16+

Пычрак номер белән йөргән өчен штраф күләме

Машина номерлары пычрак булып, андый машина белән юлга чыгасыз икән, ЮХИДИ хезмәткәрләре сезне туктатып штраф язарга мөмкин.

Пычрак номер белән йөргән өчен штраф күләме

Машина номерлары пычрак булып, андый машина белән юлга чыгасыз икән, ЮХИДИ хезмәткәрләре сезне туктатып штраф язарга мөмкин.

Бу очракта штрафның күләме 500 сум булачак. Әгәр дә номерны махсус рәвештә “пычратсагыз”, ул чагында казнага 5 мең сум түлисе булачак. 
Машинаның дәүләт номерының пычраклык дәрәҗәсен ничек ачыклыйлармы? Әгәр 20 метр ераклыктан номерның бер генә цифры һәм хәрефе дә танып булмаслык икән, ул чагында, билге пычрак дип санала. Көндез бу ике номерга да, ә ә төнлә машинаның арттагы номерына гына кагыла. 

Машинаның кузовы чиста булып, номер махсус рәвештә пычратылган икән, инде алда әйтелгәнчә, 5 мең сум штраф языла. Моннан тыш, машина йөртү таныклыгыннан бер айдан алып өч айга кадәр “колак кагуыгыз” бар. 

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


    

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading