Әниләре үләр алдыннан балалары өчен елап кайгырган...
17 октябрьнең киче Кильдураз авылы халкын хәсрәтле төн карамагына тапшыра. 40 яшьлек Анастасия Романова яман чирдән гомере өзелгәндә төн уртасы якынлаша. Әниләренең суык гәүдәсе тирәли тезелешкән эреле-ваклы балаларның иң олысы 16 яшьлек Володя мәрхүмә әнисенең бертуган апасы Екатеринага хәбәр сала. Ләкин ишектән ашыгып кайтып керүче табылмый. Тормыш мәшәкатьләрен читкә куя алмаган бертуганы Екатерина иртәнге сәгать унынчылар киткәч кенә авылга кайтып җитә. Ләкин бу вакытта балаларның инде өчесен иртәнге сәгать сигезләрдә үк опека бүлеге килеп, алып китәргә өлгерә.
Әниләренең суык гәүдәсен төн саклап чыккан балалар өчен бу очракта җаваплылыкны дәүләт үз кулына ала. Җирле хакимият үз вакытында дөрес хәл итәргә тиеш – балалар караучысыз кала алмый. Әлегә алар район хастаханәсендә. Бүген төпчеге Максимның туган көне – сабыйга 3 яшь тулган.
Җирлеккә шалтыраттык. Мәрхүмәнең өендә Екатерина калган, балаларны ул карап тора.
– Анастасияне барлык туганнар бергә җыелышып җирләдек. Без кайтып җиткәндә җан биргән караватында ятып тора иде ул. Әниләре белән хушлашырга балаларны алып кайттылар анысы. Алар аңламый да калдылар, төпчеге бөтенләй әнисен исән дип уйлый. Сеңлемнең 5 баласы дөм ятим калды... Володяга 16 яшь, Богдан – 7, Агата – 5, Глеб икенче сыйныфта укый. Максимы бөтенләй кечкенә. Бер айга опека рәсмиләштерәм, аннары укып кайтырга тиеш булам, шуннан соң бишесен дә үз тәрбиямә алырмын дигән идем дә... Үземнең дә кызым бар, ирем гел эштә. Бу кадәр ишле баланы тәрбияли алырмынмы икән дип тә борчылам. Үзем дә белмим, аптыраган, – ди Екатерина.
Мәгълүм булганча, Анастасия Романова авылга 2014 елда 3 баласы, әнисе Татьяна Романова белән бергә кайтып төпләнә. Әнисе балаларны карап торганлыктан, үзе Казан ягына барып эшли. Әйбәт кенә яшиләр. Берникадәр вакыттан соң, шәхси йортта ир кулы кирәклектән, ул Максим исемле ирне йортка кертә. Эшчән булып чыга ир. Иренеп ятмый, хуҗалыкны төзекләндерергә керешә. Йортның түбәсен алмаштыралар, коймалар яңара төшә. Шул арада Анастия тагын ике бала табарга өлгерә. Ләкин ир дигәне бер ел тирәсе элек бу гаиләне ташлап китә.
– Бишенче баласын тапканда, җенес органнарында яман шеш барлыгы беленгән. Анастасия баласын үзе табарга теләсә дә, табиблар ул адымга бармыйлар, кесарь кисүе ясыйлар. Аны дәваларга алып каласылар иде, ризалашмады, өйдә балалар бар, диде. Соңрак хастаханәгә берничә мәртәбә тикшерелергә барды, табиблар операциягә алырга әзер иделәр, ризалашмады, балалар дип авылга йөгереп кайтты. Узган ел кан киткәч, үзе барып егылды. Канын туктатканнар да химия билгеләгәннәр. Ике курс алды. Табиблар чакырган вакытта бара алмады. Казанга килгәч, берсендә хәле китте, гемоглабины төшеп беткән моның, “Ашыгыч ярдәм” хезмәте аша табиблар кулына барып кергәч, шулай диделәр. Дәваладылар. Аннары бөерләренең саулыгы какшады, анысын рәтләргә кирәк булды. Узган ел энебез үлеп китте. Бу кайгы да саулыгына суккандыр. Ахырга таба рәте бетте, операция дә ясадылар. Ачтылар да, яптылар кебек, чөнки бер көннән өенә дә кайтарып җибәрделәр. Соңгы көннәрне “балаларым, каласыз бит” дип гел елаган да елаган ул. Балалары шулай дип әйтә. Әни гел Анастасия белән яшәде. Икесе дә бер үк вакытта авырый башлаганнар, әнидә дә яман шеш бит. Әни аңа үз теле белән, кызым син башта үзеңне кара, мин аннары дәваланырмын, дигән. Әнинең дә хәле авыр, аңа 69 яшь. Әле ул да хастаханәдә ятты, реанимациядә, гел ятып кына тора, йөри алмый. Аны да бүген авылга алып кайтачаклар, яныннан китмичә карарга кирәк, – ди Екатерина.
Бәхетләренә авыл халкы битараф калмаган. Анастасия бакыйлыкка күченгән көнне үзара акча җыярга керешкәннәр. Бу изге эшнең башында Кильдураз авылы мәдәният йорты мөдире Равилә Насыйрова тора. Аның ике кызы – Ранилә белән Гөлназ Россия күләмендә ватандашларына хәбәр салганнар. 5 ятим баланың хәлен аңлаучылардан җыелган 500 мең сум күләмендәге акча февраль аенда һәр баланың исеменә ачылган исәп-хисап счетына күчәчәк, ди Равилә апа.
– Кышкы киемнәр алыр өчен 5 балага 100 мең сум акча бүлеп куйдык, һәрберсен 20 шәр мең сумлык киендереп кайтачакбыз. Кызларым юлда, төпчегенә туган көн бүләге белән урын-җир кирәк-яраклары алып кайтып киләләр. Продукция сатып алып бирдек, – ди ул. – Моңа өстәп 50 мең сумга Анастасиягә кабер ташына заказ бирдек. Чардуганын ясатасы бар. Анысына күпме сорарлар. Ярдәм иткән һәр кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Мәрхүмәне җирләргә Максим кайтмаган. Ә менә аның әнисе белән бертуган сеңлесе килгән диделәр. Ләкин тормыш дәвам итә, бу балаларның киләчәге дә өметле кулларда булсын иде дигән өметтә калабыз, әлбәттә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
2
0
И балакайлар , алдагы коннэрендэ бэхетле булсалар иде, Аллах тэгэлэм кушып
0
0
0
0
Бик авыр кайгы, яшимен дигэндэ генэ тормыш эйленеп каплана, Аллах сабырлык бирсен,барсынада
0
0
0
0
Ничек ярдәм итеп була бу гаиләгә, реквизитлар җибәрегез эле.
0
0