16+

«Бәхетегез бар икән, землянкабыз җимерелгән...»

Җир йөзендә күңелгә якын иң җылы, иң рәхәт урын кешенең туган ягы, туып-үскән җиредер ул.

«Бәхетегез бар икән, землянкабыз җимерелгән...»

Җир йөзендә күңелгә якын иң җылы, иң рәхәт урын кешенең туган ягы, туып-үскән җиредер ул.

Язмышларын чит-ят җирләр белән бәйләүчеләр гомер буе үзенең бу якты дөньяга аваз салган, тәпи атлап киткән җирен, туган авылын җирсенеп, сагынып яши. 
“Түшәк-мендәр, юрганнарга кадәр алып киттеләр”

Ә бит шунда туып, шунда үскән һәм дә бар гомерен туган җиренә багышлап, бәхет-михнәтләрен шунда тапкан-татыган кешеләр дә аз түгел! Авылларыбызның рухын саклап, ата-бабалар салган нигезгә тугры калган җаннар дияр идем мин аларны. Бу уңайдан безнең Алексеевск районы Кыр Шонталасында матур гына, ипләп кенә гомер кичерүче Наҗия апа Мингалиева нәкъ менә шундый игелекле кешеләрнең берсе. Тугызынчы дистәсен түгәрәкләү ягына атласа да, җитезлеге белән сокландырган мөлаем карашлы, җырлап торган тавышлы бу апа күпләрнең якын сердәше, бүгенге көндә дә якын ярдәмчесе. Газета-журналлар алдыра, китаплар укый. Бик зирәк әбекәй ул.

Дистәләгән елларга сузылган тормыш юлына күз салсак бер дә җиңелләрдән булмаган язмышы. Югыйсә, ныклы, мөлкәтле нәсел баласына матур язмыш фаразланасы булгандыр да бит...

 Шиһабетдин бабалары бик эшчән, тырыш кеше була. Ул ике ат, ике сыер, сарыклар тота, чәчүлек җирләре дә шактый, басуда эшләү техникасы да бар. Шуның өстенә, җәмәгате Диләфрүз белән шикәр, тоз, керосин кебек көндәлек кирәк-ярак сатып та көн күрәләр. Замана шаукымы кагылмаган булса, төп йортта калган улы Исхак, килене Минсәхиб, аларның балалары Гомәр, Гыймран, Наҗия корылган әлеге тормышны дәвам итеп, иҗтиһад кылып кына яшәгән булырлар иде. Әмма да ләкин илдә барган вазгыятьтән кискен үзгәрешләр башланып, хәлләнеп киткән крестьян балаларын кулак итеп читкә сөрә башлыйлар. Мал-туар, йорт, каралты-кура - бар нәрсә тартып алына.

Ул елларны Наҗия апа тыныч кына сөйли дә алмый. “Әби башта өй эчендәге ни бар шуны – савыт-сабаны, түшәк-мендәр, юрганнарны алып киттеләр, ул әйберләребезнең кемнәрдә икәнен дә беләбез, аннан йортны сүтеп, бүрәнәләрен ташыдылар, дип сөйли иде. Шул кадәр таларга, бер нәрсәсез калдырырга кирәк идеме икән?! Әллә каян килгән түгел бит, шул ук авыл кешеләре кем баш, кем түш булып, түбәнсетеп, җәбер-золым йөргән! Күрше Мәхрүсә апаның соңгы онын, алабуталы булгандыр инде ул, шуны да алып киткәннәр. Әнигә кереп: иртәгә мине төрмәгә алып китәрләр инде, үз балаларыңа нәрсә ашатсаң, минекеләрне дә ач калдырма, дип, елап чыгып киткән.

Икенче көнне аның артыннан килүче булмаган, онны куштаннар башка әйберләрдән файдаланган кебек, үзләренә алганнар. Әби: аждаһалар безне талыйлар, рәхәтен күрмәсеннәр, безне Аллаһ ташламый, безгә биреп тора, дия иде. Күпме кешенең канлы яше түгелде ул елларда... Ә Себер сөрелгәннәр, аларның хатыннары, балалары... Авыл зар елады. Ярар, без әтисез үссәк тә туган җирдә калдык,” – дип әле дә әрнеп сөйли. Шулкадәрле йөрәгендә йөрткән хәсрәтле аянычлы еллар язмышын дәфтәр битләренә дә язып куйган ул. 

“Иң курыкканым – бакалар булды”
“Утыз өченче елны әни Гомәр абыйны күршеләрнең терлек паетында тапкан. Авыр хәлдәгеләр бер без генә булмаганбыз. Йорт-мөлкәтсез калган авылдашлар кебек җирне казып, землянка ясаганнар. Мич чыгарып, сәкеләр ясап тормыш итәрлек итеп көйләгәннәр. Утыз алтынчы елда шунда икенче абыем Гыймран туган. Утыз тугызынчы елны әни мине дә шул землянкада тапкан. Хәтерлим әле, әни сәкегә салам җәеп, безне йокларга яткыра иде. Өскә ябынырга юк. Минем иң курыкканым – бакалар булды. Без иртән уянганда безнең янда әллә күпме бака була торган иде. Әни аларны чиләккә тутырып инешкә төшереп ыргыта, төнгә базыбызга тагын бакалар тула, әллә шулар ук кире кайталар иде инде. Чистый гарык булдык алардан”, - дип искә ала ул яшь аралаш елмаеп. 

Бар саклап калган әйберләре – бер самавыр була аларның. Әниләре Минсәхиб чәй эчү белән аны, күрмәсеннәр дип, янәдән тиз генә күрше Сафия әбиләргә кертеп яшереп куя торган була. Бар мал-мөлкәтләре тартып алынса да Себер китү куркынычыннан котылып калганга шатланып, үз тырышлыклары белән көн күрәләр. Сүз уңаеннан шуны да әйтү кирәк, Мөхетдинов Шиһабетдин бабаларына 1930 елны кулак дип хөкем чыгарылган, 70 ел узганнан соң, 2000 елда ул аклана. 

“Миңа җиде ай булганда әти үлеп китә. Мурзихага салкын карлы-яңгырлы көнне ат белән чәчүлек орлык ташыганнар. Юньле кием-салымы да юк бит, талап бетергәннәр. Шунда ул бик каты салкын тидерә. Район больницасына салалар, тик ул анда инде терелә алмый. Әни ат җигеп алырга барганда ул үлгән булган. Шулай итеп әтисез калганбыз, ә бөтен авырлык әнигә... Әби, әни, ике абый, мин шушы баз-землянкада яшәдек.” 

Наҗия апаның хатирәләрен тыңлаганда кино кадрлары сыман тулы бер чор күз алдыннан үтә. Коллективлаштыру сәясәте барган авыр еллар бу. “Әни безнең бик тырыш кеше иде. Безне бик авырлык белән үстерде. Әтисез булсак та безне башкалардан ким-хур итмәде, ач булмадык. Алабута орлыгыннан әпәй, аннан суда юа үсә иде, шуңардан ботка пешерә иде. Күп итеп бәрәңге чәчә идек. Ач үлемнән бәрәңге коткарып калды безне. Кәҗә тотты, сарыклар асрады. Бервакыт әнинең шул малларга дип кул арбасы белән җыеп кайткан печәнен алырга киттеләр. Әни бирмим, сезгә дип җыйган печәнем юк, ди. Ул бик көчле иде, тәки печәнне ала алмадылар. Әнине кулак калдыгы дип, ир-атлар белән рәттән урман кисәргә йөртәләр иде. Бөтен авыр эшләрне эшләде, урак та урды, ат караучы да булды. Әни асраган сарыкларын сатып, бераз акча туплап, тырыша торгач ике тәрәзәле бер йорт салды. Ул заманда сыңар канат белән йорт салуның авырлыгын үзе генә белгәндер инде. Безнең өчен әйтеп бетергесез шатлык, бәхет иде. Шул өйдә берне кунуга әни иртән елап керде: балалар, бәхетегез бар икән, төнлә землянкабыз җимерелеп төшкән, диде.” 

Балалар үсә төшеп кул арасына керә башлагач гаилә ике тәрәзәледән биш тәрәзәле йортка күченә. Бер-бер артлы абыйларының туйлары шунда уза, Наҗия апаны да кияүгә шушы нигездән озаталар. 

“Яшьлегемне сагынмыйм да, кайтмас та идем”
“Әни картлык көнендә ике яклы зур матур йортта Гыймран абый белән Рауза киленнең биш баласын да үстерешеп, бәхеткә тиенеп яшәде. Әле оныкларының да рәхәтен күрә алды. Нинди генә авырлыклар күрсәләр дә гомер буе кешеләргә мәрхәмәтле булды безнең әниләр...” Минсәхиб әбине мин дә бик яхшы хәтерлим. Минем сукыр дәү әнием янына еш килә иде ул. Җилфердәп килеп керер иде дә хәл-әхвәл белешеп озак тормастан киткән дә булыр иде. Аш-суга оста бу әбекәйне авылда табын ашлары үткәргәндә чакыралар, кош теле пешерергә өйләренә онын, маен, йомыркасын алдан китереп китә иделәр дип хәтерлим. Менә шул сыйфатлар Наҗия апага күчкәндер дә инде. Һәр эшкә җиңел алына, яшенә карамастан кар-буран дип тормый – капка төбен дә көрәп куя, күрше-тирәнең, туган-тумачаның хәлен дә белеп кайта. Кайткан-киткән кешегә табыны тулы тәмле ризык.     

Егерме ике яшендә килен булып төшә ул. Йортта каенатасы Касыйм бабай, каенанасы Миңлебәян әби, каенишләре һәм әле Касыйм бабайның әнисе Маһирә әби дә исән була. 15 яшеннән фермага сыер саварга чыккан кыз 62 яшенә кадәр җиңел булмаган шул хезмәтеннән аерылмый. Яшь киленне исә йортта бик яраталар. Фермага эшкә йөрергә, дип, хәтта аңа каенатасы Касыйм ага велосипед алып бирә. Җәмәгате Рәфкать абый белән, ул гомере буе колхозда шофер булып эшли, 24 ел тигез гомер кичерәләр. Өч уллары: Радик, Раниф, Ралиф – өчесе дә армиядә хезмәт итеп кайталар. Бу егетләргә Фирдәвес - апа, ә Эльвира аларга сеңел. Наҗия апаның балалары барысы да гаиләле. Бүген аның биш баласыннан 9 оныгы һәм 12 онык баласы бар. Бай әби!  “Әтиләре иртәрәк китте шул, 48 генә яшь иде. Раниф улымны да менә 50 яшендә бакыйлыкка озаттык. Гөлнара киленебез дә яшьли китте. Гомерләре шулай булгандыр инде, бернишләр хәл юк”, - ди ул сабыр гына. 

Барлык туган-тумача баласы өчен ул яраткан Алма апа. 85 яшьлегенә дә өй тутырып туганнар җыела. “Тормышлар шулкадәр яхшырды. Авылыбыз төзек, матур. Сиксән сигезенче елдан бирле газ ягабыз, сулар өйдә, шәһәр өендәге кебек яшибез. Балаларым кайтып тора. Олы улым Радик хатыны Гөлфия белән авылда яшиләр. Бар да бар, шөкер. Авырып китеп, Казан хастаханәсенә озаткан иделәр. Анда йөрәгемә операция ясадылар. Аңсыз озатканнар иде, кеше ясап кайтардылар, барлык табибларга да исәнлек-саулык белән хәерле гомер телим”, - ди ул бүгенгесенә куанып. Шаярып кына: яшьлегеңә кайтыр идеңме, дигәнгә, “Юук-юк, сагынмыйм да, кайтмас та идем,- ди әбекәй өздереп. - Бүгенгемә мең шөкер. Без бит: әй өстәлгә кисеп куярга әпәй булсын иде, дип, ачлык-ялангачлык аша дөнья куган кешеләр. Хәзерге муллыкның кадерен белеп яшәргә генә кирәк”.      
 

Рәсемдә: “Вахитов” исемендәге колхоз сыер савучылары Авыл советы рәисе Ринат Вальщиков белән әңгәмә вакытында. Наҗия апа – сулдан бишенче, утырган. Туксанынчы еллар.

Төп фотода – Наҗия апа кызлары Фирдәвес һәм Эльвира белән. Фотолар гаилә архивыннан.

Надия Шәйхетдинова.


Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
           

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading