16+

Фаҗига: «Безнең гаилә тормышын икегә бүлде»

5 июнь көнне Балтач район үзәгендә 10 тулып 10-15 минут тирәсендә Лада машинасы җәяүлеләр кичүендә өч үсмерне бәрдереп китә.

Фаҗига: «Безнең гаилә тормышын икегә бүлде»

5 июнь көнне Балтач район үзәгендә 10 тулып 10-15 минут тирәсендә Лада машинасы җәяүлеләр кичүендә өч үсмерне бәрдереп китә.

Ике егет һәм бер кыз. Алан белән С. әле яңа гына унынчы сыйныфны, ә Камилә тугызынчыны тәмамлаган. Менә шулай планнар корып яшәгәндә, кичке тынлыкны бозып, өч гаиләне хафага салган кот очмалы хәбәр килеп ирешә. Яман яңалык тиз ирешә диләр бит. Ул йорттан-йортка йөреп, әлеге казада зыян күргән кызның әнисе Венера апага да барып җитә.

«Берсен Камилә дип әйтәләр»
– Гаиләдә ике кыз бала алар, кечебез Камилә тугызынчы сыйныфны тәмамлады, бик тыныч ул, – дип сөйләде безгә Венера апа. – Роликлар төшерә, шулардан презентацияләр ясый. Видеомейкер диләр бит инде, менә шуның белән ныклап кызыксына. Хәзерге яшьләр бит, үзегез беләсез, нык алга киткән. Социаль челтәрдә үзе төшкән видеоларны элә, карап торучылары да шактый аның. Кибеттә йөргәндә дә Камилә янына килеп: «Мин бит сине беләм. Син видеолар төшерәсең», – дип эндәшүчеләр дә булды. Ә авария булган көнне гаиләбез белән үлеп терелдек, җитмәсә, мин кизүдә идем, РКБда кече шәфкать туташы булып эшлим. Әни күңеле сизә диләр бит, кич белән кинәт кенә хәлем китте. Тынгысызландым. Эштә дә көчкә йөрдем. Төнге унберенче яртылар булгандыр, хезмәттәшләрем белән ял итәргә дип урыннар әзерләдек. Шул вакытта классташым шалтырата. Ни булды икән дигән шик оялады күңелгә, юкка түгел икән ләбаса. «Син өйдәме? Камилә өйдәме?» – дип, сораулар яудыра бу. «Карале, эш күп иде шул.  Өйгә шалтыратмадым», дип җавапладым. Шуннан упкынга этәрә торган сүзләр ишеттем. «Венера, ачулана күрмә, җәяүлеләр кичүендә өч баланы бәрдергәннәр. Берсен Камилә дип әйтәләр», – диде классташым. Алга таба ни булганын хәтерләмим дә.  Хезмәттәшләрем әйтүенчә, телефонымны атып бәргәнмен дә ауганмын, кемдер дару биргән, кемдер нашатырь иснәткән. Эштәгеләр ярдәм итте. Балтачка өч хезмәттәшем белән кайттым, Корбан бәйрәме алдыннан килеп чыкты бит бу һәлакәт. Төнге 11 тулганда кузгалдык юлга, ә машинаның иге-чиге юк. Көч-хәл белән төнге унике тулганда кайтып җиттек, минем өчен бу вакыт чиксез озак булып тоелды. Балтачның Ашыгыч ярдәм бинасына килеп кергәндә кушеткада Алан ята иде. Аягы нык җәрәхәтләнгән, бәйләнгән иде. Кызымны аерым бүлмәгә керткәннәр, аның аяк-кулларын тотам – боз кебек. Үзем елыйм, үзем: «Бу бала исәнме», дип сорыйм. Шуннан соң реаниматолог хәлләрен аңлата башлады да, мин янә хушымны җуеп егылдым. Аңыма килгәч, янә аңлаттылар: «Хәзер ДРКБдан реанимобиль кайта», диделәр. Олы кызым Адилә килеп җиткән. Ул үзебезнең машина руле артына утырды. Киттек Казанга, без алдан бардык, реанимобиль арттан. Өч баланы реанимация бүлмәсенә керттеләр. Документлар тутырганда кызымның туган көнен онытканмын бит дулкынланудан. Иртәге сәгать 5 тулырга 25 минут иде. Гомердә онытмам шул вакытны. Балаларның кайсын операционныйга, кайсын реанимация бүлегенә озатып кайтып киттек. 

Янәдән яшәргә өйрәнә
Венера апа сүзләренчә, чәчәк кебек өч яшь кешенең шундый казага очравы турындагы хәбәр бөтен район халкын тетрәндергән, һәркем аларның исәнлеге өчен догалар кылган.
– Бер белмәгән кешеләрдән ярдәм килде. Хезмәттәшләрем, райондашлар һәрдаим ярдәм кулы суза. 8 июнь көнне реанимациядән нейрохирургиягә күчерделәр баламны, операция ясалды. Балам наркоздан айныгач, янына биш минутка гына булса да кертегез инде, дип зинһарлап сорагач реанимация бүлегенә керттеләр. Балам палатада ята, «Син мине таныйсыңмы, мин кем?» дим. «Әни», ди. Тиздән йокыга талды. Бераздан уянып китте дә: «Мин кайда?» ди. «Хәтерләмисеңме?», дим. Күрәсең, бәрелү шундый көчле булган ки, ул фаҗигане хәтерләп бетерми. Көн саен янына барып йөрдек. Озак кына йоклый да, кайбер мизгелләрне искә төшереп ала. Гормональ терапиягә күчкәч кенә озаклап сөйләшә, башкалар турында сораштыра башлады, – дип сөйләде әни кеше. 
Венера апа сөйләвенчә, авариядә шикләнелүче егет шәхсән үзе элемтәгә чыкмаган. Килеп гафу үтенмәгән, хәл-әхвәлләрен сорашмаган. 
– Дөрес, әнисе хастаханәгә килде. – ди авыр сулап Венера апа. – Без ул вакытта нейрохирургиягә чыккан идек. «Венера апа, гафу ит инде. Кемнең белән булмый мондый хәл. Беребез дә моннан хали түгел. Минем малайның моның белән яшисе бар», ди. Ә безнең балаларның да алга таба шуның белән яшисе бар бит, дидем. Камиләм – булачак әни, ә аның белән авариядә зыян күргән ике егет гаиләне туендыручы булырга тиешле. Бернинди авыр эш ярамаячак аларга. Гаилә корырга, балалар үстерергә дә кирәк. Яшь организм яшьлек белән хәзер бу авариянең нәтиҗәләрен сизмәсләр дә, алга таба ни булыр?! Моңа кем гарантия бирә ала? Бәлкем, мин әни кеше буларак, артык та борчыламдым, ләкин минем хисләремне дә аңларга була. Таза-сау балаңның менә шундый газаплар кичерүен күрү ай-һай бер дә җиңел түгел. Авариядә шикләнелүче егет үзенең гаебен таныган. Шаһитләрне эзли башладык. Алар да юк булып чыкты. Тормоз юлы да юк ди хокук сакчылары. Шикләнелүче егет ераккарак барып туктаган, авария булганнан соң да күпмедер юл үткән әле ул. Балтачта яшибез, балалар һәр көнне шул юл аша үтә, кайда ни булганын да, җәяүлеләр кичүенең кайда икәнен дә биш бармаклары кебек беләләр. Бер яклы юл булгач, гел алга карарга тиешсең ләбаса. Безнең балаларны да гаепләүчеләр табылды, имештер, алар юл кичүен дөрес чыкмаган. «Магнит» кибете ягыннан түгел, ә «Гиппократ» ягыннан чыккан дип тә әйтүчеләр табылды. Гиппократ ягыннан чыккан булсалар, алар бөтенесе дә сул яктан травма алган булырлар иде. 
Камилә бер ай хастаханәдә дәваланган, шул дәвердә һәр көне яшәү, тернәкләнү өчен көрәшеп үткән аның. Чигә һәм баш түбәсе сөяге сынган аның. (Перелом височной и теменной зоны аңарда.) Өч үсмернең дә бөтен җәрәхәтләре уң якта икән.  Беренче удар Камиләгә, аннан соң Салих, шуннан Аланга эләккән.
– Камилә көненә өчәр тапкыр гимнастика ясый. Күзе йомылып бетми, кашын җыера алмый. Янәдән яшәргә өйрәнәбез. Үзе дә минем хәзер ике туган көнем ди.  Кирәкле даруларын сатып алабыз. Моннан тыш, кинезиотерапия сеансларына йөри. Ничә тапкыр утырып ашыйбыз, шул баламның йөзе күз алдымда. Авызыннан су да, азык та төшеп китә. Менә моны күрүе йөрәкне телгәли. Без шикләнелүче егет белән бер урамда яшибез, алар аскы итәктә. Аның әти-әнисе дә без кичергәннәр турында уйлансын иде, – дип ачыргалана Венера апа. 
  
«Хыяллары җимерелде»
 Әлеге һәлакәттә тагын бер зыян күрүче Алан Йосыпов. Әнисе Алсу ханым да ул көннәр турында бик авырлык белән сөйли. 
 – Улым Балтач урта мәктәбендә белем ала, – диде ул.– Спортчы, мәктәптә дә ярышларда актив катнаша. 10нчы сыйныфны тәмамлады быел. Җәен эшкә урнашам, «правага» укыйм дигән иде, чөнки гыйнварда 18 яшь тула. Җәйнең беренче аенда менә шундый һәлакәт килеп чыкты. Кич йөреп өйгә кайтышлары булган аларның. Аланның дуслары өйгә килеп аның авариягә юлыгуы турында хәбәр итте. Без турыдан-туры хастаханәгә киттек, ул вакытта ниләр уйлаганымны сөйли дә, аңлата да алмыйм. Коточкыч хисләр, исән генә була күрсен, гүя күз алдымнан бөтен тормышыбыз үтте. Авария урынына тукталып тормадык. Узып кына киттек, бик күп кеше җыелган иде. Хастаханәгә килдек, балаларны Ашыгыч ярдәм машинасыннан чыгаралар иде. Тикшерүләр үткәреп, өчесен дә реанимобиль белән ДРКБга озаттылар. Беренче мәлдә улыбыз бик төшенке хәлдә иде, чөнки бер секунд эчендә бөтен планнары, хыяллары җимерелде. Хәзер инде акрынлап бу халәттән чыга бара. Култык таяклары белән йөри.
– Улым ятып кына тора, декабрьгә кадәр ятып торырга кушылган, – ди Алсу апа. – Корсет белән йөри, махсус медицина караваты алдык. Авариядә шикләнелүче белән ике тапкыр полиция бүлегендә күздән-күз очрашу булды. Чөнки ике бала да хәтерли, ә Камилә, башы бәрелү аркасында, ул вакытны исенә төшерә алмый. 
Бу вакыйга күпләр өчен сабак һәм гыйбрәт булсын иде. Казада зыян күргән балалар тиз арада терелеп аякка баса күрсеннәр.


 

Фотолар шәхси архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

36

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading