16+

Илгиз Зарипов: «Үзем түгел, баян җәл»

Танылган җырлар авторлары, баянчылар Илгиз Зарипов белән Илгиз Закировны нәрсә бәйли?

Илгиз Зарипов: «Үзем түгел, баян җәл»

Танылган җырлар авторлары, баянчылар Илгиз Зарипов белән Илгиз Закировны нәрсә бәйли?

Кукмарада яшәүче 500ләп җыр авторы Илгиз Зариповның иҗат юлы

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Зарипов — Кукмара районының Зур Кукмара авылында яшәп, инде менә ничә еллар Кукмара мәдәният йортында эшли. 500 ләп җыр авторы. Аның җырларын Салават Фәтхетдинов, Зөһрә Шәрифуллина, Вадим Захаров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Сагынбаева һәм башка җырчылар башкара. 

— Илгиз абый, авылда яшәп популярлык казанган кеше сез. Үзегез белән таныштырыгыз әле? 

— 1961 елда Кукмара районының Зур Кукмара авылында туганмын. Өлкәннәрнең кичке уеннарда катнашуларын күреп, тыңлап үстем. Безнең авылда моңлы җырчылар бик күп иде. Биш яшемдә тальян гармунында уйнарга өйрәндем. Күршебездә Габдрахман абый бар иде. Хромкада да, баянда да, тальянда да бик яхшы уйный иде ул. Күрше абый янына кереп, уйнаганын карап торып, үзлегемнән аның гармунында уйнарга өйрәндем.

Мәктәптә беренче класстан концертларда катнаша башладым, дүртенче классларда мәктәп укучыларын җырлата идем. Алтынчы класста укыганда авыл клубының гармунчысы булып киттем. Сигезенче класста укыганда авылның иң яхшы тавышлы җырчылары миңа кушылып җырлый башлады. Унынчы классны тәмамлаганнан соң бер ел клубта эшләп, Казанга мәдәният институтына укырга кердем. Укуны тәмалагач, Кукмарага эшкә кайттым. Көйләрне беренче курсларда укыганда яза башладым. Сәгыйт Әхмәтҗанов белән бер бүлмәдә яшәдек, ул Баулыда режиссер булып эшли. Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов, язучы Рәшит Әхмәтҗановлар — алар бер нәсел кешеләре.

Сәгыйт үзе дә бик талантлы, матур җырлый, шигырьләр яза. Көй язарга мине ул этәрде, язып кара әле дип, шигырьләрен тәкъдим итте. Менә шуннан соң иҗат юлым башланды. Тулай торакта кызлар бүлмәсенә кереп җырларны җырлыйбыз, ышанмыйлар. Ул вакытта композиторлар санаулы гына, безнең иҗатка көлемсерәп карадылар. Кукмарага кайткач икенче сулыш ачылды. Районга концерт куярга килгән артистларга җырларымны тәкъдим итә башладым. Танылган артистлар җырлап, җырларым халыкка таралырга кереште. 

Зарипов. Фото: автора

 Илгиз Зариповның композитор буларак иҗат юлы ничек башланган?

— Күпләр авылдагы талантлар күренми, югала, диләр. Сез моның киресен расладыгыз.

— Талантың бар икән, авылмы, шәһәрме, кайда гына яшәсәң дә танылырга, үзеңне күрсәтергә була. Хәзер моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Без — табигать баласы. Таш арасында яткан кешегә караганда безгә моң ургылып килә. Әйбәт җыр язганыңны белсәләр, сине әллә каян эзләп табалар. Мактанып әйтүем түгел, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина заманында җыр сорап үзе өйгә килде. 

Зарипов. Фото: автора

Вадим Захаровны җырчы иткән «Әнкәм ашлары»

— Сезнең җырлар аша бик күп яшь җырчылар популярлашып китте. Шуларның берничәсенә генә тукталып узыйк әле? 

— Вадим Захаров безнең районның Пчеловод авылы егете. Мәктәптә укыганда әтисе бу малайдан җырчы чыгармы, тыңлап кара әле, дип яныма алып килгән иде. Моңы да, мелизмнары да бар, яхшы җырчы чыгачак, дидем. Шул вакытта Вадим өчен махсус җырлар язуымны үтенде. Вадим минем «Әнкәм ашлары» җыры белән тамашачы каршысында танылу алды.

Заманында бергәләп туйларга, концертларга йөрдек. Укыганда каникулларга кайта иде. Хатыным туйлар, концертлар алып барды, бергәләп эшләдек. Хәзер дә Вадим бик күп җырларымны башкара. Айгөл Сагынбаеваның Салават Фәтхетдиновта укып йөргән елларында концерт белән Кукмарага килгәч, мин аңа «Туган як» җырымны бирдем, әлеге җыр аны да популяр итте. Шул җыр белән 2005 елда «Алтын барс» алды.

Үзебезнең район егете Илнар Камалиевка да шактый җырлар яздым. Аның белән группа төзеп, әтисе — баянчы, әнисе — моңлы җырчы, бергәләп Татарстан, Россия буенча гострольләргә йөргән вакытлар да булды. 

Зарипов. Фото: автора

— Кайсы шагыйрьләрнең иҗатына өстенлек бирәсез?

— Күбесенчә җирле шагыйрьләрнең шигырьләренә игътибар итәргә тырышам. Танылган шагыйрьләрнең сүзләренә бөтен кеше яза ул. Ә менә районда яшәүчеләрне башка композиторлар күрми, белми. Талантлары күренсен, халык белсен дип бу эшкә алындым. Харис Мостафин, Мәгъмүрә Мәрданова, Галиәхмәт Гафин һәм башкаларның шигырьләренә шактый популяр җырларым бар. 

Илгиз Зарипов белән Илгиз Закировны нәрсә бәйли?

— Илгиз абый, сезнең адашыгыз Илгиз Закиров та бар бит әле, ул да танылган җырлар авторы. Исемегез бер, фамилиягездә бер генә хәреф алмашкан. Сезне бер кеше дип уйлап, җырларыгызны бутаучылар да бар. 

— Бутыйлар инде, берни эшләп булмый. Без аның белән танышлар. Ул миннән берничә яшькә өлкәнрәк. Салаватлар, Хәнияләр белән концерт куеп йөргән кызыл баянын миңа бүләк итте. «Безнең исем-фамилияләр якын, башка кешегә бирәсем килми, сине якын итәм. Үземә җиңелрәк баян алам, сәхнәдә күтәреп торырга авырлаша башлады», — дип бүләк итте.

Концертларда мине кызыл баяннан күрәсез икән, танылган җырлар авторы Илгиз Закиров бүләге ул. Әлеге кызыл баяны белән бик күп җырлар язган, дип мин аны кадерләп тотам. Бик яхшы, элеккеге осталар эшләгән көчле баян. Чыннан да, сәхнәдә озаклап күтәреп торырга авыр, яхшы металлдан эшләнгән. Ул баянны миннән сораучылар да күп булды, беркемгә дә бирмим. Мин аны иҗатташымның бүләге итеп саклыйм. Күрешкәндә дусларча сөйләшеп, аралашып торабыз. 

Зарипов. Фото: автора

— Быелгы Казан Сабан туенда сезгә игътибар иттем. Авызыгыз колакта, килгән халыкның күңелен күреп, яңгыр астында ансамблегез егетләре белән гармуннарда уйнадыгыз. Яңгыр үзәгегезгә узгандыр ул көнне? 

— Андый вакытта үзеңне уйламыйсың инде. Минем кулдагы баян миллион ярымлык. Яңгыр астында үзем көн буе басып тора алам, уен коралларын гына җәллим. Эченә юеш үтсә, бөтен хезмәт юкка чыга. Үзем түгел, баян җәл. Кыйммәтле, яхшы баянга зыян килсә, тагын алып бирерләрме, эш менә нәрсәдә?! Музыкант өчен яхшы уен коралы зур байлык ул. 4 тальяным бар, берсе берсе 140 мең сум тора.

