Берсе скрипкада уйный, икенчесе фортепианода. Алар зур сәхнәләрдә чыгыш ясый, оркестрлар белән бергә иҗат итә, хәтта үзләре дә көйләр яза. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләренә чик юк!
Кайбер кешеләр дөньяны күзләре белән күрә, кайберәүләр аны йөрәге аша тоя. Ә музыка белән яшәүчеләр өчен бу ике дөнья еш кына бергә кушыла. Казан кызлары Аида һәм Аиша Абдуллиналарның тормышы — моның ачык мисалы.
18 нче М. М. Мозаффаров исемендәге балалар музыка мәктәбенең алтынчы сыйныфында белем алучы кызлар өчен музыка — яраткан шөгыль генә түгел, ә үз-үзләрен таныту, хис-кичерешләрен башкаларга җиткерү мөмкинлеге дә.
Иҗади биографияләрендәге иң истәлекле вакыйгаларның берсе — гала-концертта чыгыш ясау. Анда кызлар Россиянең халык артисты Сергей Сергеевич Жилин белән бергә үзләре иҗат иткән музыкаль импровизацияне тәкъдим итә.
2025 елның декабрендә Аида һәм Аиша Россия Федерациясе Дәүләт Думасы сәхнәсендә дә чыгыш ясый. Концерттан соң Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Петровна Ларионова кызларга иҗади уңышлары өчен рәхмәт хатлары тапшыра. Сеңелләрнең иҗади тормышында «Чикләрсез хыял» («Мечта без границ») инклюзив фестивалендә катнашу да аерым урын алып тора. Әлеге фестивальне «Идиллия Арт» иҗади яшьләрне үстерү үзәге Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештыра.
2025 елда Аида һәм Аиша «Казан солистлары» («Солисты Казани») оркестры белән бергә проект кысаларында узган өч концертта да солистлар буларак чыгыш ясый. Концертлар Татарстанның эре мәдәният мәйданчыкларында — Чаллы шәһәренең Орган залында, Түбән Камада Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында һәм Казандагы йомгаклау гала-концертында уза.
Аиданың тагын бер зур уңышы — «Илһам» скрипкачылар ансамбле составында чыгыш ясавы. Ул София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге оркестры белән берлектә чыгыш ясаучы ансамбльнең солисты була. 2025 елның июнендә коллектив II Республикакүләм «Татарстанның яшь виртуозлары» конкурсында II дәрәҗә лауреат исеменә лаек була.
Йөрәк аша ишетелгән музыка
Аида белән Аиша берничә ел дәвамында «Йөрәк белән тыңлап» («Слушая сердцем») республика конкурсында даими катнаша. «100/ЛИЦА» проекты кысаларында узган бәйгедә кызлар Гран-при ияләре була. Алар шулай ук 18 нче М. М. Мозаффаров исемендәге балалар музыка мәктәбе оештырган шундый ук исемдәге республика хәйрия марафонында даими катнашалар.
div>
Әлеге чаралар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны берләштерә, аларга зур сәхнәләрдә чыгыш ясау, үзара аралашу, иҗади тәҗрибә уртаклашу һәм сәләтләрен үстерү мөмкинлеге бирә. Аида белән Аиша өчен бу конкурс һәм марафоннар музыкаль тормышларының аерылгысыз өлешенә әверелгән.
Сеңелләр «Татарстан — Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте оештырган «Киләчәккә юл — сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм» республика проектында даими катнашалар. Остазлары белән бергә Татарстан шәһәрләренә һәм районнарына чыгып, мастер-классларда, белем бирү һәм иҗади чараларда катнашалар. Биш ел эчендә кызлар республикабызның 30дан артык шәһәре һәм районында булган.
Аларның иҗаты концерт заллары белән генә чикләнми. Аида белән Аиша Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Шайтан. Ул. Ул» спектакленә музыка иҗат итүдә дә катнашкан.
Әлеге проектны 18 нче М. М. Мозаффаров исемендәге балалар музыка мәктәбе «Благодарение» хәйрия фонды белән берлектә, Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырган. Җыентыкта яшь авторларның музыкаль, әдәби һәм сәнгать әсәрләре урын алган.
2025 елның 10 ноябрендә Татарстан Композиторлар берлегендә җыентыкны тәкъдим итү концерты узган. Анда яшь иҗатчылар үз әсәрләрен тамашачыларга тәкъдим иткән. Алар арасында Аида белән Аишаның «Тыныч бәхет» әсәре дә булган.
Комментарийлар