16 апрель кичендә, авыл тынлыкка талган мәлдә, Олы Карауҗа авылында коточкыч янгын чыккан.
Яшел Үзән районы Олы Карауҗа авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева хәбәр итүенчә, ике кечкенә бала тәрбияләүче Ильиннар гаиләсе ут капкан йорттан өсләрендә ни бар шуның белән генә чыгып өлгергән.
— Янгын урынына иң беренчеләрдән булып Мәмдәл янгын сүндерү бригадасы килеп җитте. Алар ут күрше йортларга күчмәсен өчен су сипте. Соңрак Раифа, Ключи, Зеленодол бригадалары да кушылды. Әмма йорт инде тулысынча ялкын эчендә иде, аны саклап калу мөмкин булмады, — диелә Исмәгыйлева хәбәрендә.
Фаразлар буенча, янгын йокы бүлмәсендәге тарттырылган түшәм астындагы электр чыбыгында кыска ялганыш аркасында чыккан. Ут бик тиз арада башка бүлмәләргә таралып, йортны тулысынча чолгап алган.
— Мондый тизлек белән ут таралуын гомеремдә күргәнем юк иде. Ялкын өермәсе бер өскә күтәрелә, бер аска төшә — пәри туе кебек. Янгын сүндерүчеләр су сипте, әмма утны туктатып булмады, — дип сөйли хуҗабикә Валерия Ильина.
Яшь гаилә бу йортта җиде ел яшәгән. Алар ике бала тәрбияли: олысына — 11 яшь, кечесенә — 4 яшь. Йортта ашханә, ике бүлмә һәм янкормалар булган. Төп өлеше агачтан, калган өлешләре кирпечтән төзелгән.
Фаҗига булган вакытта Валерия балалар белән өйдә булган.
— Ирем Тимур командировкаларга йөреп эшли, ул чакта Буада иде. Без балалар белән телевизор карап утыра идек. Кинәт йокы бүлмәсендәге тарттырылган түшәм ишелеп төште, шартлау тавышы ишетелде. Шунда ук ут каплады. Кече улым кулымда иде, ә олысы урамнан кереп, киемнәрен алыштырып, өй киеменнән генә ятып тора иде. Мин аңа: «Бар чап!» — дип кычкырам, ә ул мәктәп сумкасын алырга тели. Ул арада түшәмнең бер өлеше минем өскә дә төште, — дип искә ала ул.
Хатын сүзләренчә, шул мизгелдә документларны алу турында уйласа да, паника аркасында барысын да онытып, балаларын алып урамга чыгып йөгергән.
— Күршеләргә йөгереп кердек, балаларны шунда калдырдым. Үзем 112 номерына һәм иремә шалтыраттым. «Янабыз, коткар безне», — дип кенә әйтә алдым Тимурга. Ә 112 номерына шалтыратканда хәтта кайсы авылдан шалтыратканымны да онытканмын. Мирная 6 дип кычкырганым гына хәтеремдә. Теге яктагы оператор хатын миннән сез кайсы шәһәр. авылдан шалтыратасыз соң дип сорый. ә мин белмим дим, — ди Валерия.
Бу вакытта күршеләр дә ярдәмгә ашыккан: кемдер чиләк белән су ташыган, кемдер йорттагы этне бәйдән коткарырга тырышкан. Әмма хуҗабикәне янып торган йортка якын да китермәгәннәр.
— Өч ир-ат веранда яныннан керергә тырышты. Тәрәзә пыяласы шартлап ватылды, дулкын ирләрнең берсен хәтта читкә алып атты. Соңыннан мине «ашыгыч ярдәм» машинасына утырттылар, укол кададылар. Телефоным да сүнде… Йортның янып бетүен аңлыйм, әмма шул мизгелдә балаларым өчен генә борчылдым, — ди ул.
Янгыннан соң гаилә зур югалту кичерә. Валерия әйтүенчә, ул әле дә стресс халәтендә:
— Берничә көн инде йоклый алмыйм. Кайчак бер ноктага карап утырам да уйга чумам. Әмма безне ялгыз калдырмадылар. Авылдашларыбызга, күрше-тирә кешеләренә бик зур рәхмәт. Акчалата ярдәм килә. Балам укыган мәктәп тә ярдәм итте, укытучылары да терәк булды. Өс киемнәре, кирәк-яраклар китерәләр. Барысына да чиксез рәхмәтлебез. Аллаһ үзегезгә меңе белән әйләндереп кайтарсын, — ди ул.
Ильиннар гаиләсе киләчәктә шул ук урында яңадан йорт төзергә ниятли.
Коточкыч фаҗига кичергән, ике кечкенә бала белән тормышның авыр сынавы алдында калган бу гаилә ярдәмгә мохтаҗ.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Тимур Александровичның телефон номеры: 8 965 588-56-16 (Сбербанк картасына беркетелгән) .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
2
0
Главное сами остались живы, а случись часа на 2- 3 позже, представить невозможно!!! Когда же наконец запретят эти натяжные потолки, сколько подарок из-за этих натяжных потолков!!! Бог вам в помощь, аминь
0
0