«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», диләр бит. Әлки районы Татар Борнае авылында гомер итүче Рәмзия апа һәм Назыйм абый Нуретдиновлар әнә шуның матур бер үрнәге.
Назыйм абый калага китү ягын карамаган, аныңча кеше туган-үскән җирендә яшәргә тиеш. Эшләгән кешегә урыны да табыла. Мәктәпне тәмамлагач, ул армиядә хезмәт итеп кайта. Бер төркем егетләр трактор арбасына төялеп, җәен ат, яки матай белән тирә-як авылларга җилдерәләр генә. Имештер кызлар күзлиләр. Менә шулай бервакыт Татар Борнае авылы егетләре Татар Шибашы авылына килеп чыга. Ул вакытта асфальт юл булмаганлыктан, ике урман, зур чокыр аша 18 чакрым тирәсе юлны кистереп кенә чыккан яшь-җилкәнчәк. Менә шундый кичке сәфәрләренең берсендә танышкан Назыйм абый белән Рәмзия апа.
– Тугызьеллык мәктәпне тәмамлагач, мин башка иптәшләрем белән бергә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына хисапчылыкка укырга кергән идем, – дип искә ала Рәмзия апа. – Аны тәмамлагач, авылыбызда авыл советында хисапчы булып эшләдем. Озак эшләргә туры килмәде, Назыйм абыең үзе белән Татар Борнаевна алып китте. 1986 елның 9 ноябрендә бер егетне армия хезмәтенә озатканнан соң, ДТ-75 чылбырлы трактор кабинасына утыртты да «урлап китте мине». Менә шулай яңа тормыш башланды.
Яшь гаилә тормыш сукмагын әти-әни оясыннан башлый. Кайнаналы, кайнаталы йортка килен булып төшә кыз. Өлкәннәр белән озак яшәми Назыйм белән Рәмзия, үз нигезләрен булдыру хыялын тормышка ашыралар. Икесе дә тырыш, уңганнар. Шуңа берничә ел эчендә йорт җиткезәләр. 1994 елда яңа өйләренә аяк басалар.
Тормыш дилбегәсен үз кулларына алып, ут яндырып яши башлыйлар. Шулай итеп тормыш кайный. Рәмзия апаның каенанасы бакыйлыкка күчкән... Йорт тутырып терлек асрый алар. Җәен басу-кырдан кайтып кермиләр, печәнен, саламын әзерлиләр. Тырышмасаң, беркем китереп бирми, билгеле. Авылда уңганнар гына көйле, мул тормыш алып бара ала.
Нуретдиновлар үзләре кебек ипле, акыллы ике ул, бер кыз үстергән.
– Ринас һәм Ринат 1988 һәм 1989 елгы, ә Әлфинәбез 2003елда туды, үз тормышлары белән яшиләр, безнең төп ярдәмчеләребез. Алар бер-берсенә терәк булып яши, – ди бәхетле хуҗабикә.
Рәмзия апа үзе озак еллар хисапчы булып хезмәт куйган, ире Назыйм абый да хуҗалыкта җаваплы урыннар биләгән: бригадир, ферма мөдире. Ире иртә таңнан караңгы төнгә чаклы эштә булганлыктан, өйдәге мәшәкатьләр күбесенчә хатын җилкәсенә төшә, ә ул барысына да өлгерә. Балаларына матур итеп кием дә тегеп кигертә, тәмле ризыклар белән дә сыйлый.
Гаиләдә иң кыйммәте – бала. Бала өчен – әти-әни. Шул вакытта гына гаилә ныклы буладыр ул, мөгаен.
– Авылда да балалар йортыннан сабыйларны опекага алучылар булгач, без дә тәвәкәлләргә булдык. Үзебезнекеләр үсеп беткән. Тиешле документларны барладык та, 2009 елның ноябрендә Чаллы балалар йортыннан ике бертуганны – Александр һәм Владимир Мурлиннарны алып кайттык. Берсенә 8, икенчесенә 4 яшь тулган балалар татарча бер сүз дә белми иде. Ләкин моңарчы наз, җылы мөнәсәбәт, яхшы игътибарсыз калган малайлар бик тиз үзгәрде. Татар телен дә өйрәнделәр, өйдә урнаштырылган тәртипкә, авыл тормышына да җиңел ияләштеләр. Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт кенә булсын. Хатын-кыз буларак миңа зирәклек күрсәтергә туры килде. Эчемдәге тышымда минем. Гел кәнфитләнеп кенә яшәп булмый инде ул. Кайбер чакта үпкәләүләр дә була. Әмма вакытында суынырга, сабыр итәргә кирәк, – ди Рәмзия апа.
Кайчак балалар янына әниләре дә, аларның туган-тумачалары да кунакка килгәләгән. Авыл мәктәбендә дә малайларны яратып өлгергәннәр.
– Ә 2012 елда кызыбыз Әлфинәгә иптәшкә тагын бер Казан кызы Ринатаны үз куышыбызга сыендырдык. Менә шулай бер-берсенә терәк-таяныч булып үсте алар. Әле хәзер дә сокланып карыйм аларга, Аллаһы Тәгаләгә дә бу бәхетемне күпсенмә дим. Сөбханалла алар бу тормышта үз урыннарын табып, үз юллары буйлап атлыйлар. Моннан да олырак бәхет бар микән?
– Александр да, Володя да 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Казан төзелеш техникумында укыдылар. Александр армиядә хезмәт иткәннән соң автосервиста эшли башлады, инде өйләнгән, гаиләсе бар. Володяга исә 18 яшь тулды хәрби комиссариат линиясе буенча Чистай ДОСААФ мәктәбендә укый, армиядә хезмәт итәргә әзерләнә. Рината медицина көллиятен тәмамлады. Казан хосписында (каты авырулар өчен хастаханәдә) эшли, күптән түгел кияүгә чыкты. Бездән бай кешеләр юк: 4 ул, 2 кыз, 2 киленебез, ике кияү, ике оныгыбыз – барлыгы 12 балабыз бар. Бәйрәм саен бергә җыелышабыз, шау-гөр килеп тора өебез, шөкер. Өстәлебез түренә әтиебез утыра. Киленнәр, кызлар аш бүлмәсендә кайнаша. Мин алар арасында гөр-гөр килеп йөрим, – ди Рәмзия апа, шатлыгын яшермичә.
Әле шуны да әйтеп китик, әлеге игелекле җаннар үз гаиләсенә авылдашлары, 66 яшьлек Ильяс Заһит улы Әхмәтшинны опекага алган.
– Авылда гомер буе колхозда токарь-эретеп ябыштыручы булып эшләгән ул. Әти-әнисе үлгәннән соң, ялгыз калган энесен апасы карап торган, ләкин ул да авырып китеп вафат булган. Ильяс абыйны Юхмачы интернат-йортына урнаштырганнар. Аны якыннан белгәнгә дә, Назыйм абыең бик жәлләде, язмыш кочагына ташлыйсыбыз килмәде. 2017 елда Ильяс абый инсульт кичергән, шикәр чиреннән интегә. 2023 елның августыннан аны үзебезгә алдык, – ди Рәмзия апа.
Җылылык, ихтирам хисләре хөкем сөргән гаиләдә генә ялгыз кеше чәчәк кебек ата башлый. Бер-береңә ышанып, хөрмәт итеп, рәхмәтле булып яшәргә кирәк, дип сүзен төгәлләде хуҗабикә. Ә мин исә аның сабырлыгына таң калдым. Күпләргә үрнәк булырлык бит алар.

Комментарийлар