Эт диеп уйлап, этне чакырган кебек эндәшеп тә карадым. Шуннан русча сөйләшәм: „Әйдә без сине чыгарабыз, тиздән бик куркыныч атыш, бәрелеш башланачак, исән калу мөмкинлеге калмаячак, чык әйдә“, — дип үгетләдем аны. „Мин бит сиңа начарлык теләмим, мин сине коткарырга телим, тыныч җиргә чыгарырга телим, чык инде“, — дим, чөнки вакыт секундка тиң иде. Бу 7-8 яшьлек кыз бала булып чыккан, исемен дә әйтте. Ул бала шундый арык, ачлыктан янган. „Әйдә алып чыгам, сине түшемә тыгам, син миңа нык итеп ябыш, хәзер бик каты чабачакбыз“, — дип әйттем аңа.
10 минутмы йөгердек, бер тапкыр да туктап торырга ярамады, чөнки атышның тынганы юк. Алны-артны карамыйча йөгердем дә йөгердем, ул бала муеныма ябышты. Аннары чыктык. Чыкканнан соң „җиргә төш“ дип әйтәм, ә ул муеныма шундый нык итеп ябышкан, аны тартып ала алмыйм, үзе шундый ачы итеп чиный. „Мин бит сине кешеләр белән калдырам“, — дим. Әти-әнисе үлгән ди, ул бала ничә көн ашамый торып кибеп беткән.
Иң беренче ул миннән: „Как у тебя позывной?“ — дип сорады... Бәрелеш булган җирлек балалары... өйрәнеп беткән. „Я буду тебя ждать“, — дип калды ул бала...» Бу сүзләрне ишеткәч, Римма апа: «Ник алып кайтмадың ул баланы, үзебез дә ятим үстек, аны үзем карап үстергән булыр идем», — дип сыктап та ала. Әмма энесе моңсу гына: «Апа, ярамый бит», — дип җавап кайтара.
Икенче тапкыр утка керү
Бер елдан соң, 2023 елның апрелендә, Ренат туган ягына кайта. «Аңа бармаса да була иде, әмма ул түзә алмады. «Миңа карап өмет итеп яшәгән әби-бабайлар, иптәшләрем күз алдында», — диде ул. Ир-егетнең бурычы — Ватанны саклау дип, 2024 елның декабрендә Россия Хәрби көчләре составында контракт нигезендә кабат махсус хәрби операциягә янә киткән ул. 106нчы гвардия Һава десанты дивизиясенең 51нче гвардия парашют-десант полкында парашют-десант ротасында укчы булып хезмәт иткән.
Икенче тапкыр киткәнендә Ренат: «Җиңү белән кайтам», — дип вәгъдә биргән. «Һәр май җиткән саен мин апаемның кайтуын, җиңү җитүен көтәм, — ди Римма ханым. — Безнең бабаебыз да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Яу кырында әбиебез белән танышып, аны туган ягына алып кайтып, озын-озак гомер кичергәннәр. Ренат та: „Бабай аяк баскан җирләрдә йөрим бит“, — дип сөйли иде. Ялга кайткан саен әйберен калдырып китә иде, соңгысында сәгатен калдырып китте.»
Дусты Рүзәл аны яу кырында да күреп кайтырга өлгерә: «Махсус хәрби операция вакытында ул Курск якларында хезмәт итте. Шул вакытта аның белән барып очрашырга насыйп булды. Каршы алды ул безне, үзенең хезмәт иткән дуслары белән таныштырды, блиндажларын күрсәтте. Күчтәнәчләр биргәннән соң, бик матур сүзләр әйтте ул. Район халкына, район башлыгына һәм бик йөрәккә үтеп кергәне — бу видеоны күреп улым, кызым горурланыр диде. Чындап та, бүген горурланалар алар аның белән.
Әле үләренә берничә көн кала видеоэлемтә аша сөйләшкән идек. Ул үзенең Запорожье ягындагы блиндажларын күрсәтте, мин үзебезнең "Егетләр чишмәсе"ндәге окопларны күрсәттем. Фотоларын җибәрде, чишмәгә киләм, озакламый кайтам, күрешәчәкбез диде. Тик менә насыйп булмады. 12 августта без аны соңгы юлга озаттык... Сүзсез...»
Хезмәттәше Эльвира Магалимова: «Ринат, син безнең йөрәкләрдә мәңге яшәрсең»
Ул үзенең сабырлыгы, тыныч холкы белән безгә үрнәк булды. Авыр минутларда да күңелләребезне күтәрергә сүз таба белде.
Ринат тормыш юлын горур атлап узды. Башын имәде. Үзен чын батыр, чын дус, чын ир-егет, чын Кеше итеп танытты. Без аның белән бер коллективта эшләвебезгә, аны белүебезгә, аның дуслары булуыбызга чын күңелдән горурланабыз. Ринат, син безнең йөрәкләрдә мәңге яшәрсең.
Комментарийлар