16+

«Без 2026 елда гаилә корырга хыялланган идек...»

Кеше гомере нинди тиз өзелергә мөмкинлеген без уйлап та бетермибез.

«Без 2026 елда гаилә корырга хыялланган идек...»

Кеше гомере нинди тиз өзелергә мөмкинлеген без уйлап та бетермибез.

Кичә генә хыяллар белән яшәгән, киләчәккә планнар корган, якыннарына шатлык өләшкән кеше бүген инде бары тик хатирәләрдә генә кала...

Динар Булат улы Фаттаховның да тормыш юлы бик иртә өзелгән. Аңа нибары 24 яшь булган. Гаилә корырга, яңа үрләр яуларга, тормышын дәвам итәргә әзерләнгән вакытта язмыш аңа бик авыр сынау әзерләгән.

Динарны белгән кешеләр аны һәрвакыт елмаеп йөрүче, кешегә авыр сүз әйтмәүче, ярдәмчел һәм тырыш егет итеп искә ала. Ул үзенең кыска гына гомерендә дә кешеләр күңелендә җылы эз калдырып өлгергән. 

Динар 2001 елның 17 октябрендә Мөслим районында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. 2003 елда «Миләшкәй» балалар бакчасына йөри башлаган. 2007 елның сентябрендә мәктәп бусагасын атлап кергән. Уку елларында яхшы билгеләргә генә укып, яхшы тәртибе белән аерылып торган. Сыйныфташлары һәм дуслары белән һәрвакыт тату, аралашучан булган.

9нчы сыйныфны тәмамлагач, 2019 елда Түбән Кама химия-технология институтына укырга кергән. Дүрт ел белем алганнан соң, Ватан алдындагы бурычын үтәр өчен академик ял алган. 2023 елның 8 ноябрендә Динар армия сафларына киткән. Хәрби-диңгез флотында, Кырым ярымутравында хезмәт иткән. Үзен үрнәк яктан күрсәткән. Аңа «Старший матрос» дәрәҗәсе бирелгән. Намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы һәм өч Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 2024 елның ноябрендә армиядән туган ягына әйләнеп кайткач, укуын дәвам иткән һәм Саратов өлкәсендә эшли башлаган. Эшендә дә үзен яхшы яктан күрсәткән. Мастер дәрәҗәсенә күтәрелү өчен аны Уфа шәһәренә махсус укырга җибәргәннәр. Ул укуын да, хезмәтен дә уңышлы алып барган.

Сөйгән яры Равия Ханнанова Динарны зур җылылык белән искә ала.

— Минем күңелемдә ул иң яратучан, ягымлы, һәрвакыт елмаеп йөрүче кеше булып калды. Ул беркайчан да зарланмады, акыллы, олы йөрәкле, ачык йөзле иде. Якыннарына, дусларына һәрвакыт ярдәм кулы сузды, — дип сөйли Равия.

Яшьләр 2021 елда аралаша башлаган. Биш елдан артык таныш булганнар. Бер-берсенә булган мәхәббәтләре көннән-көн ныгыган. Аларның зур хыяллары булган — 2026 елда гаилә корырга теләгәннәр. Әмма язмышның үз сынавы, үз борылышы...

Равия күңелендә Динар белән бәйле бик күп якты хатирәләр саклана. Аларның беренче очрашуы, Казан буйлап сәяхәтләре, Бауман урамында сөйләшеп йөрүләре, Чаллы паркларында бергә үткәргән вакытлары — барысы да аның өчен кадерле.

— Ул минем һәр хыялымны чынга ашырырга тырыша иде. Барысын да алдан уйлап, җиренә җиткереп эшләде. Минем туган көнемдә төнге 12дә Мөслимнән Чаллыга котларга килгән иде. Үзе торт бизәп, матур чәчәкләр һәм бүләк әзерләгән. Минем өчен бу бәхетле мизгел булды, — дип искә ала Равия.

Динарның үз куллары белән ясап бүләк иткән сирень чәчәкләре дә аның йөрәгендә мәңге сакланыр. Ул яраткан кешесен һәрвакыт матур чәчәк бәйләмнәре белән сөендергән.

2026 елның 5 июнендә Динар бер айлык ялга туганнары янына — Мәллә авылына кайта. Якыннары белән күрешергә, ял итәргә дип кайткан егетнең гомере, кызганычка каршы, аянычлы тәмамлана.

15 июнь көнне иртәнге сәгать 03:20дә ул юл-транспорт һәлакәтенә эләгә һәм фаҗигале төстә вафат була. 25 яшь тулуына нибары дүрт ай калган була...

Динарның якыннары, дуслары, туганнары бүген дә аның якты истәлеге белән яшиләр. Динарның якты истәлеге аны белгән һәркемнең күңелендә мәңге сакланыр.

Намуслы җаны мәңгелек тынычлык тапсын. Урыны оҗмах түрендә булсын…


Фото: шәхси архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading