Гүзәл машинасын сөйләшенгән вакытка Рөстәмнең гаражы алдына ук китереп куйды. Гараж ишеге киереп ачылган, Рөстәм анда башка машина белән мәш килә иде. Гашыйк булыр өчен Гүзәлгә берничә минут буе Рөстәмнең җитез хәрәкәтләренә карап тору җитте. Машина ачкычларын Рөстәмгә тапшыруын, кимчелекләрен сөйләп бирүен, ничек итеп өйләренә кайтып җитүен дә Гүзәл хәтерләми. Аның күзен мәхәббәт пәрдәсе каплаган иде. Шулай итеп, машина төзәтү тарихы алар арасындагы мәхәббәт кабынуга сәбәп булды. Рөстәм дә Гүзәлгә игътибар итми калмады, салгаларга яраткан егет гашыйк булгач, начар гадәтләреннән дә арынды. Улының акыл утыртканын күреп сөенгән әнисе дә бераз иркен сулап куйды. Өйгә күрше кызы килен дә булып килгәч, тормышлары тагын да матурланып киткән кебек булды.
– Рөстәм машинасы белән бәрелгән, юл читендә йоклап ята. Үзе исән, машинасы ярарлык түгел, – дигән хәбәр аяз көнне яшен суккандай итте. Рөстәм тагын эчә башлады. Акны-караны аермый атна буе эчте. Бәрелгән машинасы атна буе күңелне елатып ишегалдында торды. Әнисе яньчелгән тимер өеменә караган саен Рөстәменең могҗиза белән генә исән калуына сөенде, аңа акыл, тәүфыйкъ, гаиләсенә бәхет теләп кулын тәүге тапкыр догага күтәрде.
Хәрби комиссариат ишеге төбендә басып торган Рөстәмнең күз алдына аш-суга уңган-булган, чибәр хатыны Гүзәл дә килеп басты. Рөстәмне яратып, аны кайгыртып яшәгән Гүзәлгә соңгы вакытта бер генә дә җылы сүз әйткәне дә юк икән бит аның.
Менә улы. Коеп куйган, ике тамчы су кебек үзенә ошаган улыкае. Эштә вакытта эштә булып, буш вакытта исерек булып, Рөстәм бит үзенең улының инде үсеп беткәнен дә күрми кала икән. Соңгы тапкыр кайчан улын кулына алып, яки алдына утыртып сөйде икән? Хәтерләми дә... Эх, мин – ишәк бит! Кадерне белмәгән ишәк, дип үз-үзеннән уйларын куганда аны кемдер дәште. Автобуска! Хәрби киемнәр кигән, аркаларына җиңелчә генә рюкзаклар аскан ирләр салмак кына автобуска төялә башладылар. Чышык-пышык борын тарту, үксеп елауларга әверелде. Ә Рөстәмне бер кеше дә озатмый, чөнки ул үзе шулай теләде. Әнисенә кайчан китәчәген төгәл әйтмәде, бу арада ул авырып та тора иде. Ә Гүзәл үпкәләп калды. Рөстәм аны юкка көнләшкән булып, нахак сүзләр әйтеп үпкәләтте. Әйе, нахак сүз белән, юкка. Үпкәләсә дә, бөтен кирәк-ярагын иренә әзерләп җибәрде ул. Әйе, аның Гүзәле шундый. Рөстәм аны ничек кенә үпкәләтсә дә, Гүзәл аны кичерә, гафу итә белде. Махсус хәрби операциядән исән-сау кайту насыйп булса, Рөстәм үзенең тормышын бөтенләй башкача итеп әйләндереп куеп яши башлаячагын төгәл белә. Кайтулар гына насыйп булсын иде.
Индира Сәйфуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Неужели переаодчики такие тупые ?
0
0