16+

Әни елый, әти әрли, мин телләшәм. Ялгышасың, диләр

Яраларымның бик әрнегән мәле. Бер бәхетсез – гел бәхетсез, диләрме әле?

Әни елый, әти әрли, мин телләшәм. Ялгышасың, диләр

Яраларымның бик әрнегән мәле. Бер бәхетсез – гел бәхетсез, диләрме әле?

Менә шундый китек язмыш ияләренең берсе мин инде. 

Шәһәрдә тудым. Чып-чын шәһәр һавасын сулап үстем. Авыл дигәннәрен 18 яшем тулганчы күрмәдем дә, белмәдем дә, дигәндәй. Югары уку йортында укыганда, курсташ кызларга ияреп, беренче мәртәбә авылга кайттым. Исләрем киткән иде, авыл башында ук тирес исе... Ферма икән, әллә ничә тораклы, шул исне иснәп гомер иткән авыл халкын кызгандым. Ә бит авыл җирен иң саф һавалы дип сөйлиләр... Ярар, урман, кыр-болыннарындагы тәмле һаваларны әйтеп аңлатырлык түгел анысы. Дус кызларымның ишегалды, каралты-кураларындагы исне дә мактый алмадым, борын җыерып куйганымны алар да күрделәр. Ишегалдында тездән пычрак ерып йөрмәле иде ул елларда, бакча арты тулы тирес дигәндәй. Бәдрәфләре урамда, кул юарга хәерче юынгыч, савыт-саба юып куярга да уңайсыз, дип әнигә кайтып зарланган идем, менә шундый җиргә килен булып төштем дә. Кунак кызы булып кайтып йөри торгач, авыл егетен гашыйк иткәнмен үземә. Марсель исемле. Үлепләр яратты ул мине. Йөрәгемне ишетмичә, акылымны тыңламыйча, әти-әниемнең киңәшле сүзен таптап, кияүгә чыктым. 

Әй, ул чакта бездәге тавыш. Әни елый, әти әрли, мин телләшәм. Ялгышасың, диләр. Яратам дип тик бер ноктага карап торам. Марсельләргә кайткач та шул ук хәл, минекеләрне гаеплиләр, имеш, нишләп каршы киләләр, кемнән ким алар, янәсе. Ике арада кодалашканчы ук сүз күп булды, шуңа да карамастан туй иттек. 
Ә туйдан соң чын тормыш башланды. Авыл эшен күргән кыз түгел идем, ничек кирәк шулай изделәр, мыскыл иттеләр. Түздем. Елый-елый сабыр иттем. Нишләтим, ничек кенә тырышсам да камырым да уңмый иде, сыер да чиләгемдәге сөтне өч дигәнче тибеп түкте. Бакчада эшләп кулларым дофаланып кына түгел, тиресе ярылып бетте хәтттә. Бер-бер артлы ике бала тапкач, хәлләрем бөтенләй мөшкелләнде. Ябыктым, киптем, корыдым. Кайнана зәһәр, кайнатам холыксыз, ирем бозау... 

Минем урында башка берәү түзмәс иде, атна саен унар-унбишәр кеше кунакка кайтып төшә, җитмәсә. Авылга җитәрлек итеп казан асасы, мунча ягып кертәсе, каймагын аертып,  тавыгын суеп күчтәнәч өләшәсе, артларыннан юасы, җыештырасы. Күрде башлар. Менә шушы елларны кичтем генә, башыма яңа кайгы эленде – ирем өстемнән йөрергә кереште. Үземнән күпкә яшьрәк хатын белән. Тегесенең ире үлеп китте. Ир назына сусагандыр, аңлыйм, ләкин гаилә бозарга димәгән бит.

Берсендә улым кайтты да, әти өйдәме, ди. Юк, дидем. Мин бит аны теге хатын кочагыннан тартып алып, ярып, өйгә кайтарып җибәрдем, дигәч, мәтәлепләр киттем. Иптәшләреннән, әтиең яшь хатын кочагында җылына, дигән сүзне ишеткәч, хурланып, шул хатын яшәгән йортка килеп кергән дә, тегеләрне урак өстендә чакларында тотып, әтисен бәргәләгән дә. Акыллы булырга, эшкә өйрәтеп үстердем, әтиегезгә нинди генә очракта да кул күтәрмәгез дип әйтмәгәнмен, үземне әле дә битәрлим. Тегесенең ире чите канаган. Өйгә кайтса ни була диген, юк бит, полицигә чапкан. Улым өстеннән гариза язган. Имеш, кыйнаган. Әйе, улым аңа мине яклап суккалаган, йөрәге авыртканда, хурланганга. Ләкин нишләргә тиеш иде соң ул? Әти, рәхмәт, мине дә уздырасың икән әле дияргә тиеш идеме?

Полиция килеп керде. Улымның кулына богау кидерделәр. Бигрәк куркыныч җинаятьчемени... Сорау алдылар да, полиция бүлегенә  алып чыгып киттеләр. Ә мин, йөрәгемне тотып, өйдә авып калдым. Ирем кайтты. Күзе-башы акайган. Миңа җикеренеп килә. Имеш мин үстергән малай. Әйе, балаларны мин үстердем, өйдәге хезмәт тә минем җилкәдә иде, шуңа өстәп, эштән дә бер көн калмадым.  Ә ул, кырда эшлибез дип өйгә тиз генә кайтырга ашыкмады. Эштән соң дуслары белән көн саен диярлек салып, бәйрәм итәрләр иде. Гомере буе кадердә яшәгән иремнең гомер уртасына җиткәч, тулысынча үзгәрер дип уйлап та карамадым. Каршына тезләндем, гаризасын кире алуын үтендем. Тыңламады. Имеш, утырсын. Мин бирмәгән акыл керер, диде. Шул сүзеннән соң сабырлыгым сынды, киемнәрен шкафтан сыдырып кына алдым да ишегалдына чыгарып сиптем. Чыгып кит, бездә сиңа урын юк, дидем. 

Шул көнне ул яшь хатынына күченеп китте. Никах укыткан диделәр. Йөрәгемә ук кадалса да, бу януга исем китми. Улымны хәрәп итте, явыз. Аны шартлы рәвештә ирегеннән хөкем иттеләр. 6 айга. Кеше кыйнаган өчен, ягъни әтисенә сабак бирүе гаеп булып чыкты. Канун ягыннан бәлки шулайдыр, ләкин кешелеклелек ягыннан моны ничек атарга? Балалары, хатыны өстеннән икенче бер хатын белән өстерәлүен канун да яклады булып чыгамы? 

Нәзирә.
Саба.

Фото: © Салават Камалетдинов /

«Татар-информ»

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

2

14

3

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    10

    1

    Нинди тиле бу хатын кыз, уз кадерен узе белми

    • аватар Без имени

      15

      0

      Эле исенэ балалары тошеп,тезлэнэсе коне алда,но балалар моны гомергэ дэ гафу итмэячэк

      • аватар Без имени

        11

        0

        Хайван ир

        Мөһим

        loading