә зарланмый. Иптәшләрен югалтуны бик авыр кичерә.

 Раилнең туган көне хөрмәтенә, (24 нче сентябрьдә) үзенең концерт программасы белән Рузәл Минһаҗевны чакырдык. Үзебезнең авылдашларның гына түгел, күрше-тирә авыллардагы солдат аналарының аз булса да күңелләрен күтәрәсебез килде. Рузәлне улыбыз сыман дулкынланып көтеп алдык. Аның йөрәккә үтеп керә торган теләкләре күңел түренә кереп урнашты. Үзенең үткен шигырьләре белән елата да, дәртле җырлары белән сагышларны тарата ул. Безнең яу кырындагы балаларыбыз өчен генә түгел, шәһит булып киткән егетләрнең гаиләләренә терәк булганга аңа рәхмәтебез чиксез, ─дип сөйли Розалия.

 Гайфетдиновлар гуманитар ярдәм җыюны Раил киткәннән соң башлап җибәргән иде. 39нчы машинаны әле шушы көннәрдә генә озатканнар. Илебезне саклаучылар өчен ятьмәсен дә үрә, токмачын да ясый биектаулылар. Розалия белән Наил Гайфетдиновлар егетләргә кирәк-яракларны туплауда булышкан халыкка рәхмәтле. Раилнең дуслары, сыйныфташлары да ярдәм итә. “Әти гуманитар ярдәм алып килгәндә, үзебезне тулай торакта сыман хис итәбез” ─ ди Раил әнисенә . Әмма әтисе белән бер генә тапкыр моннан ике ел элек күрешә алганнар.

Әлеге авылдан хәрби мобилизациягә Раилдән тыш, Рәзил Гыйлемҗанов белән Илнур Хафизуллин да чакырылган. Кызганыч, Рәзилгә исән-сау кайту насыйп булмаган шул.

Улларын батыр йөрәкле, кешелекле итеп тәрбияләгән Гайфетдиновлар үзләренең газиз баласына гына түгел, егетләрнең барысына да: ”Исән-сау гына туган якларына әйләнеп кайтсыннар”, ─ дигән теләктә яши. 

 Люция Хәбибуллина.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

16

0

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading