16+

Кайнанам мине көчләп намазга бастырды: диндә көчләү юк бит...

Кайнанам мине көчләп намазга бастырды. Кияүгә чыкканда дини гаилә дә түгелләр иде.

Кайнанам мине көчләп намазга бастырды: диндә көчләү юк бит...

Кайнанам мине көчләп намазга бастырды. Кияүгә чыкканда дини гаилә дә түгелләр иде.

Озын күлмәкләр киеп, яулык ябынып йөрергә тиешлегемне белгән булсам, әлбәттә инде, кияү буласы егет ягына борылып та карамас идем, ләкин бу инде бүгенге уйларым гына, язмышыңа язылган никах икән – бернишли алмыйсың, хәтта үзең яратмаган кешегә дә яр буласың да куясың. Шөкер, мин иремне яратам анысы. Ул да мине бик хөрмәт итә.

Ләкин ике арага кайнанам гел кысылып, ничек итеп дөрес яшәргә икәнлеген өйрәткәләп тора. Аңлыйм, бәлки аның да мине өйрәтүе кирәктер. Аның тормыш тәҗрибәсе дә, дини белеме дә минекенә караганда күпкә күбрәк. 

Кайнанам, мин кияүгә чыкканчы, мәдәният йорты мөдире булып эшләде. Сәхнәдә ачык изүле күлмәкләрдән җырлады, кыска итәкләр киеп театр уйнады – роле шундый иде. Ләкин җитте бер көн, башта мөнәҗәтләр әйтергә өйрәнде, аннары намазга басты... Ул намаз укый башлагач, аның өчен генә түгел, безнең өчен дә дөньяларның асты өскә әйләнде.

Нишләсәк тә бисмиллалы сүз алдан йөрергә тиеш иде. Анысын мин дә хуплыйм, иң хәерлесе бисмилла белән башланган эш анысы. Ләкин кайнанамның кайбер кыланмышлары артыккарак китте. Бездән артыгын таләп итә башлады. Әйтик, ирем белән йокларга ятар алдыннан аерым намаз укырга куша, нәфел намазларын төн уртасында торып та укыйбыз инде, болай ук итәргә мин әзер түгел әле. Вакытны куалама дип тә әйтеп карыйм, мине ишетми дә. 

Беркөнне төн уртасында уянып китсәм, ике кызымны да намазга бастырган. Үзе алда, кызларым артта. Ни еларга, ни ачуланырга белмәдем боларны күргәч. Берсенә – 5, икенчесенә 6 гына яшь бит әле, нигә дип аларның башын катырырга? Вакыты җиткәч, өйрәнерләр дип кызларымны куып төшердем намазлыктан. Шуның өчен өйдә кара тавыш чыкты. Соң алар бит әле ике дога гына беләләр, төне буе намазлык өстендә басып торырга тиеш түгел. Йокы сәгате кергән икән йокласыннар! 

Кайнанам артыннан кайнатам да догалар өйрәнде. Мин иклен булып төшкән елларда, дөрес, егылып эчә иде. Кайнанам бәлки аны хәмер кочагыннан йолкып алыр өчен дә шундый адымга баргандыр, җәй уртасында, кем әйтмешли, комбайн кабинасыннан туры намазлыкка сикергән кеше ул. Мунча юынып чыкты да, тотты да намаз укырга кереште. Әкияттәге бер адым шикелле бу гамәле. Мин башта аны чынлап укыйдыр дип тә уйламаган идем, ләкин икеләнерлек урын юк, көненә биш вакыт намазын калдырмый.  

Икесенең дә намазлы булуы мине дә гыйбадәт кылырга өйрәтте. Мин моңа сөендем генә! Ирем дә үз теләге белән дингә килде. Раббыма рәхмәт. Ләкин фанатлык дигәне кайчагында күңелне кайтара, күбрәк китсә ботканы да бит май боза.

Намаз укыгач, киемнәрнең дә икенче төрлесен кия башладым, капландым. Кайчагында күлмәкләрнең андый ук озын булмаганны кисәм дә була, бу кадәр үк ябынмасам да намазымны укып барам бит дип тә уйлап куям. Бәлки минем әле утырып бетмәгән күңелем хаклыдыр, бәлки кайнанамның кырыс режимы дөресрәктер, бер Аллаһы тәгалә генә белә. Ләкин бер әйбер хак – диндә көчләү юк! Ә ул менә тормышыбызга күп әйберне мәҗбүриләп кретә. Болай эшләү ярыймы?

Назилә Сафина.
Мамадыш.
фото нейрочелтәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading