Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов белән мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре һәм иҗат турында җәһәт әңгәмә.
— Рәсим абый, сезнең бер җырыгызда: «Акылыңнан шашып яратырга беркайчан да, бел син, соң түгел», — дигән сүзләр бар. Шушы көннәрдә генә бу җырны тыңладым. — Бу җыр 2000нче еллар башында язылган. Хәзер аны сәхнәдә башкарганым юк инде. Ни дисәң дә, репертуарымда 300дән артык җыр бар. Аларның барысын да ничек башкарып бетерәсең? Кайберләрен яңартып барам. Бәлки, бу җырга да чират җитәр әле.
— Шашып сөю үкенечкә китермиме ул? — Әлеге җырда: «Мәхәббәт — ул тоташ ләззәт түгел, әрнү-моң түгел...» — дигән сүзләр дә бар. Уйландырдың... Гомумән, кешенең күңелендә ярату хисе яшәргә тиеш. Бигрәк тә иҗат кешесе яратмаса — сула. Гашыйклык хисе иҗат итәргә ярдәм итә, канатландыра. Сәхнәдә күзләрең янса гына тамашачыга шушы мәхәббәтне җиткерә аласың. Аллаһ Тәгалә дә адәм баласына ярату хисен юкка гына бирмәгән. Ул хис ир-ат белән хатын-кыз арасында гына чикләнми. Кеше табигатьне, тормышны, туган җирен дә ярата ала.
— Шулай да, «акылдан шашып ярату» ничегрәк була соң ул?
— Ни язса да, шагыйрь язган бит, ул да иҗат кешесе. Тормышта һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш. Дәүләтләр арасында чикләр булган кебек, монда да шул ук кагыйдә. Чикне узсаң — янасың. Уйланылмыйча ясалган адымнар төзәтеп булмаслык зур ялгышларга китерергә мөмкин.
— Үз-үзеңне контрольдә тота алмау аркасында кылынган ялгышны кичерергә кирәктер ул? Хыянәтне, мәсәлән.
— Бу инде килеп туган очракка бәйле. Кеше ялгышмыйча яшәми. Иҗат кешесе булгач, минем янда да еш кына төрле хатын-кызлар йөри. Тамашачының да ниндие генә юк: кемдер синең иҗатыңа, сәхнәдәге образыңа шулкадәр нык гашыйк була, хәтта гаилә хәлең дә аны кызыксындырмый.
Иң кызыгы — алар бит мине сәхнәдәге артист итеп кенә белә, ә чын Рәсим итеп белми. Ул хатын-кызлар үз уйларында билгеле бер образ тудырганнардыр, мәхәббәт аңлатып җырланган җырларымны үзләренә багышланган дип кабул итәләрдер.
— Сезнең артыгыздан калмыйча, тынычлык бирмичә йөрүчеләр булдымы?
— Бик күп булды... Менә син әйтеп киткән, бер мизгелдә кылынган ялгышлык гаилә янында чүп кенә ул — менә шуны аңларга кирәк. Гаилә барыбер беренче урында булырга тиеш.
— Хатыныгыз Энҗе ханым шушы хатын-кызларга ничек карый иде?
— Кайбер тамашачылар чикне белмичә, чыннан да, сәер кылана иде: миңа асылынучылар, хатлар язучылар булды. Энҗегә килгәндә, ул артист кешегә кияүгә чыгуын яхшы аңлады. Мин дә үземнең өйләнгән булуымны беркайчан да яшермәдем. Хатыным минем сәхнә артындагы чын йөземне, холкымны белде. Мин Энҗегә гомерлеккә дип өйләндем. Нигезебез нык булды, менә бүген ике улыбыз үсеп җитте. Яшь чакта ук синең белән сөйләшкән шушы чикне саклый алуым өчен бүген бәхетлемен.
— Димәк, сәхнәдәге хисләр вакытлыча шаукым гына булырга мөмкин...
— Менә шул вакытлыча булуы белән ул шаукымнар бәһасез дә. Ә гаилә — гомерлек җаваплылык. Күп очракта гаиләне саклап калу өчен телеңне тыя белү дә, күрми кала белү дә бик кирәк.
— Бераз иҗат турында да сөйләшик әле. Яңа җырларыгыз бармы?
— Яңа җырлар бар, гел эзләнүдә мин: тыңлыйм, сайлыйм. Мин беркайчан да җырның саны артыннан кумыйм, минем өчен һәрвакыт сыйфат беренче урында булды. Хәзер элеккечә айлар буе гастрольләрдә йөрмим. Яшь чакта, дөресен әйтим, өйгә дә кайтып кермәгән чаклар күп булды.
Бәлки, кемдер Рәсим Низамов сәхнәдән югалды дип тә уйлыйдыр. Ләкин мин югалмадым, иҗат эшем дәвам итә. Гастрольләрне киметү — минем үз карарым. Иҗатка беркайчан да бары тик акча эшләү юлы итеп кенә карамадым. Максатым күбрәк мал туплау булса, концертлар куеп йөрүне туктатмас идем.
— Сезне төрле банкетларга чакырып торалардыр?
— Чакыралар, әлбәттә, эшсез утырган юк. Мактануым түгел, әмма сәхнәдә еллар буе ирешкән абруем һәм исемем бар. Иҗат юлым бүген дә дәвам итә. Сәнгатьтә үз максатыма ирештем дип саныйм, шуңа күрә бүгенге тормышымнан тулысынча канәгатьмен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар