16+

«Безнең гаилә өчен эшләгән акча һәрвакыт каенанама китте...»

Миңа әле 41 яшь кенә. Тормышымның шулай булырын 25 яшемдә кияүгә чыкканда күз алдыма да китермәгән идем.

«Безнең гаилә өчен эшләгән акча һәрвакыт каенанама китте...»

Миңа әле 41 яшь кенә. Тормышымның шулай булырын 25 яшемдә кияүгә чыкканда күз алдыма да китермәгән идем.

Ул чакта йөрәгем тулы хыяллар, өметләр иде. Кияүгә чыккач озак та үтмәде, Аллаһның рәхмәте белән игезәк балалар алып кайттым. Ирем белән икебез дә аларны кулга алгач: «Менә хәзер чын бәхетле гаилә булырбыз. Балаларыбызны матур итеп үстерербез, бер-беребезгә терәк булырбыз», – дип уйлаган идек. Тик тормыш без теләгәнчә генә бармый икән.

Башта ирем эчәргә өйрәнде. Аннары каенанам дә шул юлга басты. Өйдә тынычлык бетте. Балалар кечкенә, берүземә авыр булса да, түздем. Бер вакыт балаларны күтәреп үзебезнең авылга кайтып киттем. Иремнең әнисе шул чакта да: «Киленгә ярдәм итим, оныкларымны карашыйм», – дип тә әйтмәде. Киресенчә, безнең тормыш аны бөтенләй кызыксындырмый иде кебек.

Иремне эчүдән көч-хәл белән биздердем. Еллар буе аңлаттым, еладым, ялвардым. Ниһаять, ул шешәне ташлады. Шул вакыттан соң тормышыбыз җайланыр, гаиләбез өчен яшәрбез дип өметләндем. Ләкин ялгышканмын, ирем эчүен ташлады, әмма бөтен көчен һәм акчасын әнисенә бирә башлады. Каенанамның йорты иске, әлбәттә, ярдәм итәргә кирәк. Мин дә каршы булмадым. Әмма ярдәм белән бөтен тормышыңны бер кешегә багышлау ике төрле нәрсә бит.

Безнең гаилә бюджетыннан ирем әнисенә өр-яңа йорт төзи башлады. Минем каршы икәнне белә иде, әмма бер тапкыр да фикеремне сорамады. Нинди материал алганын, күпме акча тотканын да белми идем. Алар икесе барысын да үзара сөйләшеп хәл итте. Мин бары тик әзер нәтиҗәне генә күрә идем. Бу йорт алты ел төзелде. Шул дәвердә ирем эшләп тапкан акчаның күпчелеге шунда китте. Ә без үзебез һаман иске йортты яшәдек. Хәтта үз гаражыбыз да юк. Өй тирәсендә эшлисе эшләр бихисап. Балалар үсә. Аларга да чыгым арта. Әмма мин бу турыда сүз башласам, иремнең җавабы һәрвакыт бер үк:
– Син мине әнидән аерырга телисең, - ди.

Мин бит аны әнисе белән аралашма димим. Бары тик гаиләбез турында да уйларга кирәк дим.
Каенана кеше инде күптән пенсиядә. Минималь пенсия ала. Әмма ул акчаның да күп өлешен эчеп бетерә. Ә кирәк булган һәр эшне безнең исәптән эшләтә. Койма кирәкме ирем түли. Капка кирәкме - рәхим итеп ал. Сәбәп кенә табылып тора. Ирем өчен безнең гаилә һәрвакыт икенче урында кебек. Иң авыры каенананың миңа мөнәсәбәте. Ул турыдан-туры начар сүз әйтми.

Әмма һәр сүзендә төрттерү сизелә. Карашы белән дә, сөйләшүе белән дә үзенең мине кабул итмәвен аңлата. Кунакка барсам да, күңелем кителеп кайтам. Беркайчан да рәхмәт сүзе ишеткәнем юк. Киресенчә, нәрсә генә булса да, гаепле булып мин калам. Еллар узган саен эчемдә үпкә җыела. Иремә ачылып сөйләшергә тырышам. Әмма ул мине тыңларга теләми.

– Әнине рәнҗетмә, – ди. Ә мин бит әнисен рәнҗетергә җыенмыйм. Мин бары тик үз гаиләбезнең дә киләчәге булуын телим. Балалар үсте. Алар инде күп нәрсәне аңлый. Әтисе белән әнисе арасында салкынлык барлыгын да күрәләр. Мин моның өчен аеруча борчылам.

Кайчак үз-үземә сорау бирәм: нигә гаилә кордык икән? Ир белән хатын иң элек бер-берсенә терәк булырга тиеш түгелме? Өйләнгәннән соң ир кеше үз гаиләсе өчен дә җаваплы булырга тиеш бит. Каенанамны дә аңларга тырышам. Әни кеше өчен бала һәрвакыт бала булып кала. Әмма әни дә баласының үз гаиләсе барлыгын онытмаска тиештер бит.

Хәзер мин бик арыдым. Матди яктан түгел генә, күңелем белән, гаделсезлектән, һаман үзеңне артык кеше итеп тоюдан арыдым.
Кайчак: «Әллә бөтенләй китәргәме?» – дигән уй да килә. Әмма балаларны уйлыйм. Еллар буе төзелгән тормышны җимерергә дә кызганыч.

Шуңа күрә түзәм, ләкин күңелдә бер генә теләк бар: ирем бер көнне булса да мине ишетсен иде. Артык күпне дә сорамыйм. Бары тик үз гаиләбез өчен генә яшәсен иде.

Исемем редакция өчен генә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading