Кеше язмышына бер гаепнең күләгәсе гомер буе ияреп бара аламы? Әтисе кылган җинаять өчен балалар җавап бирергә тиешме?
Олыгаеп барган көннәрдә яшьлекне күбрәк уйлыйсың икән. Сез дә шулаймы? Без авылда үскән кызлар, кечкенәдән эш белән ныгыдык. Менә шуңа күрә дә тормыш юлларында нинди давылларга тарысак та, югалып калмадык. Ә тормыш дигәне шактый кыйнады!
«Без елыйбыз, әни әтине каргый...» Миңа биш яшь чакта әтине төрмәгә утырттылар. Гаепсез түгел иде — күрше абыйсын чәнчеп үтергән ул. Икесе бергә төн уртасына кадәр аракы эчкәннәр дә, ниндидер юк сүз аркасында тавышка кереп, сугышырга керешкәннәр. Әтинең җиңеләсе килмәгәндер, күрше абыйсына пычак белән кизәнгән...
Югыйсә, әни ул кичне аны әллә ничә мәртәбә алырга керде. «Мунча яккан, ашарга пешкән, иртәгә иртүк эшкә дә барасың бар бит, Фирнат», — диде. Әти аны соңгы керүендә кыйнап чыгарган иде. Әнинең канга батып йөгереп чыкканлыгын мин аермачык хәтерлим. Без елыйбыз, әни әтине каргый...
Тәненең авыртуына түзә алмыйча каргагандыр, дип уйлыйм мин аны. Икенче көнне ике күзе күрмәс булып шеште. Әле бит төнне дә тыныч чыкмадык. Әни мунчада өс-башын рәткә китереп кайтты да, безне өстәл тирәли тезеп утыртты.
— Ашагыз. Исерек көтеп гомер узды, ул дип вакытында ашый алмадык. Моннан соң инде алай булмас. Без дә адәм баласы, нәкъ аның кебек кеше, — диде.
«Әтиегезне алып китәләр» Әтинең кайтуын көтеп тәмам ачыккан балалар — без — бер тәлинкә ашны ялтыратып куйдык. Әни бүлеп биргән ит кисәген, бармакларны ялый-ялый, кабып җибәргәч, йокларга гына яткан идек — әти тәрәзә шакыды.
Әнине шул чагында күрсәгез икән... Атарга дип алып чыгып киттеләрмени — йөзендә күпме сагыш, чиркану иде аның.
— Әтиегезне алып китәләр... Ничек яшәрбез? Аның гөнаһысы өчен гомере буе без оялырбызмы икән? — дип борылып та керде.
Әтинең әйберләрен бер сумкага тутырып бирде бугай, алмаш күлмәк, эчке киемнәр булгандыр инде ул. Әтине алып киттеләр дә, кайтармадылар.
Имеш, без — кеше үтерүчеләр Әнинең башта суд, аннары төрмә юлларында интегеп йөрүләре истә. Авыл халкы бездән, чынлап та, йөз чөерә язды. Хәтта күрше балалары безнең белән уйнаудан туктады. Имеш, без — кеше үтерүчеләр.
Күрше абый үзе дә гаепле булгандыр дип уйлыйм. Өйләнмәде, гел эчү белән кайнашты. Аның кайчан да булса бер гомере аракыга бәйле сәбәп аркасында нокта куеласы билгеле иде инде. Теге көнне дә бит ул әтигә колак ишетмәстәй гайбәт сүзләр әйткән: имеш, әни кем беләндер йөри икән.
Йөргән, ди! Әни сигез баланы берүзе аякка бастырды, исемен таплатмады. Әти төрмәдә туберкулез авыруын йоктырган. Шартлар бик начар, тәрбия юк, ашаулары такы-токы гына — чир ничек азынмасын?
Әтине дәвалый да, үлемнән коткарып та кала алмадылар. Аны хәтта җирләргә дә безгә бирмәделәр. Ниндидер саннар астында гына җирләгәннәр. Әни исән чагында без аның каберен белешергә, кайдалыгын эзләп табарга теләгән идек тә, әни каршы килде:
— Үткән-беткән. Яраларымны кузгатмагыз, — диде. Аның сүзен атлап чыкмадык. Ә тормышта әтинең гаебе безгә кара сакал булып иярде.
«Кеше үтерүче баласы» дигән сүз сигезебезне дә эзәрлекләде. Артыбыздан шул сүзне сөйли тордылар. Ә без гел алга омтылып яшәдек. Укыдык, бер дигән эшләрдә эшлибез. Күбебез җитәкчеләр. Ләкин юк-юк та, бигрәк тә кемнеңдер ачуын китерсәк, «кеше үтерүче баласы» дигән сүзебезне ишетеп куябыз. Без әтибезнең кылган гамәле өчен гомер буе җавап бирергә тиеш түгел идек бит.
Мәдинә Аппакова
Казан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар