16+

Янгыннан соң урамда калган әбине үзенә алып кайткан

Спас районы Иске Рәҗәп авылында гаҗәеп кешеләр яши. Җаннарны тетрәндергеч язмышларга ия булганнары да байтак.

Янгыннан соң урамда калган әбине үзенә алып кайткан

Спас районы Иске Рәҗәп авылында гаҗәеп кешеләр яши. Җаннарны тетрәндергеч язмышларга ия булганнары да байтак.

Һәркайсы хакында хикәя генә түгел, күләмле әсәр иҗат итәрлек.

Шундыйларның берсе - Гөлшат Хөсәен кызы турында күптәннән язарга җыенып йөри идем. Тик, әллә дөнья мәшәкатьләренең күплеге, әллә башка сәбәпләре булды - озак еллар язарга җыенып йөреп тә, язарга ризалыгын ала алмадым. 

- Авыл халкы, район җитәкчеләре генә түгел, республика күләмендәге оешмалар хезмәтемне күрәләр. Әледән-әле “Мактау грамоталары”, “Рәхмәт хатлары” тапшырып, рәсемем районыбызның “Мактау тактасында” торгач, миңа тагын нәрсә кирәк? - ди Гөлшат Заһитова, тыйнак елмаеп .

«Барысы да үземнекеләр»
Туган авылында озак еллар дәвамында социаль хезмәткәр булып эшләүче Гөлшат Хөсәен кызы карамагында бүген өлкән яшьтәге дүрт әби һәм дүрт бабай бар икән:

 – Һәркайсына нинди ярдәм кирәк - барысына да өлгерергә тырыша. Күрше Нәлет авылында йорты янып, бернәрсәсез урамда калган хезмәт ветераны Александра Николаевна Чертоганованы да үзләренең ишле гаиләләренә сыендырып, кадер-хөрмәт яшәтәләр, - ди авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев. 

Үзе хезмәт күрсәтә торган әби-бабайлар турында сөйләгәндә, аның күз карашы яктырып китә. Югыйсә, озак еллар журналист булып эшләү дәверендә, социаль хезмәткәрләр турында да еш яза идем. Өлкән яшьтәгеләрнең күңеленә юл табар өчен аларны чын күңелдән хөрмәт итәргә, яратырга кирәк икәнлеген дә яхшы беләм.

Егерме өч елдан артык шушы эштә булган Гөлшат Заһитова хезмәт күрсәтә торган әби-бабайларның да төрле чаклары булгандыр. Ул исә, үз эшен күңел биреп, яратып башкаручыларга хас булганча, кыенлыклар турында искә алырга да теләми. Тормышның ачысын-төчесен татыган өлкән яшьтәге хезмәт ветераннарына һәр эштә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

 – Өчесенең уллары Украинадагы махсус хәрби операциядә. Балалары өчен ут йотып яшиләр. Шуңа күрә андагы хәлләрне күзәтеп барам. Өлкән яшьтәгеләрнең күңелләре йомшак. Егетләребезнең уңышлары турындагы хәбәрләрдән соң кәефләре күтәрелеп китә. Тик менә гомере хезмәттә узган Минсалих ага Гыйльфановның улы батырларча һәлак булгач, аның күзләренә карап юатырлык сүзләр таба алмадым. Социаль хезмәткәр буларак үзем хезмәт күрсәтә торган әби-бабайларның һәркайсы зур хөрмәткә лаек. Улын авылга алып кайтып җирләгәннән соң, озак та үтми Минсалих бабай авыр операция кичерде. “Ходай яраткан кешеләренә тормыш сынауларын күбрәк бирә”, диюләре хактыр.
Нурия апа Нурмөхәммәтованың улы да Украинада, яңарак кына ялга кайткан иде. Чечня сугышында күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булган Галиәкбәров Рафаэль абыйның улы әле дә махсус хәрби операциядә. Алар белән аралашканда, үз тормышым, көндәлек кыенлыклар каядыр юкка чыга, – ди Гөлшат ханым.

Икенче дәү әни 
Тормыш сынауларына килгәндә, алары да шактый булган. 1989 елда Буа ветеринария техникумын тәмамлап, туган авылында ферма мөдире булып эшли башлый. Малларны яратуы, кешеләр белән уртак тел таба белүен күреп, дүрт елдан соң аны Тельман исемендәге колхозның ферма мөдире итеп куялар. Күрше егетенә тормышка чыгып, үз гаиләләрен булдыралар. Тик, әлеге дә баягы, “үзгәртеп кору” җилләре гөрләп эшләп торган хуҗалыкны да урап узмый.

– Колхоз таралгач, эшсез калдым. Ике бала белән өйдә утырып булмый бит. Колхоз булмагач, эш тә калмады. Аптырагач, унбер чакрым ераклыктагы Налеткино авылына социаль хезмәткәр булып урнаштым. Авылда өлкән яшьтәгеләр генә калган. Мәктәбе дә, клубы да юк. Ипи, сөт, барлык башка кирәк-яракны, газ балоннарына кадәр алыштырып алып кайтам. Инештән су ташып, өлкәннәрне мунча ягып кертәм. Иң кыены – юл булмавы. Аеруча яз, көз көннәрендә кыен. Кышның да үз авырлыклары. Берни эшләр хәл юк. Балалар мәктәпне тәмамлаганчы булса да, түзәрмен әле дип, үз-үземне юатам. Өстәвенә, көннәрнең берсендә – балалар белән ялгызым калдым. Әтиләре бик иртә китеп барды... 

2003 елның кышында язмыш тагын бер кат сындырып сынады. Чормага менгәндә, егылып Шура әби кулын сындырган. Аны карый-карый караңгыга калдым. Төн. Күз ачкысыз буран, җил котыра. Ярый әле, әтинең атын алып торган идем. Караңгыда нәрсәдәндер куркып, ат юлдан читкә каергач, тәртә урталай сынды. “Үлемем шушында икән, дим. Ике кечкенә балам хакына, Ходаем ярдәмеңнән ташлама, дип ялварам. Күз яшьләрем битемә сыланып, бозга әйләнә. Утыз градуслы салкында җилгә каршы бару түгел, адым атлавы да авыр. Көч-хәл атны туарып, ялына ябыша-ябыша, өстенә атлана алдым. Ун чакрымнан артык араны ничек үтә алганмындыр... Өйгә кайтып кергәндә, бөтен битем, аяк-кулларым ап-ак булып өшегән иде... 

Авырлыклар кешене чыныктыра төшә. Аеруча, Гөлшат кебек кыенлыкларга баш имәсләрне. Берәү булса, кышның әче салкынында чак үлемнән калганнан соң, унбер чакрым ераклыктагы авылга бәлки борылып та карамас иде. Әмма, Гөлшат алай эшли алмый. Чөнки, авылда аны зур ышаныч белән ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр көтә.

Чормага менгәндә егылып кулын сындырган Шура әбине тиз арада больницага да алып барасы бар. Гөлшат шулай эшли дә. Әмма, кулы гипстагы карчык өендә бер үзе ни эшли алсын? Ул елны кыш буе Шура әби Гөлшатларда яши. Ә озакламый тагын да аянычрак хәл була. 2008 елның кызу җәендә кыр ягындагы кипкән үләннәр яна башлап, ялкын кечкенә генә авылны чорнап ала. Ике сәгать эчендә авылның барлык йортлары янып, көлгә әйләнә. Өлкән яшьтәгеләрнең кайсы кая – балаларына, туганнарына барып сыена. Шура әби дә шәһәрдә яшәүче кызы белән кияве янына китеп карый. Гомере авылда узган кешегә шәһәргә ияләшүе җиңел булмаган, күрәсең. Нәкъ шул вакытларда кияүләре бик каты чирләп киткән була:

- Кызының рөхсәте белән, Шура әбине үзебегә алып кайттым. Тормыш барысына да өйрәтә бит ул. Балаларны каршы алырга, озатырга уңайлырак булсын өчен машина йөртә башладым. Сагынганда, Шура әбине дә Мәләкәстәге кызы янына үзем алып барам. Әбиебез күңелен төшерә торганнардан түгел. Барлык якыннары, дуслары белән аралашып яши. Шулай бергәләшеп, мәш киләбез инде, - ди Гөлшат ханым. 
Ике кызының да урта мәктәпне тәмамлап, уку йортларына имтиханнарны уңышлы тапшыра алуларында Шура әбиләренең ярдәме зур булган. Кызларның икесе дә төпле белем алып, тормышта үз урыннарын тапкан. 

– Күршедә яшәүче әнием авырып киткәч, берничә ел барыбыз бергә яшәдек. Шура әбигә зур рәхмәт. Әнине карарга гел ярдәм итте... 
Икесе ике милләт, ике диндә булган карчыклар якын туганнардай уртак тел табып, ялгыш кына да сүзгә-сүз килми яшәгән.

– Янәшә бүлмәләрдә намаз укыйлар иде, - дип искә ала Гөлшат Хөсәен кызы.
Ике кызын да үз балаларыдай якын күргән Шура әби хәзер инде Гөлшатның өч оныгын тәрбияләргә булыша икән. Җәй көннәрендә бергәләшеп дару үләннәре, җиләк җыялар. Авылдагы өе янганда, ниндидер могҗиза белән сакланып калган умарталарын да бергәләп карыйлар.

– Шура әбинең белмәгән нәрсәсе юк. Җәй көне әледән-әле бергәләшеп болыннарда дару үләннәре, җиләк җыябыз, умарталар тотабыз. Изге күңелле әбиебезне балалар бик ярата. Тирә-яктагы гөмбәле урыннарны аңардан да яхшырак белүче юк. Хуҗалыкта күп итеп кош-корт, терлек-туар асрыйбыз. Шура әби барлык эшләрдә ярдәм итә. Күпне күргән карчык ул. Без барыбыз да аңа рәхмәтле, – ди Гөлшат Хөсәен кызы.

Камил Сәгьдәтшин

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    7

    0

    Җан җылысын кушып язылган, афәрин!

    • аватар Без имени

      3

      0

      Гэжэеп кешелэр бар бу доньяда Рэхмэт эйтеп баш иябез

      Мөһим

      loading