Алсу – Теләче районының Олы Мәтәскә авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә.
Әтисе Габделхәй гомер буе Теләче районында электромонтер, әнисе Зәкия колхозда эшли.
– Минем балачагым үзем бала алып кайтканнан соң гына башланды, – дип көлә Алсу. – Үземне белә башлаганнан бирле, безнең йортта гел эш булды. Уенның ни икәнен белмәдек. Иптәш кызлар уйнарга чыгып китә, безнең дә чыгасы килә, ләкин ярамый, өйдә эшләргә кирәк. Үзебезнең яшелчә, бәрәңге бакчалары гына җитмәгән, колхозның чөгендер басуында да эшләдек. Әниләргә гектарлап чөгендер бүлеп бирәләр иде. Җәй буе чүп утап, көтү көтеп, каникуллар үтеп киткәнен сизми дә калдык. Безнең әни бик төгәл һәм таләпчән кеше иде. Әгәр дә ул эштән кайтканда өйдәге эшләр үтәлмәгән булса, эш харап, бөтенебезгә дә эләкте.
Ул вакытта хәзерге кебек телефоннар юк. Әниләре Зәкия балаларына дилбегә буе эш кушып, исемлек язып калдыра торган булган. “Хәзер әни дә, ике абый да юк, ул чакларны сагынып искә алырга гына калды, – дип авыр көрсенә Алсу. – Олы абый белән икәү генә калдык. Бер абый 18 яшендә, икенчесе 35 яшендә вафат булды. Әти белән әнигә бала хәсрәтләрен дә күрергә туры килде. “Әнинең эш кушкан су буе запискасы”, дип әле дә абый белән исебезгә төшерәбез”.
Мәктәпне тәмамлаган Алсу, укытучы булу теләге белән, читтән торып югары уку йортына керә. Уку елы башлангач, авылларыннан ерак булмаган Лесной бистәсенә эш белешергә бара. Шул көнне эше дә була һәм булачак тормыш иптәше, Теләче районының Айдар авылы егете Рафыйк белән таныша. Бер ел очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Иске ашханәне йорт итеп үзгәртеп, шунда яши башлыйлар. “Бер таба, ике кашык, бер кәстрүлебез бар иде”, – дип искә ала ул чорларны Алсу. Мәхәббәт җимешләре Айсинәләре туа. Шул вакытта Рафыйкны мәктәп директоры итеп билгелиләр, мәктәптән кайтып керә алмый. Алсу читтән торып белем ала. Яшь укытучы гаиләсе терлекләр, кош-кортлар асрап, чын авыл тормышы белән Лесной бистәсендә өч ел яшәгәннән соң, аларда Казанга китү теләге кабына. Казанга бик тиз күченәләр, эше дә була.
Тик рәхәт шәһәр тормышының михнәте аларны алда көтеп торган икән. Икесе дә укытучы, хезмәт хаклары аз, торырга урыннары юк. Берничә ай мәктәпнең подвалында яшәгәннән соң, тулай торгактан бер бүлмәгә урнашалар. Аннан соң фатирлы да булалар. Яңа фатирлы булгач, икенче балалары Альмирны алып кайталар. Инде менә алар 31 ел бергә. “Мәктәптә акча аз булгач, Рафыйк башка эшкә урнашты. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Бакча йортыбызны үз куллары белән төзеп чыкты. Белеме буенча биолог булгач, бакча эшен дә белеп эшли”, – ди Алсу.
Шул ук вакытта туган йорттан да эзне суытмаганнар. Мәктәптә укытучы булып эшләгән Алсу апалары яныннан абыйсының кызлары да китми. Бергәләп балыкка йөриләр, су коеналар, өй юалар, көтү чираты җиткәч, дүртәүләп көтүгә чыгалар. “Ул көтү көтүнең рәхәте, – дип искә ала Алсу. – Кызым белән абыйның кызлары Гөлназ, Айназ белән бергәләп чыга идек. Кайткач, дүртәр-бишәр сәгать җырлый-җырлый мунча керәбез. Нишләсәк тә бергә идек, хәзер дә Аллага шөкер, бергә. Әни безне аңламый, нинди көлешеп, җырлашып утыру инде, дип орыша. Абыйның хатыны, төп йорттагы киленебез Мәрхәбә апа көтүдән кайтышыбызга тәмле ризыклар пешерә. Ул элек-электән пешерергә яратты. Хәзер дә безне тәмле ризыклары белән туган йортыбызда ул каршы ала, рәхмәт аңа”.
Тик тормыш дигәннәре гел җырлатып, көлдереп кенә тормый. Казан шәһәренең 175 гимназиясендә булган котычкыч фаҗигане күпләр хәтерли. Мөбарәкҗановлар да май бәйрәмнәренә авылга кайтып, бергәләп шау-гөр килеп җырлашып, өйләр юып киләләр. 11 май иртәсе шулкадәр кояшлы, матур була, Алсу белән Рафыйк уллары Альмирны мәктәпкә озата. Үзләре эшкә китә. Балалар бакчасында татар теле укытучысы булып эшләүче Алсуның телефонына улыннан смс килеп төшә. “Әнием, мәктәптә аталар, мин куркам”, – ди. “Укытучыгыз сезнең беләнме, ник куркасыз?”, – дип яза аптырап.
Коточкыч фаҗига икәнен башына да китерми. Үзенең дә балалар белән кайнашкан мәле. “Әнием, мин сине бик яратам”, – дигән язуны күреп бөтен җаны актарыла. Алсуның йөрәгенә шом төшә. Юньле хәл түгел бу дип әти-әниләрнең чатын ача. Анда мәктәптә атыш баруын язалар. Балалар бакчасындагыларның такси чакыртыйк, такси белән бар, дигәннәрен дә тыңлап тормый Алсу, гимназиягә чаба. Аллаһ рәхмәте белән, чыгуга автобус була, бер тукталыш та ясап тормыйча Фәйзи урамына алып килеп җиткерә. Урамдагы бөтен кеше мәктәп янына чаба. Уку йортын камап алганнар. Әти-әниләрне кертмиләр. Яралы балаларны чирәмгә алып чыгып яткыралар. Бөтен кеше елый, ата-аналар балаларын эзли. Алсу яралы балалар арасыннан үзенең улын эзли. Җитмәсә Альмир телефонга җавап бирми. Шунда кемдер сезнең балалар башка яктан чыгачак, ди. Шул якка чабалар. Укытучылары Алинә Әнисовна белән балалар чыгуын күреп алалар. Балаларның йөзе куркудан ап-ак, барысында да шок. Алинә Әнисовна үзе елый, үзе: “Без исән калдык, Аллага шөкер”, – дип балаларны әти-әниләре кулына тапшыра.
– Алинә Әнисовна безнең класс балаларының гомерен саклап калды. Ә күрше класста үзенең улы үлеп яткан, – дип Алсу яшьле күзләрен сөртеп. – Без Алинә Әнисовнага шулкадәр рәхмәтле. Безнең балалар утырган класс фаҗига булган кабинет янәшәсендә генә иде. Укытучыбыз вакытында саклык чаралары күреп, 9 А классындагы 33 баланы үлемнән алып калды. Нинди генә авыр фаҗига кичерсә дә, ул мәктәптән китмәде. Бу хәлләргә дүрт елдан артык вакыт узды. Бүген генә булган кебек. Гел искә төшеп тора.

.jpeg)


Рәсемдә: Алсу абыйсы Илфат белән.
Комментарийлар