16+

Янгында ирен югалткан Фаягөл Зарипова: «Бу нигезгә кире кайтасым килми»

20 сентябрь көнне Арчада янгын чыгып, Зариповларның йорты, мунчасы һәм гаражы янып көлгә әйләнде.

Янгында ирен югалткан Фаягөл Зарипова: «Бу нигезгә кире кайтасым килми»

20 сентябрь көнне Арчада янгын чыгып, Зариповларның йорты, мунчасы һәм гаражы янып көлгә әйләнде.

Йорт хуҗасы Мансур Зарипов ут эченнән чыга алмыйча, янган өй эчендә калып һәлак булды.

— Кичке җидедә эштән кайтырга чыккан гына идем, күршебез шалтырата. «Син кая? Өегез яна» ди. Ышанмыйча улыма шалтыраттым. Янабыз, әни, янгын сүндерүчеләрне чакыр, ди. Андый вакытта югалып каласың бит, куллар калтырый, номерны җыеп булмый. Эшемдәгеләр хәлне белеп алып, мине тиз генә өйгә кайтарып куйдылар. Кайтышыма өй дөрләп яна иде, — дип искә ала ул көнне Фаягөл апа. 

Бик тиз арада янып бетте

Янгын чыккан вакытта ире Мансур абый, улы Айнур һәм оныгы Азамат өйдә булалар. Мансур абый бер ай элек кенә йөрәгенә операция ясаткан.

«Йөрәк авырта дигәч, табибка барган идек. Аякта йөреп ике тапкыр инсульт кичергән, операциягә ясатырга кирәк диделәр. Акрынлап йөри иде, күрәчәк булгангадыр, чыгарга өлгерми калган. Улым башта бик каты нәрсәнеңдер шартлаганын ишеткән, утны күреп, арткы ишектән башта улын чыгарган. Мансурны коткарып калырга дип күршебез белән кире керергә уйлаганнар, ут өермәсе инде өйне чорнап алган, керерлек булмаган. Бик тиз арада янып бетте», — ди Фаягөл апа.

Янгын. фото: скриншот с видео

Әйбәт нигез түгел, ди туганнарым да

Мансур абый бик күп еллар күгәрченнәр асраган. Алар торган сарайга ут үрмәләргә өлгермәгән.

«Күгәрченнәр дә бик курыккан иде, беренче көнне бөтенләй ашамадылар. Верандада мәче балалары яши иде. Аларны әниләре берәм-берәм ташыган бугай, өчесе исән, берсен тапмадык», — ди Фаягөл апа.

  • Зариповлар бу йортка 1997 елда күченгән булган. «Баштарак участокны чистартып, йорт җиткезү исәбе бар иде дә, уйладым-уйладым да, кире бу нигезгә кайтмаска булдык. Уналты ел элек 22 яшендә кече улым да шунда вафат булды. Ул вакытта да эштә идем. Әйбәт нигез түгел, ди туганнарым да. Мөмкинлек булса, фатир алырга яки башка нигездә йорт салырга уйлыйбыз», ди Фаягөл апа.

Зариповлар бүген вакытлыча танышларының фатирында яшәп тора. Аларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Фаягөл Зарипованың телефон номеры +79272484584 Сбербанкка беркетелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading