Җиде яшеннән кулыннан гармун төшмәгән Мингали абый яхшы тальян турында хыяллана
Мингали Галиев 30 елдан артык Балык Бистәсе районының Биектау авылында клубта эшли. Авыл, район гына түгел, Союз күләмендә җыр ярышларында катнашып, җиңү яулый. Әтисе кебек тимерче булырга тели, тик моң сәләте аны мәдәнияткә илтә. Ул әле дә тальянын кулына алып, үткәннәрне искә алып, моңлы көйләрен суза.
Сугыштан соңгы еллар
Күрше абыйсының тальян гармунында уйнавына әй кызыга иде кечкенә Мингали. Әнисенең апасының кызлары Казаклар авылыннан кунакка килгәч, алар йортына авыл яшьләре җыелышкан. “Сугыштан соңгы елларда яшьләр клубта түгел, өйләрдә очраша иде. Авыл буенча биш-алты йортта җыелып, гармунга кушылып җырлап утыра торганнар иде”, – дип искә ала Мингали абый.
Кич утырулардан соң, күрше абыйсы Дәүләтшә гармунын аларда калдыра торган булган. Икенче кичке уенга кадәр гармун алар йортында була. Мингалигә шул гына кирәк тә, гармун телләренә баскалый башлый. Тик әнисе генә улының гармунны ватуыннан куркып, кагылмаска куша. Үҗәт егет максатына ирешә башлагач, ике бала белән тол калган әнисе, тормышлары нинди генә авыр булуга карамастан, сугыштан соңгы авыр елларда улына гармун сатып алырга була.
Абыйсы белән бергәләп такта ярган акчага, 1950 елларда тальян гармунлы булалар. Үз гармуны булгач, Мингалигә шул гына кирәк тә, рәхәтләнеп уйный башлый, 7 яшендә уйнарга өйрәнә. Абыйлы-энеле гармун телләрен санарга керешәләр. Улларының гармунда уйнарга өйрәнүләренә әниләре дә шатлана. “Безнең әни гармун уйный белүче кешеләрне бик ярата иде”, – дип искә ала Мингали ага.
Сугыштан соңгы авыр еллар
Әнигә терәк булыйк дип, уллары бик яшьли колхозга эшкә керәләр. Мингали баштарак ат җигә, аннан трактор чәчкеченә утырып, чәчүче булып эшли. “Минем әти авылның данлыклы тимерчесе булган, – ди Мингали абый. – Сугышка киткәнче тимерчелектә эшләгән.
Ни кызганыч, әти сугыштан кайта алмады, хәбәрсез югалды, әни ике баланы ялгызы үстерде. Без абыем белән ятимлек ачысын тоеп үстек. Әти яу кырына киткәндә абыйга 2 яшь, мин 4 айлык сабый булып калганмын. Абый да, мин дә әтине бөтенләй хәтерләмибез. Әнигә тормыш итү рәхәт булмады. Әтинең эшен дәвам итү максаты белән тимерчелеккә эшкә керергә булдым. Әтием белән бергә эшләгән Нурми бабай сугыштан яраланып кайтканнан соң кабат үз эшен дәвам итә иде, аның янына эшкә урнаштым”.
Тальян сәхнәдә эшләтте
Әлеге хезмәттә озак эшләргә насыйп булмый. Тугыз ел эшләгәннән соң, сәламәтлеге какшау сәбәпле эштән китәргә мәҗбүр була. Менә шул вакытта аны клубка эшкә керергә кодалый башлыйлар. Тимерчелектә эшләгән вакытында ук мәдәният йортында эшләүче Шәмсеруй апасы аны авыл концертларында катнаштыра торган була.
Гармунда уйный белүче егетне партия оешмасы җитәкчесе дә клубта эшләп карарга үгетли, үзебез дә ярдәм итәрбез, дигәч олы кешеләрнең сүзен аяк астына салып ташларга батырчылык итми Мингали. 1972 елда клубка эшкә урнаша һәм 2002 елга кадәр эшләп, 62 яше тулгач, лаеклы ялга туктый. “Белемем булмаса да, 30 еллап авылның мәдәни учагын дөрләтеп яшәдем”, – ди хезмәт ветераны. 1989 елда аның таланты Союз күләмендә бәяләнә, җыр сәнгате буенча лауреат исеменә лаек була.
Гаилә корып, тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары әтиләре кебек тальян гармунында уйный белмәсәләр дә, дүрт баласы да сәхнәдә җырлап үскән. “Әллә ничә гармуным бар иде, уйнарга өйрәнмәделәр, аның каравы сүтеп, эчендәге телләрен сызгыртып, уйнап йөрделәр”, – ди Мингали абый. Гармунда уйнамасалар да, җырга сәләтләре көчле. Олы улы да, төпчек кызы да әле дә сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар. Төрле фестивальләрдә катнашып, лауреат, дипломант булып кайталар.
– Озак еллар мәдәнияткә хезмәт иттем, үзем белән бергә тальяным да картайды. Картаймыш көнемдә минем дә җиз телле яхшы тальян гармунында уйныйсым килә. Минем кебек өлкән яшьтәге кайбер гармунчыларга яхшы гармуннар бүләк итәләр, бәлкем миңа да бу бәхет насыйп булыр, – дип хыяллана Мингали абый Галиев.
Комментарийлар