Минсафаның әле ярый кулы алтын була. Ул да башка авылдашлары кебек, колхоз эшеннән кайткач, көн-төн шәл бәйли, бу эшкә кызларын да өйрәтә.
– Безнең яклар бәйләү бәйләп гомер итте, шул шәл тормыш алып барырга ярдәм итте, – ди Рамилә апа. – Алты бала, әти юк, ә яшәргә кирәк. Мәктәпкә укырга кергәндә бәйли белә идем инде. Апа шәлнең уртасын бәйли, мин кырларын. Кайвакыт апа уртасын бәйләп бетерә, ә мин кырларын эшләп өлгерә алмыйм, апа миңа ярдәм итә. Бергәләп бәйләгән шәлләрне әни Чистайга сатарга чыгып китә. Шулай итеп йортка акча кертәбез. Берсутта ял йорты бар иде, хәзер бар микән, белмим, шуннан килеп, ял итүчеләргә сату өчен шәлләр алып китә башладылар. Апа, башка кешегә бирмә, дип бәйли башлаган шәлләребезгә акчасын түләп китә иделәр. Әни читкә китеп шәл сатмый башлады. Ул өйдә булмагач безгә дә рәхәт. Әни кызы идем, гел аның янында булдым. Апа, абыйлар үсеп җитеп, үз тормышларын кора башладылар. Йорттагы бөтен эш безгә, кечкенә балаларга калды. 13-14 яшемдә әни белән кара-каршы утын кисеп, утын ярып эшләп үстек.
1984 елда Чаллы шәһәренә китә. “КамАЗ” заводына эшкә урнаша. Күрше Сатлыган авылы егете Иршатка тормышка чыга. Шәһәргә киткәннән соң да шәл бәйләвен ташламый. Аның кулы оста булуын белгән танышлары шәл бәйләп бирүен сорый башлый. Чыбыксыз телефон яхшы эшли, даны шәһәргә тарала. Елга әллә ничә шәл бәйләп сата. Узган ел Казанга күченгәннән соң шәл бәйләгәне юк. Тик кул эшенә бер кереп киткән кеше тик утыра аламыни?! Соңгы вакытта башмаклар бәйли башлаган. Вакыт уздыру өчен генә эшлим, ди Рамилә ханым. Бер бу эшкә тотынгач, үзгәрешләр кертә башлый, яңа фасоннар кертеп бәйли. Аның матур башмакларын, оекбашларын күреп, кызыксынучылар барлыкка килә. “Минем беркайчан да базарга чыгып сату иткәнем юк. Заводта эшләгәндә танышлар сорап алды. Хәзер дә бер-берсеннән күреп, сораучылар бар”, – ди Рамилә ханым. Тагын бер һөнәре барлыкка килгән, газета битләрен бөтереп, кәрҗиннәр, әрҗәләр ясый башлаган.
Алты туганнан бүген өчәү генә калганнар. Олы абыйсы 48 яшендә вафат була. Әнисенә бала хәсрәтен күрергә дә туры килә.
– Балалар дип яшибез, – ди Рамилә апа. – Балалар чакыргач менә без дә Казанга күчендек. Олыгаясыз, безнең дә балалар үсә, мәктәптә укый башласалар, яныгызга еш кайта алмыйбыз. Безгә якынрак булу өчен Казанга күченмисезме, диделәр. Башта кода белән кодагый күченде. Алардан соң без тәвәккәлләдек. Кияү белән улым безне Казанга күчерү өчен бөтен мәшәкатьләрне үз өсләренә алдылар. Балалар янәшәсендә яшәгәч, аларга да, безгә дә рәхәт.
Комментарийлар