16+

Апаста яшәүче Мәрьям апа 90 яшендә дә бакчасын үстерә

Гомеренең һәр көненә шөкер итеп, һәр минутының кадерен белеп яшәүче кешеләр күңелдә соклану уята.

Апаста яшәүче Мәрьям апа 90 яшендә дә бакчасын үстерә

Гомеренең һәр көненә шөкер итеп, һәр минутының кадерен белеп яшәүче кешеләр күңелдә соклану уята.

37 ел мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшләгән

Апаста яшәүче Мәрьям апа Төхвәтуллина да шундыйлардан. Күптән түгел генә ул үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. 

Мәрьям апа озак еллар Таджикистан якларында яшәгән, мәктәптә 37 ел инглиз теле укытучысы булып эшләгән. Тырыш, фидакарь хезмәте «СССРның халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе, «Атказанган укытучы» һәм «Хезмәт ветераны» исемнәре белән бәяләнгән. 5 телдә аралаша ала, ана телен дә камил белә. 

Балачак еллары: ачлык, юклык һәм чит якларга күчү

Мәрьям апа Төхвәтуллина тумышы белән Буа районы Карлы авылыннан. Гаилә 1944 елда чит якларга күченеп китәргә мәҗбүр булган. 

- Ачлыкны да, юклыкны да, ачы салкыннарны да күрдек. Бер баз бәрәңгебез өшеде, ашарга бер нәрсә калмады. Бер сыерыбыз бар иде, аның сөте белән яшәдек. Күченеп китеп, 60 елдан артык Таджикистанда гомер иттек. Әти-әнине, күп туганнарны анда югалттык. Бала хәсрәтләрен дә кичерергә туры килде, 3 бала үстердем. Бер кызымның вакытсыз гомере өзелде, — ди әби.

Мәрьям апа бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Сайлаган һөнәренә тугры калып, бер мәктәптә 31 ел, икенчесендә 6 ел хезмәт итә. 2004 елда Апас районына кайтып төпләнәләр, ул бүген биредә кызы Рауза һәм кияве Рөстәм Корбановлар тәрбиясендә яши. Якыннары, тирә-күршеләре белән аралашырга ярата, газеталарны да бер хәрефен калдырмыйча укып бара, һәр санын көтеп ала. 

Марьям. Фото автора

90 яшендә дә бакчада эшли: 130 төп помидор үстерә

Мәрьям апа бер генә дә тик тормый, гел хәрәкәттә булырга тырыша. Бакчага чыккач, адымнары тагын да тизләнеп китә. Үзе үстергән хезмәт җимешләрен күреп иңенә канатлар үскәндәй була, озын гомернең серен дә яхшы белә.

- Үзеңне сакларга, сабыр булырга кирәк. Шатлыкларын да дөрес итеп, борчуларын да сабырлык белән уздырып җибәрә белү мөһим. Кешегә шөгыль, эш бик файдалы, чамасын белеп кенә тукланырга кирәк. Тынычта, балаларың янәшәсендә, оныклар сөеп яшәү бик рәхәт, — ди ул.

Марьям. Фото автора

Аш-суга оста хуҗабикә: пылау, мантый һәм бәлеш пешерә

Мәрьям апа аш-суга да оста, тәмле итеп пылау, мантый, лагман, бәлеш, юка, кош телләре пешерә. Туган көненә дип кул токмачы да җәеп кискән.

- Әниебез бик актив, безне тәмле ашлар белән сыйлый. Гел кайгыртып, киңәшләрен биреп тора, бөтен әйбер белән кызыксына, белемле, булдыклы, тырыш, максатчан хатын-кыз ул. Ил яңалыкларын да, район хәбәрләрен дә белә, һәр көнен, эшен изге догадан башлый. Без әнинең догалары белән яшибез, нәселебездә иң олысы — әни, барыбыздан хөрмәт тоеп яши, - ди кызы Рауза Корбанова. 

Марьям. Фото автора

Балалары һәм оныклары янәшәсендә бәхетле гомер 

Мәрьям апа бакча серләрен дә яхшы белә, гөлләр-чәчәкләр ярата. Бакча, теплица тутырып яшелчәне дә үстерәләр. Орлыкларны ул үзе чәчә, үсентеләрне утырта. Һәр көн саен бакчага чыга, аларны карый, балаларына киңәшләрен бирә. 

- Әнинең бакча сезоны февраль аенда башлана. Орлыкларын барлап, аларны чәчеп, көзгә кадәр яшелчәләр белән мавыга. Бакчада һәм теплицада 130 төп помидор үсә. Помидор, борыч, кыярлар уңыштан сыгылып тора. Помидорның андромеда сортына өстенлек бирә. Ул тәбәнәк кенә үсә, авыруларга да бирешми. Орлыкларны үзе алып кала. Ачы борычны күп итеп утырта.

Аджика һәм башка тәмләткечләргә салырга әйбәт. Барысы да үзебезнең бакчадан. Чәчәкләрне сыйпап, назлап кына тора. Кич белән йокларга ятканда да тәрәзә төбенә килеп, чәчәкләргә күз сала. Әйтерсең лә, ул чәчәкләргә тыныч йокы тели. Бакчада виноградлар да үсә. Әни исән булганда, без әле бала, аңа таянабыз, аны тыңлыйбыз- ди улы Ринат Сәлахетдинов. 

Марьям. Фото автора

Эльвира Сәлахетдинова әлеге гаиләгә 40 ел элек килен булып төшкән. 

- Безнең әни гел яхшылык теләп яши. Безгә килә, беренче чиратта бакчаларны карап чыга, киңәшләрен бирә. Аңлашып, аралашып гомер итәбез, — ди ул. 

Мәрьям апага укытучыларда булган сабырлык, тыйнаклык, Аналарда булган мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары хас. Бүгенге тормышына сөенеп яши, үткәннәрне гыйбрәт итеп сөйли.

  • «Мин Апаста эшләгән кеше түгел. Шулай да бик зур хөрмәт күрсәттеләр. Минем яшемә җитегез, 90нан да узыгыз, яшәешнең һәр көне кадерле», — диде ул. 

Апастан үз хәбәрчебез Ләйлә Шиһабиева

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading