Шәрәфетдиновлар 35 ел бергә! Кайгы-шатлыкларны иңгә-иң куеп алар бергә кичә.
Тормышларында сынаулар да булган. Борчу-хәсрәтләрне җиңә алулары аларны пар канатлы итеп яшәтә.
Кавышу тарихы
Дилә белән Зөфәр Шәрәфетдиновлар Чүпрәле районының Мунчәли авылыннан. Бүген алар Ульяновск каласында гомер итә. Ә бит кайчандыр күршедә үсүче малай белән кыз бер-берсенә игътибар да итмәгән. Бары егет белән кыз булып өлгергәннән соң, ике яшь йөрәкнең хисләре кабына. Бу вакытларны Дилә елмаеп искә ала.
Буа ветеринария техникумын тәмамлап туган авылына кайткан кызның колхозда эшли башлаган вакытлары.
– Күршедә, бер тирәдә үссәк тә, бер-беребезгә аерым мөнәсәбәт булмады, – дип сөйли Дилә. – Авылга эшкә кайттым. Ул вакытта Зөфәр дә авылда, армиядән кайтып колхозда эшли иде. Насыйбыбыз еракта булмаган икән, очраша башладык. Бер ел эшләгәннән соң, никтер шәһәргә китәсем килде. Бу хакта Зөфәргә дә әйттем. Минем китәсемне белгәч, ул да Ульяновск шәһәренә китеп урнашырга булды. Бу – 1988 елның көзе иде.
Шәһәргә киткәч Дилә курслар тәмамлап бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Зөфәр заводка эшкә урнаша. Шәһәргә киткәннән соң да кыз белән егет булып бер-берсен сынап йөри алар. Ниятләре нык булуын аңлап, 1990 елның декабрендә гаилә коралар. Тик күпме генә көтсәләр дә, гаиләне тулыландырып торучы уртак шатлык – бала алып кайта алмыйлар. Шушы сынауны алар пар канатлы булып үтә алалар һәм ун елдан соң мәхәббәт җимешләре булып кызлары Лилия дөньяга килә.
Баласы хакына балалар бакчасына урнаша
Кызлары тугач, аны балалар бакчасына урнаштырырга дип чиратка басалар, чират селкенми дә. Бакчага эләгә торган түгел. Бала белән өйдә утырган Дилә, кызын күтәрә дә, үзләре яши торган җирдән ерак булмаган балалар бакчасына керә. Мөдир янына кереп, үзен эшкә һәм кызын балалар бакчасына алуларын сорый. Мөдир риза була. Дилә тәрбияче ярдәмчесе булып урнаша. Бер ел эшләгәннән соң, синең тәрбияче булырга бар ягың да килгән, тәрбияче булырга тиешсең, дип балалар бакчасы мөдире аңа курслар тәмамларга киңәш итә. Һич уйламаганда Дилә тәрбияче булып китә.
– Балалар белән эшләргә яратуымны мөдир күреп, белеп торгандыр. Кызым да үзем кебек, балалар белән эшләргә ярата. Ул да мәгариф өлкәсен сайлап, Ульяновск педагогия университетында белем алды, – ди Дилә.
Бүген ул әнисе юлыннан китеп, логопед булып сәламәтлекләре чикле балалар мәктәбендә эшли. “Кайчак кызыма әйтәм, әллә кызым гадәти балалар укый торган башка мәктәпкә яки балалар бакчасына күчәсеңме, эшең бигрәк авыр бит. “Кояшлы” балалар белән эшләүнең ни икәнен үзем тәрбияче булып эшләгәч яхшы беләм. Тик кызым каршы килә. Минем тәҗрибә туплыйсым, авыр хәлдәге балаларга бераз булса да ярдәм итәсем килә, дигәч каршы килмим. Эше җиңел түгел. Үзе яраткач, авыр булса да эшләсен, дибез. Үзе махсус шундый мәктәпне сайлады. Яшь вакытымда ныклы тәҗрибә туплыйм, ди. Ул да минем кебек авырлыклар белән эшләргә ярата. Җиңелдән түгел, авырдан башласаң ныклы тәҗрибә килүен аңлагач та күңел сөенә. Яшь вакытта тәҗрибә туплавы да бер яктан әйбәт. Күңеле ничек куша, шулай эшләсен”, – ди әнисе.
Туганнар авырлык килгәндә сынала
Тормыш көйле генә барганда төзелеш өлкәсендә эшләүче Зөфәргә 50 яшендә инсульт була. Ул вакытлардагы авырлык... Әти-әни канаты астында үсүче бердәнбер кызлары Лилия өчен дә, Дилә белән Зөфәр өчен дә икенче тормыш башлана. Лилия бу вакытта мәктәп яшендә. Яшүсмер кызга әти-әнинең иң кирәк чагы. Диләнең йөрәге икегә бүленә. Кызын бертуган сеңлесе Гөлүсәнең гаиләсендә калдырып, үзе иренә терәк булу өчен хастаханәгә китә. Лилия шәһәрнең бер башыннан икенче башына мәктәпкә йөри, апаларында яши. Әти-әнисе хастаханәдә. Зөфәрнең хәле шәптән түгел. Урын өстендә, кыймылдый да, хәрәкәтләнә дә алмый. Шул вакытта ике якның да туганнары аларны ярдәмнәреннән ташламый. “Туганнарның барчасына да мең рәхмәтле. Һәрберсе кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Авырлыкларны бергәләп җиңдек, кайгылы чагымда ялгызымны калдырмадылар. Андый авырлыкны берүзең генә җиңә торган түгел. Туганнарның, якыннарның бер җылы сүзе дә мондый вакытта авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә”, – ди Дилә.
Хастаханәдән-хастаханәгә, тернәкләндерү үзәкләренә йөри торгач, урын өстендәге Зөфәр акрынлап йөрергә, сөйләшергә өйрәнә. Дөресрәге, яңадан тугандай була. Зөфәр үзен-үзе йөртерлек, утырып ашарлык, барасы җиренә бара алырлык хәлгә килә. Иренең шулай тернәкләнеп, кабаттан яшәп китүенә мең кат шөкер итә Дилә.
Икесе дә гаилә җанлы кеше
– Мин апам белән җизни арасындагы мәхәббәткә, бер-берсенә булган мөнәсәбәткә сокланам. Алар авырлыкларны бергәләп җиңә алдылар. Апа җизнине сабый бала карап, аны аякка бастырырга бик күп көч куйды, – ди сеңлесе Гөлүсә Хәмидуллина. – Без кечкенә идек. Әти белән әни эштә булганда апа безне карады. Олы кыз буларак, бик иртә кул арасына керде. Иртә тормыш йөге тарта башлавы аны чыныктыргандыр дим. Авырлыклар килгәч тә сынып төшмәде, көчле булды.
Терелеп аякка баскан Зөфәр дә үзенә ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле. Нинди генә бәйрәм булмасын, беренчеләрдән булып, бар туганны Зөфәр телефон аша котлый. Бу аның башкаларга булган хөрмәт хисләре. “Сигезенче март иртәсендә дә иң беренче булып Зөфәр җизни котлады, алай гына да түгел, чәчәкләрен күтәреп, кызым белән мине котларга махсус килде. Безнең җизни бик нечкә күңелле. Өздереп гармунда уйный, җырлый”, – ди Гөлүсә.
Туган авылларына да еш кайтып йөриләр. Аларны Мунчәлидә зарыгып көтеп торучы әти-әниләре бар. Диләнең әтисе Васил абыйга 87 яшь. Мунча керергә ярата. Зөфәрнең кайтуы аның өчен зур сөенеч. Бабайны мунча кертү күбесенчә Зөфәргә эләгә. Васил абый теләгәнчә, җиренә җиткереп мунча кертүче бит ул. “Зөфәр мине яшь баланы юган кебек юындыра, мин аңа гел рәхмәт укыйм, исән-сау гына булып, тигезлектә картайсыннар”, – ди Васил абый Халитов.
Тәвәккәл таш яра
Зөфәр бераз савыга башлагач, өчәүләп яңа йорттан фатир сатып алу турында хыяллана башлыйлар. Һәм максатларына ирешәләр. Яңа төзелеп килүче йорттан фатир алып, ипотека рәсмиләштерәләр. Бүген инде анысын да түләп бетергәннәр. Ә бит алар кайчандыр бер бүлмәдән тормыш башлаган. Уртак тырышлык белән фатирлы да булганнар. Инде менә аны зурайтып, яңа йорттан да фатир алу бәхетенә ирешкәннәр. “Барысына да тырышлыгыбыз белән ирешә алдык. Аллаһы Тәгалә авырлыгы белән бергә җиңеллеген дә биреп торды. Ипотека алырга уйлагач та башта куркып тордым. Үзем генә түли алмамын кебек тоелды. Зөфәр эшләгәндә бергә тарту җиңелрәк иде. Әмма шулай булуга карамастан Аллаһ Тәгалә юлын ачты. Түләп бетерә алдык. Соңгы курста укыганда безгә авыр булмасын дип кызыбыз эшкә урнашты”, – ди Дилә.
Зөфәр авырганнан соң, башкача эшкә чыга алмый. Әмма йортта ул төп терәк. Хатыны, кызының эштән кайтканын көтеп, ачык ишек белән каршылый.
– Мең шөкер, егылдык, әмма торып басарлык көч таптык. Алга бардык, акрын адымнар белән булса да авырлыкларны җиңеп, пар канатлы булып яшибез. Зөфәрнең авырып китүе Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән бер зур сынау булгандыр дим. Чөнки ул безне төрле яктан сыный, авырлыкны җиңә алучыларга юлларын да ача. Тормышның да кадере арта, – ди Дилә.
.jpeg)

Комментарийлар