Шуңа күрә аларны саклап тотам. Сез күргән «Баламишкин» ансамблен 2000 елда оештырган идем. Аңа кадәр дә берничә ансамблем булды, заманасында оешмаларның ансамблен дә җитәкләдем, үземнең туган авылымда да туплаган идем. Хәзер Зур Кукмара белән район үзәге булган Кукмарада яшәүче таланты гармунчылардан торган «Баламишкин» эшләп килә. Ансамбль белән төрле җирләргә йөрибез. Казанда узучы "Уйнагыз, гармуннар«да ел саен чыгыш ясыйбыз.

Инде менә ничә ел рәттән кайбычлар чакыра. Безнең килүне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин көтеп тора. Үзе дә гармунчылар белән бергә гармун уйнап, җырлап, бәйрәмне тагын да ямьле итә. Авыл, район Сабан туйлары, Авыл көннәре турында әйтеп тә тормыйм, бик күп булабыз. Төрле төбәкләргә дә республика оештыра торган бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга чакырып торалар. 

Зарипов. Фото: автора

Илгиз Зарипов 40 яшьтән узган кешене тальянда уйнарга ничек өйрәткән?

— Сезнең уйнаганга кызыгып, минем баламны баянда уйнарга өйрәт әле, дип килүчеләр бармы?

— Андыйлар бар инде. Балалар күп килде, кайсы уйнап китте, кайсы ташлады. 40 яшеннән узган бер егет килде. Нәселләре данлыклы, оста тальянчылар. Нәсел ядкарьләре — тальяннары тик яткач уйга калган. Тальянда оста уйнаучы бер абзыйга барган булган, бер атнадан соң ул түзмәгән, тальян белән башыңа каплаганчы вакытында кит, сабырлыгым җитми дигәч, миңа килгән.

 40 яшьтән узган кешене өйрәтү, сүз дә юк, авырырак. Мин аны ноталар белән түгел, үз алымнарым белән өйрәттем. Илназ Исрафиловның йорты Зур Кукмара авылында су буенда. Кич белән эштән кайткач, урамга чыга да тальян уйный, авыл гөрләп тора. Тальян тавышы су буйлап тарала. Авылга ямь керде дип мин сөенәм, уйнарга өйрәндем дип ул шатлана. Хәзер авылларда тальянчылар юк дәрәҗәсендә. Күңелендә булгач өйрәнде бит менә, ике ел эчендә 40лап көй үзләштерде. 

Илгиз Зарипов хатыны Рузилә белән ничек танышкан?

— Хатыныгыз белән кайда таныштыгыз? 

— Рузилә Балтач районының Карадуган авылы кызы. Элек районнар арасында «Ызандашлар» дигән очрашу була иде. Кукмара белән Балтач күрше районнар. Очрашуда минем җырлар яңгырады. Концерттан соң минем яныма килеп, мин Зәйнәп Фәрхетдинова стилендәрәк җырлар җырлыйм, шундый җырларыгызны бирә алмыйсызмы, диде.

Менә шуннан соң аралаша башладык, гаилә кордык. Зур Кукмара авыл клубында 20 еллап эшләгәч, китәргә карар кылды. Бер елдан соң авыл халкы белән җирлек башлыгы эшенә кире чакыртып алдылар. Клубта бит көнеңне төнгә ялгап эшләргә кирәк, бераз арып киткән иде. 

— Хатыныгыз Рузилә апа җырлый, сез төрле уен коралларында уйныйсыз, талантларыгыз балаларыгызга күчкәнме?

—- Олы кыз Гөлшат үзе өчен генә җырлый, сәхнәне үз итмәде. Әмма анысының да тавышы бик матур. Ул ягулык салу станциясендә эшли. Ике оныгыбыз үсеп килә. Кечкенә кыз Илзирә җыр буенча башта училище, аннан мәдәният институтын тәмамлады. Җырларга өйрәтә торган үзенең студиясе бар. Мәктәптә укыган елларында биш ел рәттән «Йолдызлык» фестивалендә беренче урынны алды. Татарстан, Россия күләмендә бәйгеләрдә катнашып лауреант исемнәрен яулап тора. Ике кызыбыз да үз юлларын таптылар, шуңа сөенеп яшибез. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading