Махсус хәрби операциядә һәлак булган Ралиф Муратов истәлегенә.
Бер эштән дә курыкмады
Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында җәй уртасы. Авыл башындагы зиратка сукмак төшкән. Бу юлдан соңгы елда күпләр йөргәндер. Кемдер – дога кылырга, кемдер – яшьлек дустын искә алырга, кемдер оныгын сагынып баргандыр. Шунда, әнисенең туган туфрагында, Ралиф Муратов та мәңгелек йортына иңдерелгән.
Әнисе Гөлназ ханым сүзне яу кырындагы хәлләрне сөйләүдән түгел, ерактан башлады. – Без авылдан чыгып, Казанга килеп урнаштык. 1997 елның 28 ноябрендә Ралиф туды. Җиде елдан соң энесе Раниф дөньяга килде. Ралиф аны бик көтеп алды. «Үзем ашатам, үзем карыйм», дип кенә йөрде, – дип искә ала ул.
Тормышлары җиңелләрдән булмаган. Авылдан килгән яшь гаилә башта тулай торакта яшәгән. Балалар да шунда буй җиткән. Казанның 98нче мәктәбендә укыганнар. Соңрак әти-әниләренең юллары аерылган, әмма ике малай бер-берсенә терәк булып алга атлаган.
Ралиф кечкенәдән мөстәкыйль булып үскән. Мәктәпкә үзе барган, үзе кайткан. Өч яшьтән үк җәйләрен дәү әнисе белән дәү әтисендә үткәрә башлаган. Балыклы Чүкәй аның өчен ял урыны гына түгел, үзенә күрә аерым дөнья булган.
– Авылны бик яратты. Бөтен каникуллары шунда үтә иде. Дуслары да бик күп булды. Шуңа күрә аны авылда җирләдек тә, – ди әнисе. Гөлназ ханым бер вакыйганы аеруча еш искә ала. Кечесе Ранифка нибары алты ай булган чак. Беренче сыйныфта укучы Ралиф мәктәптән кайтып кергән дә: «Әни, сыйныфны Яңа елга бизәргә кирәк. Мин сине яздырдым», – дигән. «Мин бара алмыйм бит, энең кечкенә әле», – дигән әнисе. «Бар, әни. Энемне мин карыйм», – дип җавап биргән малай.
Телефоннар да юк заман. Әтисе эштә. Ә Ралиф – беренче сыйныф укучысы, энесе белән өйдә калган. Бу вакыйга аның җаваплылык хисен күп нәрсәдән яхшырак тасвирлыйдыр.
Мәктәптән соң Ралиф Казан автотранспорт көллиятенә укырга кергән. Әмма студент тормышы аның өчен дәресләр белән генә чикләнмәгән. Ул бик иртә эшли башлаган. Хезмәт кенәгәсендә беренче эш урыны – балалар бакчасында урам себерүче. Җәйләрен «Кырлай» паркында эшләгән. Дәресләрдән соң автомойкага ашыккан. Горький паркындагы тимераяк прокатында да хезмәт куйган.
– Гаиләбезгә ярдәм итәсе килә иде аның. Бер эштән дә курыкмады, – ди әнисе.
Иртән – уку, кичен – эш. Авылга кайту сирәгәйгән. Әмма туган йорт белән бәйләнеш өзелмәгән. Көллиятне тәмамлаган көннәрдә үк армиягә киткән.
– Дипломын үзем барып алдым. Ә ул инде хәрби хезмәткә киткән иде, – дип күз яшьләре аша елмаеп искә ала Гөлназ ханым. Ралиф башта Архангельск өлкәсендә өйрәнү үткән, аннан соң Мурманскка күчерелгән. Һава-космик гаскәрләрдә хезмәт иткән. Җиңү көнендәге парадта да катнашкан. Армиядән соң машина йөртүче булып эшләгән. Көек бистәсендә йорт сатып алган.
Өченче ялы – иң соңгысы Киләчәккә планнары күп булган. Үз йорты, үз тормышы. Гаилә кору турында да уйлый башлаган чагы. Ләкин 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча повестка бар хыялларын үзгәрткән. «Әни, барырга кирәк инде. Бармыйча булмый. Повестка килгән икән», – дигән ул. Бер ай әзерлек үткәннәр.
Аннан соң – Луганск юнәлеше. 24 яшьлек Ралиф үзенә «Красавчик» дигән позывной сайлаган. Хәрби биремнәр турында Ралиф өйдә артык сөйләмәгән. Беркайчан зарланмаган. Беренче ялына 2023 елның язында кайткан. Шул ял вакытында энесе белән әнисенә машина эзләгәннәр.
– Әни җәяү йөрмәсен, дип ашыкты, – дип искә ала Гөлназ ханым. Икенче ялында әнисен Иннополиска реабилитациягә йөрткән, иртән алып барган да, сәгатьләр буе көтеп торып, кире алып кайткан. Үзенең ял вакыты булса да, моңа зарланмаган.
Өченче ялы иң соңгысы булыр дип, кем уйлаган бит. Ике атна эчендә барысына да өлгерергә тырышкан ул: әнисе белән вакыт үткәрергә, энесе белән аралашырга, авылга кайтып, әби-бабасын күрергә, дуслары белән очрашырга, армиядә бергә хезмәт иткән иптәшләрен барларга өлгергән.
Бәрелешләр, яу шартларында элемтәсез калган чаклары еш булган. Әмма мөмкинлек чыгуга ук, Ралиф иң элек әнисенең хәлен белергә ашыккан.
– Әни, ничек хәлләрегез? – аның күпчелек шалтыратулары шушы сүзләр белән башланган. Ул дусларына да әнисенең һәм энесе Ранифның телефон номерларын калдырып киткән. «Кем белгән ничек буласын... Бер генә шалтыратырга мөмкинлек булса да, иң элек әнигә шалтыратыр идем», – дип әйтә торган булган. Үзе хәбәргә чыга алмаган вакытларда дуслары аның хәлен әнисе белән энесеннән белешеп торганнар.
Эшкә дә, гаиләсенә дә, дусларына да вакыт тапкан Ралиф. Спорт белән дә җитди шөгыльләнгән. Нинди генә мәшәкатьләре булса да, күнегүләр өчен вакыт табарга тырышкан.
Гел ашыккан. Соңыннан сугышчан иптәшләре дә әлеге сыйфатын Гөлназ апа белән сөйләшүләрдә искә алачак.
–Аның иң еш әйтә торган сүзе «Әйдә, побежали!» иде, – диләр алар. Әлеге сүзләр яу кырында Ралиф авызыннан еш яңгыраган. Алгы сызыкта яраланганнарга тизрәк ярдәм итәргә кирәк булганда да, эвакуация вакытында да. Гомумән, тормышта да шундый булган ул.
Бер вакыт алар 35 көн элемтәгә чыга алмаган. Алмашка керергә тиешле төркем дрон һөҗүме астында калган. Гөлназ ханым ул көннәрне бүген дә авырдан искә ала. Аннары кичләрнең берендә шалтырату. «Бар да яхшы», – дип бер-ике сүз генә әйтә алган Красавчик.
– Тавышыннан хәлсезләнгәнен сизгән идем. Ачлык, сусызлык, йокысызлык үзенекен иткәндер. Бераз ял иткәннән соң янә элемтәгә чыкты. Соңрак эвакуация төркеменә күчерелде, – ди хәрбинең әнисе.
Бу хезмәт тә җиңел булмый. Ут астыннан яралыларны һәм һәлак булганнарны чыгару – яу кырындагы иң авыр эшләрнең берсе. 2024 елның июлендә командование исеменнән Ралифка Мактау хаты әзерләнгән. Анда эвакуация вакытында күрсәткән батырлыгы һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре язылган. Шулай ук «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләү турында карар кабул ителгән. Документларга 2024 елның 30 июлендә кул куелган. Әмма әлеге бүләкләрне ул үз кулына алырга өлгермәгән.
Ике улы, ике бөркете дә хәрби хезмәттә 2024 елның җәендә энесе Раниф та армия хезмәтенә киткән. Аны Кырымга җибәргәннәр. Абыйлы-энеле турыдан-туры аралаша алмыйдиярлек. Ралиф киңәшләрен әнисе аша җиткергән. Раниф та абыйсы турында яңалыкларны әнисеннән белешкән.
– Абыйсы аның медицина юлын сайлавын бик хуплады, – ди Гөлназ ханым. Раниф медицина көллиятен тәмамлап армиягә киткән булган. Соңгы сөйләшүләрнең берсе гадәти генә үткән. – Хәлләр ничек? – дип сораган әнисе. – Аллага шөкер, барысы да яхшы, – дип җавап биргән Ралиф.
Икенче көнне хәбәрләр җавапсыз калган…. Соңрак билгеле булганча, Ралиф азык-төлек кертү төркемендә хезмәт куйган. Снайпер уты астына эләккән. Иптәше исән калган.
Шулай, 2024 елның 12 августында, хәрби бурычын үтәгәндә, Ралиф Муратовның гомере өзелә. Россия Президенты Указы белән 26 яшьлек хәрби егет һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Шулай ук аның «Сугышчан батырлыгы өчен» II дәрәҗә медале дә әнисе, энесе өчен зур истәлек. Хәер, Ралифның якыннары өчен иң кадерле бүләкләр – әлеге орден-медальләр түгел. Алар өчен кешеләрнең Ралиф турындагы хатирәләре мөһимрәк.
2025 елның июнендә Казанның 98нче мәктәбендә Ралифка мемориаль такта ачылган. Бу эштә «Помощь СВОим» волонтерлык оешмасы җитәкчесе Мәүлия Сәлахова һәм волонтёрлар зур көч куйган.
Мемориаль такта диварга эленгән. Мәктәпкә килгән һәр укучы аның яныннан үтә. Кемдер игътибар белән укый, кемдер бер мизгелгә генә тукталып кала. Ә хәтер нәкъ шундый кечкенә мизгелләрдән башлана да инде.
Бүген Балыклы Чүкәй зиратында җил уйный. Шул ук җил кайчандыр авыл малаеның чәчләрен туздыргандыр. Шул ук җил кечкенә Ралифның яңгыравык тавышын басу буйларына алып киткәндер. Хәзер ул кабер өстендәге чәчәкләрне сыйпый. Ә без, Ралиф турында уйланып, тагын бер кат инанабыз: батырлык яу кырында гына тумый. Ул кешенең күңелендә энең өчен җавап тоткан көнне, әниеңә терәк булган чакта, иптәшеңне ташламаган вакытта туа. Үзең турында түгел, башкалар турында уйлаганда барлыкка килә.
Кеше киткәннән соң да аның турында: «Ул чын кеше иде», – дип әйтә алсалар, димәк, ул гомер юкка узмаган. Ралиф нәкъ шундый егет булган. Чын кеше...
«Аны онытмасыннар иде...»
«Помощь Своим Татарстан» төркеме җитәкчесе Мәүлия Сәлахова: – Ралиф Муратов исемен мин башта аның әнисе аша белдем. Соңрак сугышчан иптәшләре белән аралашырга, документларын карарга, аның турында истәлекләр җыярга туры килде. Шунда бер нәрсәгә игътибар иттем: аны белгән кешеләрнең һәркайсы диярлек бер үк сүзләрне кабатлый иде. «Гел ашыга иде...» Бу сүзләрне иптәшләре дә әйтте, туганнары да, әнисе дә.
Кемгәдер ярдәм кирәк икән, шунда ук кул суза торган егет булган ул. Шуңа күрә кешеләр аны бүгенгә кадәр җылы сүз белән искә ала. 2025 елның июнендә Ралиф укыган мәктәптә мемориаль такта ачу тәкъдиме тугач, волонтёрлар төркеме озак уйлап тормады. Бу эшкә битараф булмаган кешеләр кушылды. Кемдер финанс ярдәме күрсәтте, кемдер оештыру мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Бу безнең беренче шундый тәҗрибә булды. Дөресен әйткәндә, борчылдык та. Чөнки сүз гади такта турында түгел, кеше хәтере турында бара. Аны якыннары да, мәктәп укучылары да күреп үтәрлек булсын дип тырыштык. Мәктәп коридорыннан узганда, балалар бу егетнең кем булуы белән кызыксыначак. Аның турында укыячак, сорашачак. Хәтер шулай саклана бит. Кеше турында сөйләгәндә генә ул онытылмый.
Мемориаль такта ачылган көнне Ралифнең туганнары, укытучылары, дуслары һәм авылдашлары җыелды. Чара рәсми чыгышлар белән генә чикләнмәде. Күпләрнең күңелендә шәхси хатирәләр яңарды. Без еш кына геройларны зур сүзләр белән генә күз алдына китерәбез. Ә Ралиф турында сөйләгәндә, иң элек аның гадилеге искә төшә. Гаиләсен кайгырткан, дусларын хөрмәт иткән, кешеләргә ярдәм итәргә ашыккан егет булган ул. Шуңа күрә дә аның истәлеген саклау безнең өчен мөһим. Без бүген дә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән элемтәдә торабыз. Кеше китә. Әмма аның турында хәтер калырга тиеш. Безнең эш тә шуңа кайтып кала. Ралиф кебек егетләрнең исемнәрен киләчәк буыннар белсен иде.
Комментарийлар