Җиде айга якын хәбәре булмады
Ютазы районы әле 7 гыйнварда үзенең бер каһарманы белән хушлашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ютазы районы әле 7 гыйнварда үзенең бер каһарманы белән хушлашты.
Нәкъ Муса Җәлил шигырендәгечә, мәгърур канат җәеп, ярдан түбәнгә ташланырга әзер торган бөркеттәй егетләребезнең тагын берсе – мотоукчылар ротасында хезмәт иткән 41 яшьлек Марат Зиннур улы Шәрәфетдиновны Бәйрәкә авылында җирләгәннәр.
«Мин бит мәңгелеккә китмим, кайтачакмын...»
Махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетне соңгы юлга озатырга, гаиләсе һәм якыннарының кайгыларын уртаклашырга авылның олысы да кечесе, Маратны белгән һәркем килгән.
Марат Шәрәфетдиновның әнисенең сеңлесе, сыйныфташлары безгә аның турында иң җылы истәлекләре белән уртаклашты. Аларның һәммәсенең сүзендә Маратның Ватанына чын тугры егет булуы турындагы фикер ярылып ята иде.
Хәрбинең әнисенең сеңлесе Резедә апа Газизуллина белән без бик озак аралаштык, энесе турында иң җылы, иң эчкерсез хатирәләре белән бүлеште ул.
– Әнисе Рәмзия улының үлемен бик авыр кичерә, – дип сүзен башлады ул. – Гаиләдә алар ике бала үсте. Марат белән Зәйтүн арасындагы яшь арасы 9 ел. Әтисе Зиннур исемле, заманында РТЗда эшләде. Әнисе авылда шәфкать туташы булып хезмәт куйды. Маратыбыз 1983 елның 10 декабрендә туды. 1990 елның авыл мәктәбенә укырга керде. 2001 елны армиягә озаттык. Баштан Наро-Фоминск шәһәрендә, аннан Мурманск өлкәсендә хезмәт итте. Ике елдан соң туган якларына кире әйләнеп кайтты. Соңрак Октябрьский шәһәре “ОЗНА” предприятиесендә, Урыссуда хезмәт куйды.
Марат 2022 елның 28 сентябрендә беренчеләрдән булып мобилизация буенча чакырыла. Хәтта повестканы да аңа кулына тапшырмыйлар, ә ватс апп аша җибәрәләр. Тик егет киреләнеп тормыйча, Ватан чакыра икән, димәк, барырга кирәк, ди.
1232 мотоукчылар полкында хезмәт итте.
– Аңа кичке алтыда повестка җибәргәннәр, ә иртәнге өчтә район комиссариаты янына килеп җитәргә кушыла. Маратны озатырга сеңлем дә килде. Без күңел тулып, елыйбыз да елыйбыз, ә ул икебезне дә ачуланып ташлады. "Нигә мине елап озатасыз, мин бит мәңгелеккә китмим, кайтачакмын", диде шунда. Озакка дип уйламадык бит, хәтта киемнәр дә алмады. Бер кечкенә генә сумка тотты да: “Миңа резин итек, кашык белән тәлинкә алырга куштылар”, диде. Танковыйда бер ай булдылар. Роталарында өч Марат исемле егет булганлыктан, позывноен “Младший” дип алган. Старший, Средний һәм Младший исәпләнгән алар. Алгы сызыкка киткәч, аягындагы нерв артерияләре өзелә. Озак вакыт дәваланды. Июнь аенда операция ясадылар. Аннан соң янәдән китте. Ике тапкыр ялда булды. Бер кайткач та, «иптәшләрем шунда калды бит, китәргә кирәк», дия иде. Без, ул киткәч, аның белән элемтәгә чыга алмадык диярлек. Кайда гына булса да, «Барысы да яхшы, барысы да яхшы булыр, минем өчен кайгырмагыз» дип, гел шул сүзләрне әйтте, – дип искә ала Резедә апа.
Кайтару гыйнварга кадәр сузылды
Хезмәт итүе вакытында Марат үзен гел уңай яктан гына таныта. Аның тырышлыгын, башкаларга үрнәк булуын, иптәшләренә ярдәмгә килергә әзер торуын, батырлыгын бәяләп, 2024 елның апрель аенда Маратның әти-әнисе исеменә Рәхмәт хаты килә.
– Энебез 2024 елның 26 июнендә Донецк өлкәсе Ясиноватая районы Сокол авылы янында барган каты бәрелешләр вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Тик гәүдәсен эзләү, кайтару шактый озакка сузылды. 17 июльдә билгесез рәвештә югалган дип хәбәр җиткерделәр. Язмаган җир, сорашмаган кеше калмады. 14 декабрьдә ДНКсы туры килүе турында Ростовта расланган. Туган авылына җәсәден кайтару гыйнварга кадәр сузылды, – ди Резедә апа.
Марат малайларга хас булганча, шаян-шук булып үсә. Бик иртә әти-әнисенең кул арасына керә. Туганнары, дуслары аны күндәм, ярдәмчел буларак искә алалар.
– Махсус хәрби операциягә киткәч, хәбәрдә булырга тырышты, – дип сөйләвен дәвам итте Резедә апа. – Анда да аның оста куллы булуы, һәр эшне төгәл итеп, белеп эшләве ярап куйган. Блиндаж, окоп төзегән. Әле шуның эчендә төшкән фотосы да саклана. 21 июль көнне алгы сызыкка кереп китте. 22есе элемтә булды әле, миңа шалтыратты. Шуннан соң югалды. Хәбәре бик озак булмады шул. Апа елый инде, ана күңеле билгесезлектән тилмерде, аны юатырга тырыштык. Җиде айга якын хәбәре булмады. Берсендә Маратның әнисе белән төнлә языштык. "Нигә йокламыйсың?" дип сорау биргән идем. "Йокы бәхет китерми, дип әйтә иде әткәй. Шушы көнгә кадәр бәхетнең нәрсә икәнен дә белмим, тотып та караганым юк. Ике кошым бар, алар исән булсын, миңа башка нәрсә кирәк түгел", дип җавап язган миңа... Мараттан калган фото, видеолар, ул җибәргән шигырьләр – безнең өчен бик кадерле истәлекләр. Көн дә диярлек карыйм, җырларын тыңлыйм, шигырьләрен укыйм. Без аның белән горурланабыз. Кешегә бер начарлык эшләгән кеше түгел. Бик акыллы иде Маратыбыз. Соңгы юлга озатырга килгән иптәшләре дә: «Шулкадәр акыллы, әйбәт иде, булышырга атлыгып торды...» – дип сөйләделәр. Кышын җылы кофта җибәргән идек үзенә, шунда туңган бер олы яшьтәге картны күргән дә, үз киемнәрен биреп калдырган, кешеләрне жәлли, алар өчен көенә иде ул бахыркаем.
Маратны соңгы юлга озатырга килгән командиры Илгизәр Билалов та: “Марат кешелекле, ихтирамлы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде. Ул чын дус, яхшы иптәш булды. Улыгыз, туганыгыз белән горурлана аласыз. Бөтен кешегә булышып йөрде», дигән.
Резедә апа сөйләвенә караганда, Марат, вафатыннан соң, күп кешенең төшенә кергән.
– Сыйныф җитәкчесе дә сөйләп торды әле: “Төшемдә тавышы ишетелеп тора. Гүя, янымда йөри, җирләгәч, тавышы бетте”, ди. Үзем дә Марат белән бәйле бик күп төш күрдем, менә монысы шомлырак. Имештер, слива агачыннан җимеш җыям икән, бер тәлинкә булды, Марат та миңа да калдырырсың әле, ди. Тавышы ишетелә, ә үзе юк. “Менә сиңа өстәлгә, тәлинкәгә җыеп куйдым, ашарсың”, дип җавапладым. Борылып, тәлинкәне күрсәтим дисәм, тәлинкә буш тора. Шул минутта уянып та киттем, 6 июль булган. Хәтта бу көнне календарьдә билгеләдем. Ә безгә 17 июльдә билгесез рәвештә югалган дигән хәбәре килде. Тагын бер шомлы күренеш. Әнисе Рәмзия апа сөйләде моны, 26 июль көнне ишек алдына бер күгәрчен очып килгән, аларның 4 песие бар, шулардан да курыкмаган, тәпиендә яшел төстәге боҗра сыман билгесе дә булган. “Шул күгәрченгә озак вакыт шаккатып карап утырдым”, дип сөйләгәне хәтердә апаның.
Күңеле - ачык китап иде
Маратның сыйныфташлары белән дә аралашып алдык. Аларның бердәм, бер-берсе өчен җан атып торуларына карап шаккаттым. Шундый дус-тату сыйныфташлар булуы үзе бер бәхеттер ул.
– Ватс апта сыйныфташлар төркеме бар безнең, – дип искә ала сыйныфташы Айгөл Хәйруллина. – Әле Марат турында язма әзерләнәчәген белгәч, һәркем дәррәү кузгалды. Һәркайсы үзенең истәлеклеләре белән бүлешәсе килә. Менә сыйныфташларым сөйләгәнен бәян итеп китәм. Каникул вакытында Маратыбыз колхозда комбайнчы ярдәмчесе эшли иде. Бу аның кече яшьтән үк эштән куркып тормавы турында сөйли. Бер сыйныфташым сөйли: “Физика яки математика буенча контроль эше була икән. Кыз башыбыз белән эшләмибез, иң беренче булып Маратның контроль эшен башкарып чыгуын көтеп утырабыз, аннан соң аннан күчерәбез. Башлы иде ул төгәл фәннәргә. Кече яшьләрдә эше барып чыкмаса, елап та җибәрә иде, кече күңелле булуы турында сөйли бу. Музыка дәресендә җырлый иде. Сыйныфташыбыз мәрхүм Руслан белән “Шәфкать туташы” җырын сузалар иде. Мин – классның оештыручысы, мәктәптә укыганда класс командиры идем. Шуңа Маратны озатырга кайту минем өчен чыннан бик мөһим иде, җаем чыгу белән аны соңгы юлга озатырга кайттым. Озын нотык әзерләдем, әмма күңелем тулды да, сөйләп бетерә алмадым. Әмма ул сүзләр йөрәк түрендә.
Маратның күңеле ачык китап иде, шулхәтле беркатлы булды ул, ди сыйныфташлары. Аның мобилизациягә эләгүен белгәч тә, атна саен кыз-егетләр егетне күрер өчен янына килгән.
– Һәр күчтәнәчкә балалар сыман юана, шатлана иде. Кызганыч, үз бәхетен таба алмады. Никахы күкләрдә укылмагандыр. Шуңа безнең өчен сөенеп, шатлыкларыбыз белән бүлешеп яшәде. Әле махсус хәрби операция зонасына киткәч тә, туган яклардан кем хәл белешеп яза, шуларның барчасына җавап язарга тырыша. Беркемне дә игътибардан читтә калдырмый, – диде Айгөл. Сүз уңаеннан, аның әнисе Инзилә Шәрипова авылдаш егете рухына багышлап шигырь дә язган. Аннан өзек куеп китәбез.
Күпме көттек,
Сине кайтырсың, дип.
Акланмады безнең өметләр,
Шәһит киттең тынычлыкны саклап.
Истәлеккә калды сурәтләр.
Соңгы фотоң,
Сабый бала кебек.
Гүя ятасың син биләүдә.
Шул чагында ниләр уйлагансың,
Белә алмас инде берәү дә.
Исән кайтып булмас инде дидең,
Никләр әйттең шушы сүзеңне?
Күрешергә кердең якын итеп,
Соңгы күрү булган үзеңне.
Кояш булып елмаерсың безгә,
Балкырсың син зәңгәр күкләрдә.
Сине сагынып газиз әнкәеңнең.

.jpeg)


.jpeg)


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
БДИ шаукымы: ни чәчкән, шуны уралар
-
#Язмалар
Харис Хөснетдинов: “Табутны ачып карадым, энемнең йөзен танымадым”
-
#Мәгариф
Каюм Насыйриның 200 еллыгы: тагын бер зур форум уза
-
#Шоу-бизнес
Ризат Рамазанов бал кортыннан шүрли. Яки җырчылар нәрсәдән курка?
-
#Җәмгыять
Депутатлар да кушылды: Казанда Сабантуйга бүләк җыю йоласы уза
Комментарийлар