2026 елның 9 апрель иртәсе Альбина Шәйхиева өчен гомерлеккә ике өлешкә бүленгән көн булып калган: абыйсы исән булган тормыш һәм аннан соңгы караңгылык.
— «Альбина, сине алдыйсыбыз килми… Абыең һәлак булды…» Телефонның теге башындагы тавыш та калтыраган. Әмма Альбинаның йөрәге инде бу сүзләрне күптән сизенгән булгандыр, мөгаен. Соңгы сөйләшүләре дә гадәти түгел иде бит. 31 март көнне Илнур беренче тапкыр өзелеп-өзелеп елаган: «Безне алгы сызыкка җибәрәләр. Аннан кергән егетләрнең исән чыкканын күргәнем юк әле… Әгәр мин чыга алмасам, балаларымны ташлама…». 42 ел эчендә сеңлесе абыйсының мондый халәтен күргәне булмаган.
Нечкә күңелле Илнур Шәйхиев 1984 елда Свердловск өлкәсендәге Черноярка бистәсендә туган. Әтиләре Габделнур, әниләре Таһирә апа бәхет эзләп шунда чыгып киткән. Гаиләдә өч бала үскән алар: олы абый Илнар, Илнур һәм төпчекләре — Альбина.
Чернояркадагы балачак истәлекләре Альбинаның күңелендә өзек-өзек кенә сакланган. Әмма бер сурәт һаман күз алдында: кечкенә Илнур, сеңлесен чанасына утыртып, кар ерып бара. Җәйләрен кулыннан тотып, малайлар арасында үскән чая кыз.
— «Син миңа абый да, әти-әни дә, дус та булдың», дип әйтә торган идем абыйга үскәч тә, - ди Альбина. - Әти белән әни көне-төне эштә. Өйдә балалар үзләре хуҗа. Әмма авырлык безне кырысландырмады, киресенчә, бер-беребезгә ныграк бәйләде.
Черноярканы су баскач, гаилә Әтнә якларына кайтып урнашкан. Кышлау авылында яңа тормыш башланган. Авыл балалары кебек үк, эш белән үскән алар. Җәйләрен көтү көткәннәрр, бәрәңге бакчасында эшләгәннәр, йорт мәшәкате күтәргәннәр. Әниләре Таһирә апа бүген дә күз яшьләре аша искә ала:
— Кичтән эштән кайтып керәм дә, аларга нәрәт калдырам: нәрсә пешерергә, нәрсә эшләргә. Илнур иң уңганы иде, токмач та җәя, аш та пешерә. Кулы тәмле булды баламның…
Авыл клубындагы «Йәгез әле, егетләр!» бәйгесендә Илнурның иң нечкә токмач җәйгәне өчен әле озак еллар шаккатып сөйләгәннәр. Ә тормышта ул чыннан да нечкә күңелле кеше булып калган.
Күңгәр урта мәктәбендә укыганда ук Илнурның зирәклеге күренгән. Егет кеше булса да, укытучылары аны үрнәк итеп куйган. Мәктәптән соң Казанда ТИСБИга укырга кергән, юрист һөнәрен сайлаган. Ләкин соңгы курсында көтмәгәндә гаиләсенә: «Мин армиягә китәм», — дип шаккаттырган.
Академик ял алган да хезмәткә юл тоткан. Башта Воронеж өлкәсенә юлланган. Телефоннар юк заман. Өйгә хатлар гына килеп торган. Әти-әнисенә: «Барысы да яхшы», — дип язган ул. Ә менә сеңлесенә килгән бер хат бөтенләй башкача эчтәлектә: «Альбина, монда мәхшәр… Дедовщина. Акча сорыйлар…». Ул чакта Альбинага нибары унбиш яшь. Әмма мәктәп баласы дип тормый, абыйсының дусларын җыеп, Воронежга чыгып киткән. Соңыннан Илнурны Түбән Новгородтагы частька күчергәннәр. Шул вакыттан ук сеңлесе аңлаган: абыйсы артык юаш, артык кешелекле. Үзен түгел, башкаларны күбрәк кайгырта торган кешеләрдән.
Тормышта яңа адым - “Шеги” позывное Армиядән кайткач, Илнур евроремонт юнәлеше буенча эшләгән, гаилә корган. Рәсми никах ук булмаса да, ике баласын җанын бирердәй яраткан. Улына — 14, кызына 12 яшь кенә әле бүген…
2022 елның 26 сентябре алар гаиләсенең язмышын астын-өскә китергән. Ул көнне Илнур ялга кайтып кергән. Ә икенче ишектән авыл җирлеге башлыгы повестка белән аларның өйләренә аяк баскан. Альбина ул мизгелне бүген дә хәтерли. Арча хәрби комиссариаты, аннан Казандагы ЭКСПО. Бер ай буе туганнары шул юлны таптаган. Кая җибәрәчәкләрен дә белмәгәннәр. Аннары Россошь шәһәрендәге кыр лагере.
1234 полк. Икенче батальон. Алтынчы рота. Биредәге егетләр бер йодрык сыман берләшкән. “Шеги” позывноен алган Илнур ике ел эвакуация төркемендә хезмәт иткән. Яралыларны, һәлак булганнарны яу кырыннан чыгарган.
Күпме күз яше, күпме сыктау күргән аның йөрәге… Яу кырындагы тормышлары турында ул бик аз сөйләгән. Әмма кайчак ачылып киткән чаклары булган. Берсендә аларга көчле һөҗүм булачагын хәбәр иткәннәр. Дүрт сәгать буе туң җирдә ятканнар. Чөнки башыңны күтәрдең, яисә кымшылдадың исә – син дрон өчен мишень.
Купянск. Кременная. Серебрянское урманчылыгы… Көн белән төн буталган, үлем белән яшәү арасы бер адым гына калган урыннар. Дүрт ел дәвамында Альбина һәр посылканы үзе җыйган, волонтерлар тапкан. Дару, кием, ризык юллаган. 2025 елның 23 декабрендә Илнур соңгы тапкыр ялдан киткән. Бу юлы инде ЛНРдан ДНРга күчерәләр. Алгы сызыкка.
31 марттагы шалтырату — аларның соңгы сөйләшүе. «Мине догалар саклап йөри», — ди Илнур. Чынлап та, соңгы ялында ул бик күп дога өйрәнеп кайткан. Сеңлесенең кызы намазда. Кайчак һөҗүм вакытында:
— «Сеңлемнең намаз укыган тавышын ишеткәндәй булдым…» — дип сөйләгән. Аңа шул догалар көч биргәндер. Бәлки, соңгы минутларында да… 9 апрель. Блиндаж эчендә өч хәрби егет төшке аш ашап утырган.
«Мин район автобусы белән кайтмыйм» 12 сәгать 15 минут. Дрон эчкә химик газ ташлаган. Егетләр буыла башлаган. Ишеккә иң якыны Илнур булган. Ул беренче булып тышка ташланган. Әмма өстә аларны икенче үлем көтеп торган. Дрон граната һәм ут кабызучы җайланма ташлаган. Илнурның тәненең 80 проценты пешкән, ул шунда һәлак булган. Ә янәшәсендәге иптәшләре исән калган.
Соңыннан алар Альбинага: «Ул безне коткарып калды. Илнур беренче булып чыкмаса, өчебез дә янып үлгән булыр идек…» — дип әйткәннәр. Үзе турында уйламаган кеше соңгы сулышында да башкаларны саклап калган.
Иң авыры билгесезлек булган. Хәрби комиссариат: «Хәбәрсез югалган», — ди. Ә Альбина хәтта картадан абыйсының кайда ятканын белгән. Ләкин дроннар аркасында җәсәдне алып чыга алмаганнар. Уналты көн… Шул дәвер гаилә өмет белән курку арасында яшәгән. Аннары хәбәр килгән: «Томан төшкәч, егетләр Илнурны чыгара алган…» 7 майда ул туган авылына кайта. Тик инде табутта. Аны алып кайтканчы Альбина төш күргән. Автовокзалда Илнур басып тора икән. — Кайсы автобус белән кайтасың? — ди сеңлесе. — «Мин район автобусы белән кайтмыйм… Әнә теге машина белән…» – Икеләнгән мизгелдән чыгу юлы табылды. Иртән торуга ул Арча волонтеры Илнур Гомәр улы Яруллинга шалтыраттым. Гуманитар ярдәм белән килгән ул, бөтен эшләрен ташлап, Илнурның җәсәден кайтару белән шөгыльләнде. Бер тиен дә алмады. Искиткеч кешелекле ул…— ди Альбина.
Җирләгәннән соң Илнур тагын бер генә тапкыр төшкә керә. Хәрби киемнән зират янында басып тора икән. Ә сеңлесе тырма белән җир тырный. «Ник син гел елыйсың?» — ди Илнур. Альбина аңа: «Авыр миңа…», дип җаваплый.
Илнур карап тора да: «Әллә мине җиңелде дип уйлыйсыңмы? Мин анда җиңелмәдем. Мин җиңдем… Мин бик арыдым. Әмма монда егетләр белән күрештем. Миңа рәхәт. Син елама…», – ди. Шуннан соң бүтән сеңлесенең төшенә дә керми. Бәлки, җаны тынычлангандыр.
Кышлау авылында Илнур исемен искә алганда, кешеләр иң элек аның кешелеген сөйли. Юаш иде, кешене жәлли белде, тавыш күтәрмәде, балаларын өзелеп яратты. Ут эчендә дә кеше булып калды. Ә бит кешене йә сындыра, йә биеклеккә күтәрә. Илнурны ул каһарман иткән. Хәзер аның сеңлесе Альбина сугыштан исән кайткан егетләр белән элемтәне өзми.
— Яу кырында булган егетләрне ташламаячакбыз, кем булса да исән кайтырга тиеш бит… — ди ул. Ә өйләрендә һаман зур табыннар әзерләнә. Тик элеккечә кунак каршы алу өчен түгел. Каһарман Илнурның өчесе. Җидесе. Кырыгы…
Узган ел Альбина кейтерингка укыган. Илнур аңа көлеп кенә: «Мин кайткач, зур матур табын әзерләрсең әле»,— дигән. Сеңлесе әзерләгән ул табынны. Әмма абыйсын каршы алырга түгел… Ә соңгы юлга озатырга.
Комментарийлар