Халидә апаның әнисе Хәтимә апа гомере буе совхозда төрле эшләрдә эшләде. Аның сеңлесе Хәлимә апа бик яхшы хәтерле кеше иде. Өч ел элек вафат булды. Хәтимә апаның вафатына 20 ел. “Хәлимә апа исән чакта эзләгән булсалар, бәлкем күбрәк тә мәгълүмат биреп булыр иде, – ди Халидә апа. – Әни белән Хәлимә апа бу хакта сөйләшми калмаганнардыр. Мин үзем дә ул вакытта кечкенә бала идем. Гүзәлиядән бер яшькә генә олы бала булганмын. Ул чактагы күрше-тирәләр бөтенесе үлеп бетте, беркем калмады. Бүген безнең очның иң өлкән кешеләре булып саналган Фәим абый белән Сабир абый армиядә булган. Дамир абыйлар соңрак кына безнең урамга күченде.”
Гаилә башлыгы Низаметдин абый гомере буе совхозда эшләде. Ул да вафат. Бу нәсел алтын куллы балта осталары. Низаметдин абыйның әтисе Шәйхетдин ага авылның Кулибины. Кулыннан килмәгән эше булмый. Аның остаханәсе дә җир астында була. Йортлары тау башында, бакчалары таулы. Аста Бөр елгасы, бакча башында чишмә. Таудан су ташу авыр булганлыктан (бу урамда кое булмый) су менгерү җайланмасы ясый. Астан берәү чиләк-көянтә белән куеп торган, тау башындагы кеше барабанны әйләндереп су менгергән. Мондый җайланма бары аларда гына булган. Халидә апа бабай ясаган ул барабан әле дә күз алдымда, дип сөйли. (Нигезләре Әхәт Фатыйховларга кереп калган.) Дүрт кыз килеп кергән нигездә Хәтимә апа белән Низаметдин абыйның Рамил исемле улы гаиләсе белән яшәде. Әтисе, бабасы кебек алтын куллы Рамил дә бүген юк, урыннары оҗмахта булсын.
– Безнең бабай бик булган кеше иде, бернәрсәсен әрәм итмәде. Хәтта сарык суйганда канын ләгәнгә агызып, тавыкларга пешереп ашата иде, – дип сөйли Халидә апа. – Әйбер әрәм итмәүчәнлек минем үземдә дә бар. Ашамагач, кимәгәч, ник аласыз бу әйберләрне, дим.
Мин үзем дә шушы авыл баласы. Шәйхетдиновлар белән гомер буе күрше булып яшәдек. 25 яшендә ике кечкенә бала белән тол калган әниебезгә аларның ярдәме күп тиде. Ир-ат эшенә Низаметдин абый булыша иде. Кызлары Хәмдия апа безне карарга килде. Гүзәлия апаларны төн кундырган, юындырган апаның безнең күршеләр икәнен белгәч, Хәтимә апаның игелек тулы йөрәгенә тагын бер кат сокландым. Мәрхәмәтле, аз сүзле, сабыр кеше иде шул Хәтимә апа. Дүрт сабыйны сыендырганын да авылда зурлап сөйләп йөрмәгәндер.
Иң кызыгы – Гүзәлия апа белән Халидә апа икесе дә Арча шәһәрендә гомер итә. Халидә апа гомере буе җәмәгать туклану оешмасында эшләгәч, Гүзәлия апа аны белгән, аралашканнары гына булмаган. Күрешеп сөйләште алар. Ничә еллар күңелендә йөрткән рәхмәтен дә әйтә алды.
Фотолар шәхси архивтан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар