16+

Әнисез үскән бала язмышы: «Апам белән мине балага санамады»

Аның өчен әнисенең җылы кочагы да, туган нигез җылысы да юк.

Әнисез үскән бала язмышы: «Апам белән мине балага санамады»

Аның өчен әнисенең җылы кочагы да, туган нигез җылысы да юк.

Казан шәһәрендә яшәүче Илсөяр Каюмова балачагым рәхәттә узган булса, бүгенге тормышның кадерен белмәс идем, ди. Әнисенә үпкәсе юк аның, киресенчә, үзен бу якты дөньяга тудырганы, тугыз ай буе җылы карынында йөрткәне өчен рәхмәтле.

Яралы балачак
Юкса, алар беренче мәхәббәттән туган балалар. Әни генә түгел, инде әби булган Илсөяр апа, әни әтине әти аны яраткан кебек яратмагандыр, ди. Яратса, ике баласын, ирен Казахстан җирләрендә ташлап китмәс иде. 

Саимә белән Рәис – икесе дә Балтач районының Бөрбаш авылыннан. Рәис абый авылның данлыклы спортчы егете, ул чорның ир солтаны була. Үзе көрәшче, гер күтәрү остасы, йөгерешче, өстәвенә чибәр. Саимә апа авылның бер дигән менә шундый асыл егетенә кияүгә чыга. Казахстан якларына китеп урнашалар. Көчле мәхәббәт ялкынында бер-бер артлы өч кызлары туа. Авыл кебек җирдә, терлек асрап гомер итәләр. Тик гаилә тормышы озакка бармый. Рәис абый туган авылына печән әзерләшергә кайтып киткәч, Саимә апа биш яшьлек Сөмбеләне, өч яшьлек Илсөярне Ишем елгасының икенче ярына чыгарып, чүплектә калдырып китә. “Белмим, бу вакытта әни нәрсә уйлагандыр, суга батып үләрләр, юкка чыгарлар дигән өмете булды микән, кечкенә сеңлебез Фираяны үзе белән алып, гаиләле иргә ияреп, Магаданга чыгып китә. Безне ташлап калдыруы бер хәл, яши торган йортыбызга ут төртә. Бөтен терлекләребез янып үлә”, – дип сөйли Илсөяр апа. Берничә тәүлек чүплектә төн кунганнан соң, аларны кемдер таба. Ул вакытта телефоннар юк, балаларны танып, әтиләре Рәискә телеграмм сугалар. Килсә, абзар-кура янып беткән, йортның бер өлеше исән. Кызлары пыялага киселеп канга баткан. “Ияк астындагы шрамым әнинең гомерлек истәлеге”, - ди Илсөяр апа.

Ялгыз калган ир ике кызын туган авылына кайтарып куя. Үзе кире килеп, йорт-җирен тәртипкә китерә. Авылга кызларын алырга кайткач, ялгызың яши алмыйсың дип, авылдашы Майсәрәгә димлиләр. Сөмбеләне үзләре белән алып, Казахстанга китәләр. Кечкенә кыз Илсөяр әби-бабайсы янында кала. Гаилә ишәя, Майсәрә апа малай таба. Берничә ел яшәгәннән соң, яшь ханым ияләшә алмагач, авылга кайталар. Рәис абый казыксыз җиргә казык кагып, авылда беренчеләрдән булып кирпечтән йорт төзи. 

Чит бәхеткә кызыксаң... 
Магадан якларына чыгып киткән Саимә апа тагын бер кыз – Нурияне таба. Әмма гаиләләрен җимереп чыгып киткән бу пар бергә яши алмый, ир үз хатыны, балалары янына китә. Ялгыз калган Саимә апа туган авылына кайтып, әти-әнисенә балаларын калдырырга тели. Тик өлкәннәр риза булмый. Балаларыңны үзең кара, дип авылдан чыгарып җибәрәләр. Биектау районының “Шәпше” совхозына китеп урнаша. Паспортында дүрт бала язылгач, чиратсыз ике бүлмәле фатир бирәләр.

– Әни гомеренең ахырынача Шәпше авылында яшәде. Фермада эшләде. Апам белән мине балага санамады. Авылга еш кайтмаса да, кайта иде. Без яши торган урам аша йөрде. Мин капка төбендә уйнаганда узып китә иде, кызым, дип кочагына алганы, иркәләгәне, сумкасыннан тәмле әйбер алып биргәне булмады. Моны күреп калган урамдагы әбиләр, бу ананың йөрәге бар микән, дип аптырыйлар иде. Чит балаларны да кочаклыйсың, башларыннан сыйпыйсың, ул безне чит итте, ташлап калдыруына үкенү хисе булмады, - ди Илсөяр апа.

Каникул вакытларында ике кызын авылга кайтарып куйган. “Әни янында үскән сеңлебез Фирая безнең янга менә иде. Әбинең аның өчен йөрәге әрнеде. Берсендә, бер утыруда унлап йомырка ашагач, бу балалар ачка тук булып үсә ахрысы, дип борчылганы хәтеремдә”, - ди Илсөяр апа. 

Бер авылдан булгач, әнисе ягы туганнарын белеп үсәләр. “Әнинең төп йортта яшәүче туганы Рушан абый белән аның хатыны Наҗия апаны әле дә сагынып искә алам. Безгә карата бик әйбәт булдылар. Әниледән әнисез ике баланы кунак иттеләр. Күчтәнәчләрен кызганмадылар. Әнидән, ул як әбидән күрмәгән назны, җылылыкны, хөрмәтне алардан күрдек”, - дип балачагын искә ала ул. 

Унынчы классны яхшы билгеләренә генә тәмамласа да, бер җиргә дә укырга бармый. Өйдә терлекләр асрап, ул чорда авылда клуб төзелгән вакыт, төзелештә эшли. Сигез класс бетереп Казанга киткән сеңлесе Фирая, аның укырга кермәвен белеп, үзе укый торган төзүчеләр әзерли торган училищега урнаштыра. Аттестатында яхшы билгеләр булгач, уку елы уртасы булса да алалар. Менә шул вакытта әни назын эзләп Фирая белән Шәпшегә кайта. “Кайттыңмы, кызым”, - дип кочак җәеп каршылаучы булмый. Шул кайтуында үзләрен нигә ташлап китүен сорый. “Әтиегез эчте, кыйнады”, - ди ана. “Әби әниегез ташлап киткәч әтиегез эчүгә сабышты, диде. Әбинең сүзендә хаклык бардыр. Әти безнең начар кеше түгел иде. Бернәрсәсез авылга кайтып кергәч, зур урыннарда эшләүче дуслары йорт төзер өчен төзелеш материаллары алырга ярдәм иткән. Ире эчкән, кыйнаган икән, нигә ул шундый иргә бала калдырып киткән? Бу көнгәчә шушы сорауга җавап таба алмыйм. Нинди генә хәлдә булса да, әти безне ташламады”, - ди Илсөяр апа. 

Әнисенең гомере кыска була, “яшел елан” белән дуслашып, 44 яшендә вафат була. Бу хакта белгәч, Илсөяр апа юлаучы машиналарга утырып, күмәргә дә бара. 

“Әтине әни сындырды”
- Ул чорда авылда иң матур йортларның берсе безнеке иде, – ди Илсөяр апа. – Әти әнине оныта алмады. Аның хатыннарга, тормышка булган ышанычын әни сүндерде булса кирәк. Үсеп җиткәч, әнине алып кайтасыңмы әллә, дип тә карадык. “Әниегез кайтмый, миңа ул гына кирәк”, - диде. Аны бик күп тапкырлар димләп тә карадылар. Хатын-кызлардан мәхәббәт эзләде. Әнидән соң, ике тапкыр өйләнде. Майсәрә апа белән бергә дә булмадылар, аерылмадылар да. Сөмбелә апа кечкенәдән аның белән үскәч, Майсәрә апаны якын итте, аларга кайтып йөрде. Ул вафат булганнан соң Рафис энебезгә кайта. 

Рәис абый абзар тутырып терлек асрап яши. Бары гомеренең соңгы елларында гына терлеген бетерә. “Авылдан чыгып киткәч, әтинең тормышына кысылырга тырышмадык. Әллә нигә бер кызлар белән кайтып, эшләренә булышып китә идек. Язын бәрәңге утыртырга, җәен бәрәңге чүбе утарга, көзен бәрәңге алырга гына кайттык”, - ди ул. Берсендә кайтып керә, өстен салырга да өлгерми, әтисенең өченче хатыны каршысына чыга да, әтиегез безгә комачау итеп йөрмәсләр дигән иде, ник кайтасың, ди. Кызның бугазына төер утырып, берничә йорт аркылы булган әби-бабайсына бара. Гарләнүдән үксеп елаган кызны ул йорттагы килен Нурия апасы туктата, бүгеннән безгә кайтасың, ди. Кияүгә дә шуннан китә. Әле дә шунда кайтып йөриләр. “Нурия апа белән әтинең энесе Миннехай абыйга мең рәхмәт. Кайтмый торсак, үпкәлиләр. Алар мине үз балалары кебек күрә. Терлек суйгач, Илсөяр өлеше дип әле дә ит әзерләп куялар. Инде балалары, оныклары үсеп җитте, ул йортта әле дә булса мине көтәләр”, - ди ул. 

