Гөлназ апа Кәшапованың тормыш юлын яхшы белгәннәр аның тырышлыгына, сабырлыгына соклана.
Әле шушы көннәрдә генә улы Камил ил каршында бурычын үтәп, хәрби хезмәттән кайткан.
– Мин бик бәхетле, – дип башлады сүзен Гөлназ апа. – Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Дөрес, язмыш бусагамда төрле хәлләр белән очрашырга туры килде. Ләкин түзалмаслык түгел. Актаныш районының Пучы авылында яши аның гаиләсе. – Әтием хәрби иде – дип сөйләвен дәвам итте ул. – Украинада 11 ел хезмәт итте, туган ягы Актанышка кире әйләнеп кайтканда миңа 7 яшь тирәсе булгандыр, бер кәлимә татарча сүз белмәгән килеш апам белән без авыл мәктәбенә укырга кердек. Әтием Кәшиф исемле иде, мәрхүм булуына 7 ел. Әниемнең исеме Фәнзия, ул бүген төп йортта энем гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Гаиләдә без биш бала үстек. Шөкер, барысы да исән-саулар. Аралашып яшибез. Ирем Фидарис исемле, без аның белән кода белән кодача. Әткәйнең абыйсында иремнең әтисенең сеңлесе кияүдә иде. Сигезенче сыйныфта укыганда йөри башладык та, соңрак тормышыбызны бәйләдек. Гөлназ апа авыл мәктәбендә сигезенче классны тәмамлаганнан соң Актаныштагы һөнәри училищега укырга керә.
– Хыялым медицина көллиятенә укырга керү иде. Тик авылда калу программасына эләктем дә, хыялым турында онытырга туры килде. Тулай торагы бар, ашлы да, эшле дә булырмын дип Актаныштагы һөнәри училищесы бусагасын атлап кердем. Биредә пешекче, механизатор һөнәрен үзләштердем. Түбән Камада эшләп алдым. Фидарис армиядән кайты да кушылып куйдык. Бергә яшәвебезгә дә 38 ел булды. Ул Минзәләдәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач Пучыга кайтты. Җирле хуҗалыктан үзебезгә йорт биргәннәр иде. Ике кызыбыз бар, Ләйсән белән Айзилә. Аларның үзләренең дә гаиләләре бар. Иң олы оныгыма 17 яшь, Чаллыда белем ала. 2012 елда үз эшемне ачып җибәрдем. Кибетебез өчен бинаны үзебез төзедек. Олы кызым гаиләсе белән берара Чаллыда яшәп алды да кире авылга кайтты, үзләре эшләп ашасыннар дип әлеге бизнесымны кулларына тапшырдым. Ә үзем үзмәшгуль буларак буларак теркәлеп, кафе ачтым. Гөлназ апа сүзләренчә заказлары күп. Шаурма, ябык пиццалар, камырга төрелгән сосиска, төрле кабартмалар пешерә, заказга тарталеткалар ясый.
– Кафе өчен бинаны сатып алдык, юкса аренда бәясе кыйбат булыр иде. Авылыбыз зур. Кафедан көн дә азрак акча кереп барса, шул җитә безгә, – ди Гөлназ апа. Аның белән акрынлап гаиләсенә күчәбез. – Өйләнешеп яши башлагач та озак кына бала алып кайта алмадым. Бәлкем, балалар йортыннан берәр сабый алып тәрбияләргә кирәктер, дигән уй килде. Аннан соң Ходайның рәхмәте белән бер-бер артлы кызларыбыз туды. Еллар уза торды, үз куышыбызны-йортыбызны төзергә тотындык. Тагын бала алып кайту уе белән яна башладык, тик Аллаһы Тәгалә башкача кушкандыр. Шулчак бала алып кайтып тәрбияләү турында әйткән сүзләрем искә төште. Әйткән сүзебез һавада эленеп калды бит, аны чынга ашырырга кирәктер, дип бер кызны алу теләге белән документлар җыйдык. Хәтта Чаллыдагы балалар йортына барып та карадык ул сабыйны. Насыйбы булмагандыр, бу юлы юлыбыз уңмады.
Әлмәт балалар йортына барып чыккач Гөлназ апа белән Фидарис абыйга әти-әниләре исән килеш дәүләт учреждениясендә гаилә назын татымыйча, боегып үсүче игезәк кыз белән малайны күрсәтәләр. Гөлназ апаның йөрәге кысылып куя, Актанышка кайткач та күз алларыннан шул ике бала китми. Ул шул балаларны бәхетле итәргә теләп, үз гаиләсенә алу өчен иксез-чиксез күп төрле документлар җыя башлый. Аларны сигез ай вакытларында бирегә китергәннәр дә, балакайлар бер яшь тә ике айга кадәр балалар йортында яшәгән. Малайның сәламәтлеге бик үк әйбәт түгел дисәләр дә, ир белән хатын, кош тоткандай сөенеп алып кайталар игезәкләрне үз өйләренә.
– Камилебез авыррак булды, хастаханә юлын шактый таптарга туры килде. Исемнәре татар иде: Камил белән Камилә. Әтиләре татар булган икән, – ди Гөлназ апа.
Гаиләнең дөньясы түгәрәкләнә. Сигезәү шау-гөр килеп Пучыда гомер кичерә башлый алар. – Бик матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнделәр. Баштарак усал теллерәкләре: «Сез бит детдомнан» дип әйткәләгән үзе, ә чын дөресен без аларга 10 яшь тулгач кына әйттек. Компьютер заманасы башлангач, алар туганнарын эзләгән. Әти-әниләре вафат, бертуган апа-абыйлары бар, тик берничә тапкыр аралашкач аралары суынды аларның. 2019 елда опекуннары буларак ятим балаларга фатир алу өчен чиратка бастырдым икесен дә. Тик ул чират никтер артка тәгәри бара. Инде менә Камилебез дә армиядән кайтты, Камилә хисапчы һөнәрен үзләштерде, – ди әни кеше.
Ир-атка җитмеш төрле һөнәр аз диләр бит, Камил дә берничә төрле һөнәр үзләштерү нияте белән эретеп ябыштыручы, механизатор-тракторчы, В.С категориясенә укыган.
Балалар әти-әниләренә бик рәхмәтле. Әнә ничек зурлап Камилне армиядән каршы алганнар. Гөлназ апаның социаль челтәрдәге сәхифәсен караган һәркем күз яшьләренә күмелгән. Анда Камил зур букет белән әнисе каршына килә. Ә артында дистәләгән машина, дуслары каршы алган егетне. Камил белән Камилә – Гөлназ апа белән Фидарис абый гаиләсендә әти-әниләрен генә түгел, дус, туганнарын да тапкан.
Сүз уңаеннан, Гөлназ апа бик оста блогер да, социаль челтәрдәге сәхифәсенә язылучыларга төрле рецептлар белән бүлешә.
Фотолар һәм видео шәхси архивтан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
29
4
Иң үрнәк гаилә,андыйлар күбрәк булсын иде!!!
0
0
12
2
Вот оно,ЧУДО!Здорово,что все встретились в этой жизни!Ничего случайного нет?!Бог так решил,ещё на Небесах!Пусть все будут СЧАСТЛИВЫ!Живы и здоровы!Мира вам всем и добра!
0
0