Кайчак язмыш кеше гомерен бер мизгел эчендә өзә дә куя. Берни дә сиздермичә, бернинди кисәтүсез.
Кичә генә елмаеп йөргән, киләчәккә планнар корган, хыяллар белән яшәгән үсмер бала — бүген инде юк… Бу югалту белән килешү мөмкин түгел. Аны аңлату да, аклау да мөмкин түгел.
28 март киче… Гади генә бер кич кебек башланган бу вакыт ике гаилә өчен мәңгелек кайгыга әйләнә. Юл аша чыгып барган 16 яшьлек кызның гомере шунда ук өзелә. Яшьлек, өметләр, тормышның иң матур башлангычы — барысы да бер мизгелдә юкка чыга.
Хәлимә… Аның турында сөйләгән һәр кеше бер үк сүзләрне кабатлый: якты, тыйнак, тырыш, тәрбияле. Ул кайда гына булмасын — якты нур сибеп йөргән. Кояш кебек елмаюы, кешеләргә карата ихласлыгы белән ул тирә-юньдәгеләрнең күңеленә җылылык биргән. Хәлимә зур хыяллар белән яшәгән. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзе сайлаган юнәлеш буенча укырга кергән. Киләчәктә матурлык тудыру, тирә-якны ямьләндерү турында уйлаган. Бакчалар, парклар, яшеллек — аның хыяллары табигать белән бәйле булган. Кеше күңеленә тынычлык бирә торган дөнья төзергә теләгән.
Әмма язмыш башкача хәл иткән…
28 март көнне кичке уннар тирәсендә Казан-Шәмәрдан юлында җәяүлеләр кичүендә Киа Оптима машинасы 16 яшьлек кызны бәрдереп китә. Җәяүле алынган җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак булган.
18 яшьлек егет идарәсендәге Киа машинасы күрәсең караңгы төндә җәяүлене абайламый кала. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, 16 яшьлек кыз авария урыныннан берничә метрга очып китә. Моны безгә авариядән соң каза урынына килгән шаһитләр сөйләде. ашыгыч ярдәм табиблары санаулы вакыт эчендә килеп җитсә дә, инде соң була.
Без исә һәлак булган кызның сыйныф җитәкчесе Вера Ивановна Борисова белән сөйләштек.
– Әлеге гаилә берничә ел элек Питрәч районындагы Царево Ситига килеп урнашканнар, баштарак фатир арендалап яшиләр. Соңрак ипотекага фатир алалар. Әниләре ире белән аерылышкан, берүзе дүрт баланы тәрбияли. Гаилә бик тәртипле. Әниләре Парвина шәхси мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшли. Олы кызлары узган ел 11нчесе тәмамлаган, ә авариядә һәлак булган Хәлимә Кумаева 2009 елгы. Узган ел Цареводагы лицейның 9нчы сыйныфын тәмамлап Казан дәүләт аграр көллиятенең «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» факультетына укырга кергән иде. Ул безнең лицейда күченеп килгәннән соң бары бер ел укыды. Барлык предметлар буенча бары 4 һәм 5 билгеләренә генә укыды. Искиткеч тырыш, тәрбияле бала иде. Иптәшләре белән дә уртак телне тиз тапты. Мәктәптәге чараларда актив катнашты. Аннан соң тагын балалар бакчасына йөри торган сеңлесе һәм бишенче сыйныфта укучы энесе бар.
Хәлимәнең казага юлыгуы турында да укытучы укучыларыннан белеп ала. Һәркемгә шок була. Беркемнең дә моңа ышанасы килми. Чөнки Хәлимә һәрчак кояш кебек балкып йөри торган. һәркем белән исәнләшә торган кыз буларак истә кала.
— Хәлимә кызымның сыйныфташы, — дип сөйләде безгә Лариса Геннадьевна Трубина. — Ул шундый тыныч, мөлаем кыз иде. Авариядән соң без шул урынга бардык кызым белән. Аңлавыбызча, Хәлимәнең өенә кайтып баруы була. Кичке уннар тирәсе. 27се көнне Царевода утны өзгәннәр иде, ниндидер авария булган күрәсең. Шуңа әлеге кичү янында светофор эшләмәгән. Шигали, Царево ягына барган бер юлны Хәлимә чыккан. Шәһәр ягына булганын чыга башлаган, светофор эшләмәгәнгә күрәсең Киа машинасын йөртүче аны күрмәгәндерме, 18 яшьлек егет бәрдереп киткән. Машинаның уң ягы фарасы, тәрәзәсе җимерелгән иде. Бәрдерүдән Хәлимә авария урыныннан шактый еракка очып киткән. Күпмедер вакыттан соң узып баручы ир-ат Хәлимәнең телефонын табып номерлар буенча шалтырата башлаган. Беренче булып Хәлимәнең икенче бер дус кызына шалтыраткан. Алар менә шул өчәү йөриләр иде гел, Хәлимә, минем кызым һәм тагын бер кыз. Шул ир-ат «Соңгы тапкыр ул сезнең белән аралашкан. Ул авариягә юлыкты», дигән. Хәлимәнең әнисе Парвина да соңрак миңа да шул ир шалтыратты диде. «Тизрәк бирегә чабыгыз, кызыгых юл һәлакәтенә юлыккан. Бик начар хәлдә», дигән шул шаһит. Парвина килеп җиктәнче Ашыгыч Ярдәм машинасы да килеп җиткән. Хәлимәнең дус кызлары барысы да биредә иде.
Бик кызганыч хәл, гаиләгә килгән кайгының авырлыгын әйтеп тә аңлатырлык түгел. Тигез юлда җайлап кына кайтып барганда килеп чыккан хәл.
Язмышмы бу. Күрәчәкме бу?
Каты бәрелештән соң рульдә булган егет шок хәлендә булса да, әти-әнисенә шалтыратырга өлгерә, үзенең юл һәлакәтенә таруын хәбәр итә. Алар исә тизз арада килеп җиткәннәр.
— Шофер егет бөгелеп төшкән, «Карагыз әле. Ул исән будырга тиеш», дип кат-кат кабатлады. Җиргә тезләнеп үз-үзен гаепләде. Әнисе дә әтисе бик ааыр кабул иттеләр, һәркемдә истерика. Шул кич ике гаилә өчен әйтеп бетергесез кайгы китерде. ЮХИДИ хезмәткәрләре барысын да сораштырып тикшерү эшләрен башладылар дип беләбез. Авария булган вакытта хәлнең ничек булуын Аллаһтан кала беркем белми. Баганада фонарьләр бар, әлбәттә. Төнге сәгать бердә коммунальщиклар килеп светофорны көйләделәр. Тик фаҗигане кире кайтарып булмый шул. Әниләре Парвинаның хәлен әйтеп тә аңлатырлык түгел. Тагын шунысын да әйтик, ул күпмедер вакыт сизенүен, күңеле тыныч булмавын әйтте. Бишенче сыйныфта укучы улына кат-кат юлны карап чык дип кисәткән, Ә фаҗига бөтенләй башка яктан килеп чыккан. Бер уйламаганда. Хәлимә безнең күңелдә мәңге көләч йөзле, сабыр, тыйнак булып истә калачак, - ди Екатерина
Хәлимәне сишәмбе җирләячәкләр. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Әмма җирләү шактый кыйммәткә төшә. Шуңа Кумаевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр Сбербанк картасына ялганган 8-937- 57-92-777 (Абдулхадис Абдулкадир улы исемендәге) телефоны буенча акча күчерә ала.
Әлеге фаҗига — бер генә гаиләнең кайгысы түгел. Бу — бөтен җәмгыять өчен сабак. Бер мизгеллек игътибарсызлык, бер секундлык ялгыш — кеше гомеренә бәясе булмаслык югалту китерә ала. Юл — уен урыны түгел. Караңгы, эшләмәгән светофор, ашыгу — болар барысы да бергә кушылып, төзәтеп булмаслык нәтиҗәгә китергән.
Иң авыры — әни йөрәге өчен. Дүрт бала тәрбияләгән әни өчен бу югалтуны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Ул кызын көткән, аның кайтуын өмет иткән… Әмма ишек ачылмаган. Гомерлек яра.
— Хәлимә безнең хәтердә мәңге яшь, мәңге елмаюлы булып калачак. Аның кыска гына гомере дә тирән эз калдырды. Кешеләрнең күңелендә ул якты нур булып сакланыр.Кайчак иң якты йолдызлар иң тиз сүнә…Урының җәннәттә булсын, балакаем. Сине онытмабыз, - дип сүзен тәмамлады Вера Ивановна.
Хәлимә сыйныфташлары белән
Хәлимә сыйныфташы белән
ТР Прокуратурасы фотосы авария булган урыныннан
ТР Прокуратурасы фотосы Фотолар Вера Ивановна Борисова архивыннан
Комментарийлар