“Әле ярый Әхәтем очрады”
Әниледән әнисез булып, тормыш авырлыкларын күреп үскән Илсөяр парлы, рәхәт тормыш турында хыяллана. Мәктәптә укыганда классташы белән мәхәббәт ялкыны кабына. Елап армиягә озата, үзе янына беркемне дә якын китерми, сөйгәнен көтә. Кайта ул. Бүгенгәчә хәтерли, 1984 елның 20 октябре. Егет килә дә, минем әти-әнигә тәрбияле гаилә кызы, авторитетлы кода-кодагый кирәк, сиңа өйләнә алмыйм, ди. “Алдагы көнне үскән йорттан куып чыгардылар, икенче көнне яраткан кешем ташлады. Бу вакытта миңа 20 яшь иде. Чәчәк кебек вакытым. Эчемдәге бөтен серемне аңа сөйли идем. Укытучыларымның мине имин булмаган гаилә баласы буларак кимсетүләрен, классташларымны миннән биздерергә, интернатка җибәрергә теләүләрен дә, төнне ни өчен көтүемне дә ул яхшы белде. Мәктәптә укыганда абзар тулы терлек асрадык. Күршеләребез Суфия, Сания апалар белән төнлә фермага терлек азыгына чыга идек. Әти фермада каравыл торды. Төнлә туган дуңгыз балаларын кеше күргәнче дип өйгә алып кайтты. Аларга сыер сөте эчертеп үстерә идек”, - ди Илсөяр апа. Хәзер генә бу эшләрнең хәерлегә булуын аңлый ул. Ә теге вакытта гарьләнүдән яшисе килмичә поезд асларына ташланырдай була. Иптәш кызларының ярдәме белән уйларыннан баш тарта. 

Гаилә кормаска карар кыла, ир-атларга ышанычы югала. Сүз катып йөргән егетләргә борылып та карамый. Әгәр дә юлында Саба районы егете Әхәт очрамаса, ялгыз да калган булыр иде. Егет аның күңелен яулый. Өйләнергә җыенуын белгәч, үзенең нинди гаиләдән булуын, шуның өчен егете ташлавына кадәр әйтә. Әхәтнең боларның берсенә дә исе китми, гөрләтеп ике көн туй ясыйлар. 

- Икебез дә төзүчеләр идек. Өйләнешүгә безне бер төзелеш оешмасына эшкә чакырдылар, 25 яшемдә фатирлы булдык. Яңа йорттан булмаса да, 62 квадрат метрлы ике бүлмәле фатир алдык. Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән, соңгы фатирларның берсен бушка алып кала алдык. 30 ел шул фатирда яшәп, Казан уртасыннан җир алып, алтын куллы Әхәтем белән йорт төзеп чыктык. Ике кызыбызга ике фатир алып бирдек. Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать. Авырлыклар, кимсетүләр белән үсмәсәм, тормышның кадерен белмәс идем. Әхәтем минем бәхетемә очраган. Ул минем яклаучым да, саклаучым да, бердәнбер терәгем дә, якын кешем дә. 

Балалары тугач, кызы белән кияүгә булышырга дип Рәис абый кышларын Казанга килеп, оныкларын балалар бакчасына йөртә. Ул елларда Колхоз базарына Бөрбаш ипиен сатуга китерәләр. Үз йорты янында пешкән ипине алыр өчен Казанның икенче башына базарга йөри. 

- Әтинең гомере фаҗигале тәмамланды. Тәмәке кабызган килеш йокыга китеп, төтенгә тончыгып 62 яшендә вафат булды. Йортка артык зыян килмәде, күршеләр вакытында күреп өлгерде. Үзен аңлаучы хатыны янында булса, әллә кем булырлыгы бар иде. Язмыштан узмыш юк, әтинең үлгәненә дә 25 ел, - ди Илсөяр апа. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

98

0

19

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    26

    4

    Искиткеч гыйбрәтле язмыш! Ана назыннан мәхрүм булып, нинди авырлыклар, кимсетелүләр күреп тә, үзендә иң асыл сыйфатлар тәрбияли алуы соклангыч!

    • аватар Без имени

      10

      0

      Бэхетсез балачак, торле авырлыклар, тормыш сынаулары... Лэкин бернигэ дэ карамыйча, узенен тормышын кабул итеп, яратып , барсына да рэхмэтле булып бик бэхетле тормышта яшэве белэн горурланам!

      Мөһим

      loading