...2022 елның сентябрь ае. Снежана белән Иван Васильевларның авылга ялга кайткан вакыты.
Аның машинасын күргән авыл җирлеге башлыгы урамда туктатып, ир-егетнең кулына повестка тапшыра. Күңелен билгесезлек биләп алган Снежана күз яшенә күмелә, гүя аяк астында җир убылгандай була. Хатынын юатырга теләсә дә, Иванның күңеле тулды, тамагына утырган төерне авырлык белән йотып: «Барам да кайтам, тиз булыр ул», - диде. Снежана күз яшьләре аша елмайды. 28 сентябрьдә иртәнге сәгать 8 рядовой Иван башка егетләр белән Кайбыч хәрби комиссариаты яныннан кузгалып китә. Ә туганнары алар артыннан ук Казанга юнәлә.
«Гомер юлыбыз бергә бәйләнде»
— Үзем Кайбыч районы Иске Тәрбит авылыннан, ә Иван Кыр буасы авылыннан. 2018 елда Иван миңа социаль челтәрләрнең берсендә яза башлады. Күрәсең, мәктәптә күрешкәнбездер. Алар безнең авылга футбол уйнарга килә иделәр. Авыл арасы 15 чакрым. Ул вакытта аңа – 25, миңа 20 яшь. Бераз аралашып алдык та, элемтә бетте, гыйнвар аенда туган көнем белән котлады. Февраль аенда авылга кайттым да, кире Казанга китәргә кирәк бит. Үзебезнең район эчендә юлаучылар төркемен карый башладым, кирәк бит нәкъ шунда аның да белдерүе тора, языштык та, ул «Иртәгә китәм. Мин сине өеңнән килеп алам», диде. Мамага (керәшеннәр әниләрен шулай дип атый) бу хакта әйткәч сагаеп та калды. Әле ул көнне Иван килде. Мама озата чыккан иде. «Алга утыра күрмә, белмәгән кешең бит», диюгә карамастан Иван ышандырып алга утыртты. Менә шуннан гомер юлыбыз бергә бәйләнде, дисәм дә ялгыш булмас. 2019 елда 15 ноябрьдә өйләнештек. Озак уйлап тормадык. Күктә язылгандыр. 2020 елда кызыбыз Дарина туды. Шәхси оешмада эретеп ябыштыручы булып эшләде. Анда да хөрмәт казанды ул.
Менә шул мизгелдә сүзебез туктала да Снежана белән яу кырындагы якыннарын биш күз белән көткән татарстанлыларның тормышларына кереп китәбез. 2022 елның сентябре күпләрнең гомер юлын икегә бүлә. Менә шул сынауны, ил өстенә килгән афәтне баш имичә үткәрә белү дә зур сабырлык таләп итә бит. Ә кайдан аласы икән соң аны? Сынган чакта да ничек күтәрелеп китәргә?! Әнә шул мизгелләр 3 ел эчендә шактый булды аларның тормышында.
«Чиләкләп яуды»
— Кабул итү авыр булды, ни өчен без, ни өчен Иван. Ирем танк полигонында күнекмәләр үткәндә, кызыбыз белән көн дә янына бара идем, ул елны көз шундый яңгырлы килде. Чиләкләп яуды. Күкнең тарту көче бар, биредә җир өстендә без еласак, яңгыр тамчылары безнең халәтебезне аңлап үзенчә яшь түкте. Иван мондый көннәрдә килмәгез дип әрли иде. Үзебез яшәгән «Салават Күпере» микрорайоныннан йөрергә кыен булгач, Азинода яшәүче апамда тора башладык, чөнки аннан якынрак. Андагы егетләрнең танышлары белән аралашып киттек. ЭКСПОда тора-бара яшел төстәге тимер чыбык куйдылар, шуның аша булса да, Даринаның кулын тотып карый иде. Гел-гел автобус белән дә йөреп бетереп булмый, танышлар алып китә, китереп куялар. Әле дә элемтәдә без, — ди Снежана.
Аның белән шул көннәргә, Иванның махсус хәрби операция зонасына киткән көннәренә дә «кайтып» килдек:
— Баштан комендант батальонында иде ул. Аннан соң аларны мотоукчылар полкына күчерделәр. Биредә ул гранатометчик булды. 4 ел эчендә 4 тапкыр ялга кайтты. Иң күбе 10 ай кайтмый торды. 2024 елның 13 октябрендә алгы сызыкка кереп китеп аннан 16 декабрьдә чыкты. Алар шулай ук Кайбычтан Борындык авылы егете Ришат Хәйретдинов белән бергә булган. Хәбәрсез булгач ул көннәр газапка тиңләште. Нәрсә уйларга белмәдек. Соңрак әйттеләр, яу кырында һәлак булган егетне күтәреп алып чыкканнар. Ашау, су булмагач, арыгып бетеп көч-хәл белән дроннардан кача-поса үзебезнең якка юнәлгәннәр. Алгы сызыкта ике ай үткәрүләре ике елга тиң булды сыман. Тылдагы егетләргә зур рәхмәт, эчке элемтә аша ирләребезнең исәнлеге, чыгып барулары турында хәбәрдар булды. Минем нинди халәттә булуымны аңлатырлык түгел. Видеоэлемтә аша күрдем дә имәнеп киттем, Иван шундый олыгайган кебек тоелды. Һәрвакыт шат күңелле, уен-көлке белән сөйләшүче, һәр вакыйганың матур һәм кызык ягын күреп сөенүче, сине дә сөендерүче иремнең күзләре утырган, йөзендә кырыслык, тирән сагыш чагыла. Озак сөйләшә алмадык, чөнки сүз әйтерлек хәлем юк иде... - Биредә авыр тынлык урнашты. Икебез дә яшь тулы күзләребезне еракка төбәп тирән уйга чумдык.
«Мин яраландым»
Беренче тапкыр яралануны Иван былтыр җәй көне 2024 елда 30 июньдә алган. Кичке сәгать тугызларда ул хәләленә шалтыратып үзе хәбәр итә.
— «Мин яраландым», ди. Баба Яга дип аталган дрон һөҗүм иткән икән. Госпитальгә алып киткәннәр, уң ягында кулларында, аягында, уң як кулында мина ярчыклары булган. Ничек җыеп бетергәннәрдер, хәер, кулындагысы калды. Ике атна госпитальдә дәвалангач Иванны ике атна ялга җибәрделәр, - ди Снежана сөйләвен дәвамлап.
Тик санаулы көннәр мизгел эчендә үтә диләрме, Иван тагын тагын юлга кузгала.
– Үз башыннан кичмәгән кеше моның никадәр читен булганын аңламый, чөнки без дә ул үзе дә андагы хәлләрне бик яхшы аңлыйбыз, ул да алда үзен нәрсә көткәнен бик яхшы белә. Яңадан күрешеп булырмы-юкмы, дигән уйлар биләп ала да упкынга этәрә. Автобуска кереп утыргач та, безнең якка карамаска тырыша, иреннәрен тешләп булса да, күз яшьләрен тыярга тырыша. Ике ел туган көне белән котлый алмадык, чөнки алгы сызыкка кереп китә дә, ә анда элемтә юк, смс язасың, ә ул укымый. Азык-төлек, су булса икән дә бит ул. Тик анда фронтның иң елгы сызыгында җил дә исми... Аннан чыккач, Иван туган көнгә бирелгән иң зур бүләге белән уртаклашты. Бер егет бер банка кайнатылган сөт биргән. Ачлыктан интеккән ир кешегә аннан да татлырак нәрсә булды икән. «С днем рождения, Иван», дигән язуы һәм «Сова» рәсеме дә булган әле анда. Аны алып кайтты. Бер кәгазь битендә ул. Иванның хезмәт юлы, хезмәттәшләре белән бәйле альбом ясадым, фотоларны җыя барам, – ди Снежана.
«3 ай да 7 көн хәбәр булмады»
Иван алгы сызыкка кереп киткәч туганнары көн саен смс яза, чыгып җиткәч, укып бетереп булмый, ди икән ул үзе.
— 2025 елның 7 февралендә ялга кайтты. Кызыбызның туган көне 21 февраль, шуны үткәрә алды, ә 23 февраль кире китте. Март башында алгы сызыкка кереп китте, 3 ай да 7 көн хәбәр булмады, егетләр рация аша тавышын яздырып җибәрәләр. Тик ул гына йөрәктәге хафалануны баса димени.
Гаиләдә һәркем үз эченә бикләнә, үз уйлары белән яши. Иванның әти-әнисе Валерий белән Лидия кызларын шелтәли, берәр нәрсә беләләр, безгә гына әйтмиләрдер инде дип, күзләреннән хәбәр эзли. Телефоннары шалтыраса да дерт итеп китәләр.
— Ул безнең иң кечебез, иң яратканыбыз, — әңгәмәгә Иванның икенче апасы Лариса Хазиева кушыла. — Без 4 туган, 3 кыз һәм соңрак кына Иван туды, олы апабыз Людмила белән аның яшь арасы 12 яшь. Троица бәйрәме елга бер тапкыр үткәрелә ул. Үлгәннәрне искә алалар, зиратка баралар. Шул бәйрәм көнне Иван туды. 3 июньдә иде ул. Кайсыдыр елны аның туган көненә туры килә. Ул вакытта телефоннар юк, әтиебез атны җикте дә өч кызны утыртып роддомга киттек. Күрше авылда иде ул. Бәби карарга килдек. Әни Иванны күрсәтте, кап-кара чәчле бәби. Без урамда карап торабыз, кызык бит. И-и шатланган идек шунда.
Уллары яу кырында булган әти-әниләрнең күзләре өч ел буе тәрәзәдән китми... Күңелдә көтү хисе, шуның белән уянасың да, йокыга да таласың.
– Өч кыз туган гаиләләребез белән җыелышып әнинең туган көненә кайттык. – ди Лариса.— Ә яныбызда Иван гына юк. Туган йортның капкасын ачканчы, иң элек кермичә сулыш алабыз, ни әйтәсен уйлашабыз. Чөнки кайтып керүгә, әти белән әни хәбәр бармы, булса да сиздермисез дип сораша башлаячак...
Аларның күзләренә ничек карарга?
«Минометтан аңа төбәп атканнар»
— Шул өч ай хәбәрсез булганнан соң ирем биш көнгә ялга чыкты да янәдән кереп китте, — дип искә ала Снежана. — Ике атна анда булды. Төнге бердә элемтәгә чыкты. «Мин Старобельсктагы госпитальдә», ди. Минометтан аңа төбәп атканнар. Ничек исән калган. Минаның иң зур ярчыгы кабыргасына эләккән. Ә моңарчы иремнең кече апасы Люциягә ниндидер сәер төшләр күрәм дип сөйләп кенә бетердем. Шул көнне билгесез номердан шалтыраталар да сүнә, берничә тапкыр шулай булды, телефонны алдым. Баксаң, ирем икән. Белгородта 2 ай дәваланды ул. Августта аның янына бардык. Өч көн анда яшәдек. Өч сәгатькә генә чыгардылар. Агач төбенә җәймә җәйдек тә, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырдык. Шуннан бер ай ял бирделәр. Миномет ярчыгы тәнендә калган. Нейрохирурглар алырга кирәк диделәр. 25 сентябрьдә республика клиник хастаханәсендә 2 сәгатьлек операция булды, наркоздан бик авыр айныды. Ярадан соң тегелгән урыннары да зур. Бер як үпкәсе каты бәрелгән. 4 көннән соң гына аякка баса башлады. Бер ай реабилитация бирделәр. 16 октябрьдә Норо Фоминскка китте, ә аны Луганскка җибәрделәр. Өйдә булган вакытта тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлыйсы килә бит, ә ул уйга баткан да, андагы егетләр ашадымы икән дип уйланып утыра. Алдан әйткәнемчә, Ришат белән тыгыз аралашабыз, аның сеңлесе Лилия Хәйретдинова искиткеч кеше, егетләргә ярдәм итә. Көне-төне буе егетләргә диеп тырыша. Күптән түгел квадроцикл алып егетләргә җибәрде. Аңа рәхмәттән кала бер сүз юк, кечкенә баласы булуга карамастан да Мәскәүдән кадәр дронга каршы җайланма алып кайтты ул.
Менә шундый эчкерсез, егетләр өчен җанын фида кылырга торган Лилия медаль өчен дә, рәхмәт сүзе өчен йөрми, ә чын күңелдән эшли. Чөнки алгы сызыктагы егетләрнең чын тормышын белә, вазгыятьне аңлый.
«Ласка» кушаматлы күсе
— Алгы сызыкта блиндажда утырганда Иваннарга сары төстәге күсе ияләшкән. Иртән килә икән дә карана, ашарга ризык булмагач иснәнә дә китеп бара. Болар моңа Ласка исемле кушамат кушканнар. Бу берзаман ике көн килмәгән, шундый юрау бар бит инде, берәр каза була калса җәнлекләр беренче китәләр. Егетләр уйга калган, безгә нишләргә, бу блиндаждан качаргамы, әллә юкмы? Күсе берничә көннән кабат Иваннар янына әйләнеп кайткан, шул да сөендергән аларны. «Ул килгәч шатланганны белсәгез», дип сөйләгәне хәтердә, - ди Лариса.
Иван да, аның белән иңне иңгә куеп хезмәт иткән егетләр дә үзләрен каһарман дип исәпләми. Әмма һәркайсы яшь буын өчен үрнәк өлгесе, илебезнең лаеклы уллары. Алар турында сөйләргә, аларга тиңләшү, алар кебек булырга тырышу безнең төп бурычыбыз.





Комментарийлар