16+

«Язмышның якасына ябыштык…»

Авыру бер мизгелдә бәхетле гаиләнең тормышын үзгәрткән.

«Язмышның якасына ябыштык…»

Авыру бер мизгелдә бәхетле гаиләнең тормышын үзгәрткән.

«Язмыш синең төз астыңа китереп сукса, егылмас өчен, якасына ябыш», — дип язган шагыйрь Фәнис Яруллин. Әтнә районы Олы Әтнә авылында яшәүче Айгөл Камалиева бүген нәкъ менә шул сүзләргә таянып яши.

Айгөл, тормыш иптәше Илнар һәм ике бәләкәй сабыйлары — Илдан белән Камилә — матур, тулы, бәхетле гаилә булып гомер иткән. Әмма 2025 елның 23 июле алар өчен зур сынау китергән.

Бер көн эчендә…

Ул иртәдә Илнар гадәттәгечә көр, сау-сәламәт булып уянган. Өйдәге эшләре белән мәш килгән. Төшке аштан соң гына башы авыртуын әйткән. Дару эчеп тә караган, әмма хәле яхшырмаган. Кичкә таба хәле кинәт начарая башлаган. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Илнар үз аягы белән машинасына чыгып утырган.

Әмма хастаханәгә барып җиткәч, хәл кискен үзгәргән: ул якыннарын танымый башлаган. Табиблар умыртка баганасы пункциясе ясаган һәм менингит диагнозы куйган. Соңрак диагноз катлауланган: менингоэнцефалит, аң томанлану, кискен симптоматик көзән җыерулар, энцефалопатия…

Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә бер атнадан соң аны реанимациягә күчергәннәр. Илнар озак вакыт уяна алмаган. Ниһаять, күзләрен ачкан — әмма аңына килмәгән.

Яшәү өчен көрәш

Бүген Илнар Мәскәүдәге реабилитация клиникасында дәвалана. Табиблар өметне кисми: тулысынча терелү мөмкинлеге бар, диләр. Әмма бу юл бик озын һәм бик кыйммәткә төшәчәген дә искәртәләр.

Айгөл беренче көннән үк ире янында. Бер минутка да аны ялгыз калдырмый.
— Мин өметемне өзмим. Ышанам: Илнарым терелеп, балаларыбыз янына кайтачак, — ди ул.

Өйдә ике сабыйлары көтә: 2021 елгы Илдан һәм 2023 елгы Камилә. Алар көн саен: «Әти кайчан кайта?» — дип сорый икән. Әти-әниләре, туганнар да ярдәм кулын сузган. Дәвалану өчен акча җыю игълан иткәч, кирәкле сумманы авылдашлар, райондашлар, хәтта башка төбәкләрдәге кешеләр ярдәме белән ябып өлгергәннәр. Хәзер дәвалауны дәвам итү өчен яңадан акча кирәк.

Зур хыяллар корган

– Илнар — эшсөючән, ярдәмчел, намуслы кеше, - ди Айгөл. – 2013 елда да менингит кичергән, әмма ул чакта аякка баскан иде. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә эшләде. Кайда гына булмасын, эшен яратып башкарды. Дусты шалтыратса — бөтен эшен калдырып ярдәмгә китә торган булды. Яз-көз айларында үзенең йөк машинасы белән басу эшләрендә дә катнашты. Гаиләсе өчен тырышып яшәгән, зур хыяллар корган ир кеше ул.

2018 елда Айгөл белән Илнар гаилә корганнар. Ике сабыйлы бәхетле тормыш бер мизгелдә менә шундый авыр сынауга дучар булган.

«Безгә ярдәм кирәк…»

— Моңа кадәр бик бәхетле яшәгәнбез икән, — дип искә ала Айгөл. — Авыру сорап килми икән шул…

Бүген ул бар көченә егылмаска, сынмаска тырыша. Әмма дәвалану бәясе гаилә өчен күтәрә алмаслык зур.

Айгөл битараф булмаган һәркемгә мөрәҗәгать итә: кем күпме булдыра ала — ярдәм итсен иде. Һәр тиен Ильнарның сәламәтлегенә таба бер адым.

Бу гаилә бүген язмыш сынавын үтәр юлда. Аларның иң зур теләге — Илнарның яңадан балаларына «әти» дип җавап бирерлек хәлгә кайтуы.
Өмет бар. Ышаныч бар. Бары кешеләрнең ярдәме кирәк.

 

Гаиләнең бәхетле мизгеле
Ярдәм кирәк


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading