16+

«Булачак иремнең баласына әни эзләвен йөрәгем белән тоеп, аңлап тордым...»

Казан шәһәрендә яшәүче Ренат Гыйләҗетдинов белән Наилә Ганибаева балалар хакына гаилә кора. Дөресрәге, 3 яшьлек Миләүшәгә әни булыр өчен Наилә ханымны 15 яшьлек улы Инсаф күндерә.

«Булачак иремнең баласына әни эзләвен йөрәгем белән тоеп, аңлап тордым...»

Казан шәһәрендә яшәүче Ренат Гыйләҗетдинов белән Наилә Ганибаева балалар хакына гаилә кора. Дөресрәге, 3 яшьлек Миләүшәгә әни булыр өчен Наилә ханымны 15 яшьлек улы Инсаф күндерә.

Ялгыз җанга бик авыр
Гаилә корганда беркем дә ялгыз калырмын кияүгә чыкмый. Ринатка тормышка чыкканда да Наилә парлы булып яшәргә хыяллана. Әмма язмыш дигәннәре без уйлаганча түгел шул. 30 яшендә тол кала. 

Ринат белән Наиләне мәктәп дусты Рифат таныштыра. Рифат белән Наилә бер-берсен мәктәп яшеннән белә. Бер мәктәптә белем алалар, дусларча аралашалар. Бер автобуста утырып мәктәптән кайталар. Мәктәп тәмамлап, һөнәр алганнан соң, Рифат Наиләне очратып, абыйсы Ринат белән таныштырырга теләвен әйтә. Наилә каршы килми, ризалаша. Бер күрүдә бер-берсен ошаталар. 9 ай очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Уллары Инсаф туа. Тик парлы тормыш озакка бармый. Ринат авырый башлый. Улларына биш яшь булганда 30 яшендә Ринат бакыйлыкка китә. “Без аның белән яшьтәшләр идек, хәтта туган көннәр дә бер тирәдә, бер ай гына аерма иде”, - дип искә ала Наилә.  

Ул вакыттагы авырлыклар. Наилә үзе генә белә. Ялгыз калган ана, бар тормышын, бар назын улы Инсафка багышлый. Инсаф мәктәпкә керер вакыт җиткәндә, йөртергә кирәк булгач, Ринат белән бергә яшәгән тулай торак бүлмәсеннән әти-әнисе янына, Казанның Победилово бистәсенә күченә.   
- Инсафны үстергәндә ике яктан да туганнар кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштылар, - ди Наилә. – Әти-әни янында яшәгәч, Инсафны үстерү күбрәк алар өстендә булды.  

Инсаф Ганибаев
Төрле конкурслар лауреаты, яшь җырчы Инсаф Ганибаев исеме күпләргә таныштыр. Моңлы тавышлы бу егет зур сәхнәләргә чыкканчы, Казанның бер башыннан икенче башына төрле чараларга йөри, республика, ил күләмендә конкурсларда катнашып, лауреат исемнәренә лаек була. Ил күләмендә яшь башкаручылар арасында “Алтын тавыш” иясе булып та таныла. Тик бу юлларнны үтәр өчен аңа Гомәр бабасына ияреп, төрле укытучыларда белем алырга туры килә. Дөресрәге, Инсафта җырга-моңга сәләт барлыгы ачыклангач, бабасы оныгын моң серләренә өйрәтер, зур сәхнәләргә чыгарыр өчен остазларга йөртә. Хәтта бергәләп төрле шәһәрләргә конкурсларга да баралар.    

Ә Наиләгә тормыш алып бару өчен иртә таңнан кичкә кадәр эшли. Чөнки баласын конкурсларга катнаштырыр өчен, ялгыз анага матди якны кайгыртырга туры килә. Төрле бәйгеләрдә катнашып, исеме зур сәхнәләрдә яңгырый башлагач, 17 яшьлек егет, үзен сәхнәләргә чыгарга ярдәм иткән кадерле кешеләренә рәхмәт йөзеннән беренче концертын Отары бистәсе клубында куя. Инсафның үз тырышлыгы белән сәхнәгә омтылуын белгән Отары һәм Победилово халкы зал тутырып концертка килә. 

Инсаф 9 классны тәмамлаганнан соң, музыка көллиятенә укырга керә. Әлеге уку йортын тәмамлау белән армия сафларына китә. Мәскәүдә Александров хорында хәрби хезмәтен үтә. Аннан кайтуга консерваториягә укырга керә һәм үзен армиягә озаткан “Болгар кызлары” солисткасы Элина Сафина белән никахлаша.  

“Әни, балага әни кирәк!”
Бу хәлләргә кадәр Ганибаевлар тормышларында шактый борылышлар була. Инсаф бераз үскәч, Наилә үзләренә фатир сатып алу бәхетенә ирешә. Ниһаять, аларның үз куышлары барлыкка килә. Ялгызлыгына да күнегә. Инсафка 15 яшь булганда хәзерге тормыш юлдашы Ренат белән никахлаша. Дөресрәге, аларны Инсаф кавыштыра. Алар бер йортта яшәгән була. Наиләләр - 10, Ренатлар 16 катта. Күрше буларак, бер-берсе белән исәнләшеп узалар. Бер-берсенең дөньяда барлыгын белсәләр дә, тормыш хәлләре белән хәбәрдар булмыйлар.  

Һич уйламаганда Ренатның хатыны Альбина авырып китә. Кызларына 2 яшь тулып кына килгән вакытлар. Бер ел эчендә Альбина мәңгелеккә күзләрен йома. Кызлары ана назын, рәхәтен татый гына башлаганда, ятим кала. Ренат өчен караңгы көннәр башлана. Яратып өйләнгән кешесен югалту аңа шулкадәр авыр була ки, өстәвенә кызы әнисен гел исенә төшереп тора. Балага әни кирәк! Озак уйлана ир. Ничә еллар ялгызы яшәгән күршедәге Наиләгә сүз катып карарга була.   
- Ренат сүз башлагач, үзенә хатын түгел, баласына әни эзләвен йөрәгем белән тоеп, аңлап тордым. Инсафымны да ятимлектә үстергәч, әни кеше буларак, миндә дә кечкенә кызны җәлләү хисе кабынды. Дөресен әйтергә кирәк, без бала хакына гаилә корган кешеләр. Хисләр, бер-беребезгә ияләшү яши-яши килде. Беренче елларда беребезгә дә җиңел булмады. Ренат хатынын оныта алмады, мин моны белеп тордым. Бу хәлләрне үз башымнан уздырган кеше буларак, аны яхшы аңладым. Инде ун ел парсыз яшәп, ялгызлыкка ияләшеп беткән идем. Белмим, үзем генә булсам, бәлкем, Ренат белән кушылып, бер гаилә булып яшәргә җөррәт итә алмаган булыр идем. Ләкин шул вакытта 15 яшьлек Инсаф улым дилбегәне үз кулына алды. Минем Ренат белән кушылуымны, ялгыз калмавымны теләде. Беренче көннән Миләүшәне үз сеңлесе кебек якын итте. “Әни, ул балага әни кирәк!”, - диде. Үзем дә уйга калдым, бу балага кем әни булыр да, аңа карата мөнәсәббәте ничек булыр, дип уйлап, тәвәкәлләдем. Дөресен әйтәм, бу адымга бару җиңел булмады. Бер гаилә булып яши башлагач, авыр вакытларыбыз да булды. Шунда да Инсаф син өлкән кеше бит, баланың йөрәгенә юл таба бел, диде. Хәзер Аллаһка шөкер, барысы да җайланды, ияләштек, бер-беребезгә кирәк икәнлекне аңлап яшибез.   

Гаилә ике еллап фатирда яшәгәннән соң, яшәү урыннарын алмаштырырга була. Лаеш районыннан йорт сатып алып, шунда күченәләр. Инсаф 18 яше тулгач, машина йөртергә укый, машина ала. Хәзер аның үз гаиләсе. 
- Киленебез үзе кебек сәнгать кешесе. Бергәләп тә, аерым-аерым да төрле чараларда чыгыш ясыйлар. Икесе дә иҗат дөньясына баш-аяклары белән чумган, - ди Наилә. – Хәзер алар бездә кунак кына. Әни, ялгыз калма, бер-берегезгә терәк булырсыз, дип ничек шул вакытта төпле киңәш бирә белгән,  менә шунысына аптырыйм, дөрес әйткән бит.

3 яшендә ятим калган кызга да бүген 8 яшь, икенче класста укый. Аңа якыннары “Миләүшә” дип эндәшә. Мәктәптә - Мелания. Ренат белән никах укытканда, татар исеме булсын дип, мулладан “Миләүшә” дип куштыралар. Ә менә документларында әнисе яратып куштырган исемне үзгәртмәгәннәр, Мелания булып калган. 

Миләүшә әнисеннән бик кечкенә булып калса да, үзенә гомер биргән әнисен яхшы хәтерли. Кайбер мизгелләрне исенә төшерә. “Без аның белән әнисе турында бик еш сөйләшәбез. Аңлатабыз. Кечкенә булса да, зур фаҗига кичергән бала. Аллаһы Тәгаләнең кодрәтле көченә ышанмый мөмкин дә түгел. Инсаф - әтисез, Миләүшә - әнисез калды. Шунысы бик гаҗәп, минем ике баламда да балаларча фикерләү булмады. Икесе дә кечкенәдән зурлар кебек фикер йөртәләр. Күңелләренә бик иртә салынган яра, аларны башкача уйларга этәрә ахрысы”, - ди Наилә.  

Инсаф белән Миләүшә бер-берсен бик якын итә. Инсаф армиядә вакытта бергәләп янына барып кайтканнар. Абыйсын күрүгә, сеңлесе кочагына ташланган.       

Дус булып яшәүгә ни җитә!
- Беренче иремнең исеме Ринат, хәзергесенеке Ренат. Исемнәрендә бер генә хәрефтә үзгәреш, - ди Наилә. 

Шунысы сокландыра, Наилә бүген дә Ринатның әти-әнисе белән тыгыз әлемтәдә, Ренатның әти-әнисен дә бик хөрмәт итә. Шул ук вакытта Ринатның әти-әнисе Ренатны да якын кешеләре кебек кабул иткәннәр. Язмыш тарафыннан сыналган бу гаиләләр бер-берсе белән аралашып яши. “Ике иремнең дә әти-әниләре балалары өчен кайгыртып, аларның тормышлары өчен шатланып гомер итә торган кешеләр. Бу ике гаилә дә мине беренче көннән якын итеп кабул иттеләр. Үзем дә аларны бик яратам, хөрмәт итәм. Әнием вафатына ике ел. Шул бушлыкны ике каенанам тулыландырырга тырыша”, - ди Наилә.  

Альбинаның әнисе белән дә элемтә нык. Кызларын әбисенең йорты янындагы мәктәпкә биргәннәр. Укуы тәмамлану белән кыз әбисе янына чыга. Кичен әтисе яки әнисе килеп ала.
- Бер гаилә булып яши алуыбызга Аллаһка мең кат шөкер итәм, - ди Наилә. –Инсафны зур сәхнәләргә чыгарырга зур көч керткән әтием энеләрем белән Победилово бистәсендә төп нигезебездә гомер итә. Исән генә булсын да, Инсафның уңышларына сөенеп яшәсен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

82

1

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    23

    0

    Алдагы тормышыгыз бэрэкэтле бэхетле, тигез Мэхэббэтле Гомер насыйп итсен!!

    • аватар Без имени

      12

      0

      Бэхетле итеп, бер берегезнең кадерен белеп , балаларны чит итмичэ яшэргэ насыйп булсын

      • аватар Без имени

        1

        0

        Милана исемле ул бала ,Альбина уз энисе кушкпн исем хэтерлии,Гэльфия Дэу энисе ,БИК булыша унышлар ярата Милананы ,алдагы кеннеренде

        Мөһим

        loading