16+

“Бөтен авыл белән мине үлгән дисез, үлмәдем, исән бит әле мин”

Йөрәген йөзгә кискәләгән хәсрәте бүген дә үзәгендә. Инде 30 еллап вакыт үтеп киткән, ләкин хәтер әнә шул көннәренең колы әле.

“Бөтен авыл белән мине үлгән дисез, үлмәдем, исән бит әле мин”

Йөрәген йөзгә кискәләгән хәсрәте бүген дә үзәгендә. Инде 30 еллап вакыт үтеп киткән, ләкин хәтер әнә шул көннәренең колы әле.

“Сәбәбе бар...”

Вәсилә апа Гашыйгуллина Апас районының Карабай авылында гомер итә. Уртанчы баласы – Рамилә кызының тәрбиясендә. Шөкер, картлыгы кадердә, 4 онык, 5 оныкчык сөя.

– Кызлы кешене бәхетле диләр, ә мин ике кызлы әле, Гөлнур кызым күрше авылда гына кияүдә. Алай да бәхетем китек... Төпчегем итеп ир бала тапкан идем – 16 яшьлек Илдарым кара гүр куенына керде, бик авыр кайгы, бер генә көнгә дә оныта алмыйм. Улымны җирләп, 9 ел вакыт үткәч, ирем Хәттап та бакыйлыкка кузгалды. Ул авырды – сәбәбе бар. Илдарымның гомере бөредә килеш өзелде, шул өзә үзәгемне... Борынгыларның һәр сүзе хак икән – ир итәк җөе генә, ә менә бала – йөрәк җимеше, – ди Вәсилә апа.  

Хәттап абый белән авылда иң матур гаиләләрнең берсе булып гомер иткәндә күтәргесез сынаулар ишек шакый. Ризыкның тәме, көннәрнең яктылыгы, ә кара төннәрнең ае югала алар өчен.

– Икебез дә эшкә батыр идек. Хәттап – данлыклы тракторчы. Егет чагында ук минем әни, әй акыллы да шушы Хәттап, буйдак килеш буй сузып йөргәнче бер ипле генә кызга өйләнсә икән, дип колакка киертли иде. Минем ишеләргә карамый инде, ут ич ул, бик уңган, дия идем. Яшь аермабыз – 8 ел, Аллаһы насыйп иткәч, 2-3 көн генә сөйләштек тә, 21 яшемдә 8 ел йөргән егетемне калдырып, Хәттапка кияүгә дә чыгып куйдым. Ул елларны кич кайтыш, безгә табын көйләп торганнар, башка чыккан абыйсы, апасы гаиләсе белән килгән, ике буын туганнары – үзенә күрә туй ише мәҗлес белән каршы алдылар. 15 май иде, – ди әңгәмәдәшем.

Бер-бер артлы өч бала туа: Гөлнур, Рамилә, Илдар. Кызлар канат очырыр, төпчеге туган нигездә калыр, дип яшәгәндә, тормышларының асты-өскә әйләнә.

“Улымнан язасы булганга”

Вәсилә апа әгәр дә әҗәлнең бәхетенә күз салып йөргәнен белсәме?! Улының юлына аркылы ятар, әмма өеннән дә чыгармас иде ул аны.

– Илдар тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң мәктәптән китте дә, Апаска СПТУга укырга керде. Җәйге ялларында өйдә тик ятасы итмәде, иптәшләре белән эшкә керәсе килде. Ашыкма әле, балам, эшләрсең, гомерең алда, дип тә карадым, тыңламады. Бөтенесе дә эшләргә җыеналар дип дусларын санап китте. Ризалык бирдем. Җыйнаулашып ындыр табагына менеп киткәннәр иде, үттеме икән ярты сәгать вакыт, кош тоткандай куанып кайтып та керде. Агроном Вазыйх абыйны күрдек, ындыр табагын чирәм баскан, егетләр, икмәк кайтканчы шул чирәмнәрне кырырсыз, аннары икмәк бөртекләрен чистарттыру, киптерү ише эшләргә кушармын, диде, ди. И, бала шатлыгы өчен ана куанмыймыни, аркасыннан сөеп куйдым, – ди Вәсилә апа.

Кырдан беренче олаулар төялеп кайтасы көн дә килеп җитә. Икмәк ишелеп уңа ул елны, көне-төне эшлиләр. Вәсилә апа икенче сменада, ә Илдарның эш сәгатьләре хәтта тәүлек белән ярыша.

– Хәтерем ялгышмаса, кадер кичәсе көне иде. Кич кенә эштән кайтып, тизрәк кыстыбыйлар пешердем. Аны да җылы килеш кайтып ашый алмады, балакаем. Таң белән, иртәнге сәгать дүртләрдә генә кайтып йокларга ятты. Авыл кешесе иртәнге сәгать биштә инде көтү куа. Мин дә тордым. Сыер саварга чыгып барганда, улым, тор әйдә, эшкә барыр вакытың җиткән, дип верандага кереп уяттым. Шул чагында ул күзләрен зур итеп ачты да веранданың бөтен җирен карап чыкты. Аннар миңа ике күзен тутырып карап торды. Шул карашлары бүген дә күз алдымда... Мин сыер савып көтү кудым, сөт тапшырдым, улымның эшкә киткәнен күрми дә калдым. Сентябрьнең 5 се иде, халыкның дәррәү бәрәңге алырга кузгалган чагы. Мин дә, ындыр табагына икенче сменага эшкә барганчы дип, бәрәңге сабагы чабарга чыктым. Чалгымны тотып бер генә селтәнәм дә Иске Йомралы авылы ягына карап торам, бер метр ара үтәм дә Иске Йомралы ягына күз салам. Гөлнурның бәби табар вакыты җиткән иде, хәбәр көтәм, имеш, сөенче. Кулымның эшкә бармавын кызым өчен борчылудандыр дидем, ә йөрәгем бердәнбер улымнан язасым булганга хәлсезләнгән... – ди Вәсилә апа.

“Рәнҗедем...”

Ул көткәнчә, көндезге сәгать уникеләр тирәсендә күршеләрнең бакча башына машина килеп туктый. Агроном белән авылның фельдшеры икәнлеген күргәч, Вәсилә апа ашыгыч сүз көтә.

– Әй, мәйтәм, котлыйбыз, оныгың туды, дип ник ерактан ук кычкырмыйлар икән! Килеп җиттеләр дә, Земфира – авылыбыз фельдшеры, минем чалгыга үрелде. Куеп тора әле, Илдар авырып киткән, янында Апас табиблары калды, ди. Әй, балакаем, үлгәндер инде, әйт дөресен, мәйтәм. Юк, исән ул, исән, дип мине алдалап өйгә алып керделәр. Шул арада күршеләр дә җыелышты, ни булды дип сорыйлар Земфирадан, ым кагып кына аңлата, тегеләренә барып җитми, ә мин шуны аңлыйм, телем белән улым үлгән дип әйтергә куркам... Хәттапны да кырдан алып кайттылар. Безгә насыйп бала булмаган, күрәсең, елама әле ул кадәр, карчык, сабыр итик, кайгыны күз яше генә җиңми, ди миңа. Шул арада мәет салырга урын көйләп, Илдарның суык гәүдәсен дә күтәреп керделәр. Бөгелепләр төштек... – ди Вәсилә апа.

Сәбәбен анык кына берәү дә белми, Илдарны әҗәл кайсы тирәдә эзләп тапкан, гомеренең соңгы минутларында ул кайда басып торган – сер булып калган.

– Колхоз рәисе дә шунда булган. Каратунга бер КамАЗ икмәк төяп җибәрергә дип, “сушилкадагы” люкны ачканнар. Иген төялгәндә Илдарның кулы күренеп киткәч, колхоз рәисе туктатыгыз дип кычкырган. Улымны арбага төялгән иген арасыннан табып алганчы да вакыт үткән. Иске Йомралы авылының фельдшерын чакыртканнар, ике кулын селкеп, бернәрсәсез килеп баскан диделәр аны. Бик рәнҗедем мин аңа, сүзләремне ишеттергәннәрдер дә... Шул вакыт улыма ясалма сулыш бирергә, күкрәк тирәсен баскаларга, кул-аякларын селкетергә кирәк дип ир-атлар талпынганнар да, икенче бер фельдшер аларны да туктаткан. Үлгән инде ул дигән. Андый хәлдәге кешенең йөрәгенә бик озак вакыт массаж ясап, ясалма сулыш бирдереп терелтеп тә була икән... Улымны алып кайтып салгач, бөтен җиреннән ашлык бөртекләре җыйдым. Үзем елыйм. Берзаман карап торам – гәүдәсе селкенә кебек! Сакларга килгән карчыкларга, исән бит, дим. Юк, күзеңә генә күренә, син саташасың, диләр. Әтисе – Хәттап мич буена утырган. “Вәсилә, Илдарның гәүдәсе селкенеп куйды,  күрдеңме?” – ди. Күрмәгән кая, күзләрем гел улым гәүдәсендә генә... Авыл карчыклары тагын каршы төште, сезгә генә шулай тоела, үлгән инде ул, диделәр. Күрше Зәкия апа, сезнең җиргә тереләй килеш керергә әзер булып кайгыруыгыздан үзем дә авыруга сабыштым, ике сәгать башымны ястыкка салып торыйм әле дип чыгып киткән иде, төш күргән! “Зәкия апа, бөтен авыл белән мине үлгән дисез, үлмәдем, исән бит әле мин”, – дигән балакаем. И, Илдарымны гүргә тереләй салабыз кебек тоелды инде, шул уй да мине бик бетерде. Кырыкларын үткәргәнче кеше арасына чыгып баса алмадым. Әле аннан соң да эшкә баргач, бригадир Зөфәр абый, бар әле Вәсилә, бүгенгә кайтып ятып тор, иртәгә хәл керсә эшкә чыгарсың дип кайтарып җибәрә иде. Рәхмәт, авырлык килгәндә ярдәм кулы суза белде, урыннары оҗмахта булсын. Бала хәсрәтен бик авыр кичердек без, ди Вәсилә апа. 

... Баласын җирләгән ир белән хатын кулына ата-ана хакын хаклау бурычы да килеп баса. Башта урынга калган кайнатасын, аннары 8 ел буе сукыр әнисен үзләренә алып килеп карый Вәсилә апа.

– Хәттап миңа бер авыр сүз әйтмәде. Бик акыллы кеше иде, аның кебек кеше бүтән җир йөзендә юктыр. Хәттапның авыртып киткәнлеген дә белмәдек. Ашказанында яман  шеш үсеп яткан. Хәлсезләнүен бала хәсрәтенә юрады, табиблар кулына барып кергәндә соң иде инде. Операция ясадылар – 40 минут. Үзе куанган, тиз булды, куркырлык әйбер юк икән диде, ә табиблар ачканнар да япканнар. 2 ел да 8 ай гына авырды да китеп барды. Төшләремә сирәк керә. Хәер, улымны да сирәк күрәм. Төшләремдә гел бала вакыты, – ди Вәсилә апа.  Илдарны җирләгәч, озак вакыт төшләремә керми тоды. Сагынудан саташыр чикләргә җиттем. 1994 елда үзем пычак астына кереп яттым. Шунда беренче мәртәбә төшемдә күрдем. Капка төбенә кайтып утырган, иптәшләре арасында... Бик сагынам улымны, бик сагынам…



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading