16+

«Һәркөн башымда бер генә уй: ничек яшәрбез икән?»

5 балалы инсульт кичергән ана йорт алырга ярдәм сорый.

«Һәркөн башымда бер генә уй: ничек яшәрбез икән?»

5 балалы инсульт кичергән ана йорт алырга ярдәм сорый.

«Йортны торгызу бик кыен»

Җылы йортың, кайнар ашың, сәламәтлегең булу — зур бәхет. Бу әйберләрнең берсен генә югалтсаң да, тормыш яшәү өчен көрәшкә әйләнә. Яңа Чишмә районы Акъяр авылында яшәүче Гөлнара Махкамова гаиләсе дә бүген көрәшә. 5 бала, инсульт кичергән ана... Ә алда көзге ачы җилләр. Гаиләнең авыр хәле турында да үзләреннән түгел, ә авылдашларыннан, битараф булмаган кешеләрдән белдек. 

— Бу гаилә безнең авылда 4-5 ел яши. Узган ел Гөлнара ханым инсульт кичерде, хәле бөтенләй авыр иде. Бер ара шәһәргә китеп яшәп карадылар. Киткән вакытта йортта торбаларның суын агызучы булмаган. Салкыннан алар шартлаган. Тәрәзәләр дә ватылган. Җәен түзделәр инде, әмма алда кыш бит...

Безнең авыл халкы, Аллаһка шөкер, кеше кайгысына битараф түгел. Кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Тәрәзәләр урнаштырып карыйсы идек, барып чыкмады. Дөресен әйткәндә, бу йортны торгызу бик кыен. Шуңа яшәп торырга урын булсын дип, авылда сатыла торган йортны алырга тәкъдим иттек.

Акча җыю оештырдык. 5 бала бит, җаным. Гөлнараның да хәле җиңел түгел. Балаларның да, Гөлнараның да беркемгә яман эш эшләгәне булмады. Тормышта төрле хәлләр була, авыр чакларда һәркемгә терәк кирәк, — ди авыл җирлеге хезмәткәре Ризифа Шәйхетдинова.

Дом. Фото: Илгизә

Өч улы, ике оныгы аның канаты астында

Гөлнара Махкамова белән дә хәбәргә чыктык. Аның язмышы турында мәкалә язарга телибез дигәч тә: «Авылдашларыма бик зур рәхмәт. Безне ташламыйлар. Кием-салым белән дә, ашамлыклар белән дә ярдәм итәләр», — дип сүзен башлады. Гөлнара ханым 2025 елда инсульт кичергән. Ул тәрбияләүче 5 баланың да язмышы катлаулы…

— Өч улым бар. Кызым әлегә иректән мәхрүм итү урыннарында, аның әти-әни хокуклары да юк. Ике оныгымны да минем канат астында. Йортны торгызып, бер көйгә генә яши идек. Аяз көндә яшек суккан кебек сәламәтлегем сынатты. Шикәр диабеты белән авыруымны белмичә яшәгәнмен. Ирем бу хәлләрне күтәрә алмады, безне ташлап китте. Инсульттан соң хәлем бик авыр иде, хәтта аягыма да баса алмадым.

Тернәкләнү узу җиңелрәк булсын өчен кышын авыл йортын калдырып, шәһәргә күчеп карадык. Үзем эшли алмагач, балаларга кар көрисе булмас, йорт мәшәкатьләре дә азрак булыр дип уйлаган идем. Бер ел шәһәрдә яшәдек. Әмма анда тормыш күпкә авыррак булып чыкты. Кире авылга кайтырга уйладык. Кышкы салкыннарда торбалар шартлаган, тәрәзәләр ватылган инде.

Кайткач, тәрәзә куярга гына ярдәм итә алмаслармы дип авыл җирлегенә мөрәҗәгать иткән идем. Авыл җирлеге башлыгы тәрәзәсен дә тапты, тик туры килмәде, кызганыч. Әле ярый авылдашларым бар. Алар сатыла торган йортка күченергә тәкъдим итте. 

Дом. Фото: Илгизә

«Эшкә дә алына алмыйм»

Гөлнара Махкамова элегрәк фермада терлек караган, сыер сауган. "Эшли алсам, үзебез дә барысын башкарып чыгар идек. Әлегә авыр эшкә алына алмыйм шул«— ди. Таякка таянып кына йөри.

— Балалар өчен яшим, тырышам. Инсульттан соң йөгереп китеп булмый шул. Эшкә дә алына алмыйм. Пособие акчасына гына көн күрәбез. Йорт алырлык та акчам юк. Кешедән ярдәм сорарга да читен инде, әмма таянырлык кешем юк. Йортны җылытып булмый, тәрәзәдән салкын җилләр өрә. Һәркөн башымда бер генә уй: «Ничек яшәрбез икән?» , — ди Гөлнара ханым. 

Авария хәлендәге торакта яшәүче гаиләне социаль яклау хезмәткәрләре дә игътибарга алган. Хәзер инде: «Балаларымны ала күрмәсеннәр», — дип кайгыра. 

— Олы улыма 15 яшь. Ул Чаллыга укырга керде. Уртанчы улыма 10, оныкларыма 10 һәм 9 яшь, төпчек улыма 5 яшь. Бу сабыйларга бик иртә үсәргә туры килде инде. Барысын үзләре эшли диярлек, мөстәкыйль. Кызганыч, йортта булган барлык пробелмаларны бер көндә генә хәл итеп булмый. Социаль яклау хезмәтләреннән дә куркам, балаларны алмасыннар иинде. Хәлебез җиңел түгел, әмма без бирешмәскә тырышабыз, — ди Гөлнара Махкамова.

Бу гаиләгә йорт сатып алу өчен 500 мең сум кирәк. Аларның язмышына битараф булмаган, балаларга җылы йорт бүләк итәргә теләүчеләр өчен телефон номерын калдырабыз:

Сбербанк: 89520324350

Кабул итүче: Шәйхетдинова Ризифа Набиулловна.

  • Картаны гамәлдән чыгармасыннар өчен акча җибәргәндә комментарийга «Пожертвование» (ярдәм) дип язарга онытмагыз.  Кылган игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын...
     

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading