Казан табиблары үзләре лимфома дип куйган диагнозның дәлилләнүен көткәндә, Мәскәүдән “Герминома средостения” дип язып җибәргәннәр. Зыянлы шешкә әйләнгән...
Язмыш сынавы орган күсәктән 15 яшьлек Әмир Сабиров алга барыр көче кимегәнлеген сизсә дә, тиз генә бирешергә исәбе юк әле. Белеп торам, бирешмәячәк! Килеп ябырылган бу аяусыз авыруын җиңәргә якыннары, әти-әнисе, туганнары ярдәм итәчәк, Аллаһы әмере белән ул элеккеге шикелле үз аякларында йөгереп йөриячәк әле, гөрләтеп тормыш итәчәк.
Ләкин әлегә җитди сынауларны кичәргә кирәк. Арча районының Сәрдебаш авылы егете Әмир Сабировны бер ел элек яман шеш сагалый. Әнисе Розалия ханым сөйләвенчә, 2024 елның сентябрендә ул салкын тиеп авыртып китә.
– Ирем Дамир белән без өч бала үстерәбез. Әмир – олысы. Азалия кызыбызга – 14, төпчеге Исламга 8 яшь. Мин авылда ялгыз әбиләр карыйм – социаль хезмәткәр, Дамир – ясалма орлыкландыручы, колхозда эшли. Бер җай белән тыныч кына яшәгәндә әнә шундый сынау алдына килеп тезләндек, – ди Розалия. – Әмир салкын тидереп авыртып китте. Көзгә кергән идек инде, сентябрь урталары кебек хәтеремдә. Хастаханәдә ятып чыкты. Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә аңа пневмония дигән диагноз куйдылар. Өстәмә ренгент тикшеренүләре үткәргәндә үпкәсендә шеш барлыгын күргәннәр дә, гистология алып, аны Мәскәүгә җибәрделәр. Яман булмаган шеш дигән җавап килгәч, бик сөенгән идек, монысы гына үтәр, дидек. Әмма өч айдан өч айга Казанга барып, гел тикшеренеп тордык.
Куркырлык җитди сәбәпләр акланмагач, тыныч кына яшәп ятканда, гаиләгә кабат сынау ябырыла. 2025 елның сентябрендә Әмир янә салкын тидереп, авыртып китә.
– Температурасы бик югары күтәрелде. Хастаханәгә барып анализлар да бирдек, табибларга да күрендек. Ул чакны гади салкын тиюгә басым ясап тикшерделәр шул, яман шештән бер хәбәрдер дип беребез дә уйламады. Бераздан аның җилкәләре авырта башлады, тәннәренә бетчәләр чыгып тулды, кан басымы кинәт кенә югары сикерде, – ди Розалия ханым.
Мондый үзгәрешләрнең хәерлегә түгеллеген чамалап, Сабировлар гаиләсе Казанга кузгала. Барып кергәч тә, беренчел тикшерүләр нәтиҗәсе буенча Әмирне инфекцион бүлеккә салалар. Ә икенче көнне инде онкология бүлегенә күчерәләр. Кабат гистология алына...
– Гистология алынганнан соң бер атна реанимациядә ятты ул. Авыраеп китте. Өчәр сәгать операция ясап эшлиләр бит аны. Бик авыр процедура ул. Казан табиблары үзләре лимфома дип куйган диагнозның дәлилләнүен көткәндә, Мәскәүдән “Герминома средостения” дип язып җибәрделәр. Зыянлы шешкә әйләнгән. Ике үпкә арасында урнашкан, йөрәккә дә якын... Шеш йөрәгенә баса, шуңа кан басымы күтәрелгән, сулыш алуы да шул сәбәпле авыр иде аңа, хәзер әзрәк уңайланып килә инде... – ди әңгәмәдәшем.
Әмирнең хәле уңайланып китүе – бер-бер артлы химия курслар алуы нәтиҗәсендә. Табиблар аны 3 курс химия алганнан соң кабаттан тикшерәчәкләр, авыру күзәнәкләр үләләрме, әллә... Соңгысын уйларга да куркыныч.
– Химияне алганчы Мәскәүгә җибәрделәр безне, тикшерелергә. Аллаһыга мең шөкер, үпкәләрендә дә, йөрәгендә дә метастазалар юк, чиста диделәр. Химия ярдәмендә җиңәчәбезгә ышандыралар, Аллаһы кушсын! Менә ике курс алдык инде. Әмир бик авыр кичерә. Беренче ике көне ярый әле, аннары авырая, көчкә баса аягына, тотынмыйча йөри дә алмый. Хәле дә юк, башы әйләнә, гел косасы килеп җәфалана. Башларым шартлар дәрәҗәгә җитә, ди. Ашаудан язды, кайбер исләрне дә исни алмый, элеккеге Әмир түгел, бик үзгәрде, – ди ана кеше.
Сораша, белешә торгач, Төркиядә җитештерелгән даруларга юлыкканнар. Ләкин алар бик кыймммәт, ә Сабировларның матди хәле чамалы. Әле анысына үрелү түгел, Казан белән ике арада йөреп кенә дә күпме акча коялар.
– Төркиядә җитештерелгәннәрен авырулар җиңелрәк кичерә, организмга зыяны да болай ук түгел, диләр. Табиблар белән дә киңәштек. Алар да каршы түгелләр. Әле безнең тагын ике курс химия аласыбыз бар. Өченче курстан соң тикшеренүләр нинди нәтиҗәләр күрсәтер инде. Әмир үзе терелер өчен тырыша, җиңәчәкмен, ди. Узган елның ноябрендә мәктәпкә йөрүдән туктаган иде, сабакташларын, укытучыларын сагына. Их, рәхәтләнеп футбол уйныйсы иде, дип әйтә. Савыгырга язсын иде, – ди Розалия ханым.
Сабировлар гаиләсе чынлап да ярдәмгә мохтаҗ. Ярдәм итәргә теләүчеләр 89274321433 номеры буенча беркетелгән Сбербанк картасына сала ала ( Розалия С.)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар