16+

«Командировка гына…» дип киткән иде: Саба егете Расим Хәсәновның гомере өзелде

Саба районы Туктар авылы егете Расим Ринат улы Хәсәновның үлеме турындагы хәбәр бөтен кешене тетрәндерде.

«Командировка гына…» дип киткән иде: Саба егете Расим Хәсәновның гомере өзелде

Саба районы Туктар авылы егете Расим Ринат улы Хәсәновның үлеме турындагы хәбәр бөтен кешене тетрәндерде.

Уңган, белемле, тәртипле егет Казан аэропортында җаваплы хезмәттә эшләп, Ватан чикләрен сакларга киткән һәм махсус хәрби операциядә гомере өзелгән. Аны туган авылында зурлап, мәңгелек йортына озаттылар. Туктар халкы бу югалтуны тирән кайгы белән кабул итте.
Расим Ринат улы Хәсәнов… Аның исеме бүген һәр йөрәктә сагыш булып, горурлык булып яңгырый.

«Юашларны яклады»
Расимнең игезәк туганы Рамилнең сүзләре Расимнең тормыш юлын аеруча ачык итеп күрсәтә:

— Игезәкләр булгач, охшашлык бар, әлбәттә. Әмма барыбер аерымлыклар да җитәрлек. Башлангыч сыйныфларны Туктарда укыдык. Аннары Килдебәккә йөреп белем алдык. Кечкенәдән эшләп үстек без. Ат җиктек, көтү көттек. Каникул вакытында да тик ятмадык, акча эшләргә тырыштык. Әниләр каршы килсә дә, үзебезгә үзебез аш табарга өйрәндек. Шуңа күрә хезмәт безгә укуга караганда да якынрак иде…
Расимның холкы кечкенәдән үк күренә:

— Берәрсен рәнҗетсәләр, ул читтән генә карап тормый. Шунда ук яклап чыга. Йомшакларны яклады. Үзе беркайчан да артка чигенмәде, - ди игезәге турында Рамил. - Армиягә дә бергә киттек. Авылдан дүрт малай идек. Барлыгы 17 егет киттек, әмма бишебез бер урында Мәскәү астында хезмәт иттек. 2018дә киттек, 2019да кайттык.
Шул еллар аларның арасын туганлык җепләре белән генә түгел, дусларчы да ныгыта:

— Армиядә аралар ныграк якынайды. Расим хәрби бәрелешләр булган җиргә барып кайтасы килә дип әйтә иде. Ул вакытта Сирия турында сөйләшә идек. Аның күңелендә бу теләк бар иде инде.
Армиядән соң Расим гади тормышка кайткан.

— Ике еллап авылда эшләде. Аннары Җәзаларны үтәү буенча Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе бүлекчәсенә урнашты. Ләкин тәүлек әйләнәсе эшләү авыр иде. Шуңа күрә башка эшкә күчте.
Казан аэропорты Расим тормышында яңа этап була.

— Аэропортка күчте. Таможня, чик сагы хезмәтенә. Шактый сынаулар, әзерлекләр үтте ул анда үтү өчен. Ләкин үз дигәненә иреште, - дип искә ала Рамил. 

«Командировка гына…»
Рамилнең һәр җөмләсе йөрәкне тырный:
— Февральдә командировкага китте. Әмма бу хакта беркемгә дә әйтмәдек. Бары яшьрәк туганнар гына белде. Әти-әнигә әйтсәк, нык борчыла башлыйлар. Аларны сакладык. Дүрт айга дигән иде, бер ае үтте, инде 3 ае гына калды, дип тынычланган идем. Рәсимне 2026 елның 16 мартында махсус хәрби операция зонасына керттеләр. Каршы як белән безнең чик арасы бер ярым чакрым гына. Хәтта телефоннан сөйләшкән вакытта шартлаган тавышлар ишетелеп торды. Расим Брянск өлкәсе, Климово тирәләрендә булды. 
Рамил бер мизгелгә тынып кала, аннары дәвам итә:

— Көне-көне белән 30ар бәрелеш була иде, дип сөйли иде Расим. 16 апрельдә аларны утка тотканнар. 12 сентябрь – безнең туган көнебез. 27 яшь тулырга тиеш иде. Бер дусты гына әйтте: өйләнергә хыялланган икән. Тормыш дәвам итәргә тиеш иде.

Кара хәбәр…
— 16 апрель иде, Расимнең командиры авылга кайтып, хәбәр иткән. 19 апрельдә игезәгемне җирләдек. Авыл елады, - ди Рамил.
Газизләрен югалткан өйдә сүзләр артык кебек. Һәр почмакта Расимнең эзе, һәр җирдә аның кул җылысы. Әнисе Гөлнара апаның хәле турында сорагач, сеңлесе Эльнара Әскәрова авыр сулап баш чайкый:

— Апага бик авыр. Бер тынычлана, бер елый. Кайчак сүзсез утыра. Нәрсә дип юатырга да белмим.
Эльнара ханым сүзен тирәннән башлый:
— Апа тормышта бик күп сынаулар узды. Беренче ире үлеп киткәндә, кызы Илүсәгә ике ай гына иде. Шуннан соң ялгызлык, толлык ачысын татып яшәде. Аннары бәхет кабат елмайды, Туктар авылы егете Ринат белән гаилә корды. Игезәкләр көткәндә апа бик сакланды. Хастаханәдә ятты. «Балакайларым исән-сау тусын», дип гел борчылып йөрде. Алар көтеп алынган, кадерләп үстерелгән сабыйлар.

«Эшләп үстеләр»
— Расим белән Рамил кечкенәдән хезмәт белән чыныктылар. Акчаның тәмен белеп, үз куллары белән табып үсте алар. Авылда да бу балалар турында берәү дә начар сүз әйтмәс. Эчмиләр, тартмыйлар. Тәртипле, әдәпле. Рамилебез намазда, Аллаһ юлында…
Эльнара ханымның тавышы калтырап куя:

— Бик тырыш балалар иде, күзләр тигәнме. Рамил бераз шаянрак, игътибарны ярата иде. Ә Расим чиктән тыш сабыр бала булды. Кечкенәдән үк. Әле балачакларын искә төшердек. Расим караватында торып баса да, еламый, тавыш чыгармый, сабыр гына әнисен көтеп тора. Апа да кайчак: «Бәлки, наз җитмәгәндер инде аңа, кочакласаң да сүз әйтми иде», – ди. 
Эльнара апа энесе турында озаклап сөйли:

— Кеше аның турында аз сүзле дияргә мөмкин. Әмма аны сөйләтсәң, сәгатьләр буе сөйләшә ала. Кычкырып сөйләшә торганнардан түгел. Әкрен генә, тыныч кына сөйли. Ишетеп калсаң, ишетәсең. Куллары да алтын иде. Абзарга керсәң, һәр кадак аның кулыннан үткән. Өйдәге идәннәр, эшләнгән нәрсәләр барысы да аның хезмәте. Бөтен эшне ул кайтуга эшләп куя иде.
Эльнара ханым күз яшьләрен сөртә:

— Хатын-кыз эше дип тә тормый иде. Барысын да эшләде. УФСИНда эшләгәндә дә, хезмәт хакы аз булгач, таксида да йөреп алды. Үзен кызганмады. Зур кеше буласы килде. Хыяллары бар иде…

«Мин сизендем»
Расимның командировкага китүе турында сөйләгәндә, Эльнара ханымның тавышы тагын да тирәнәя:
— Аның Брянск өлкәсендә булуын беркем белмәде. Ул: «Командировка гына», — диде. Ләкин минем күңел тыныч булмады. Ниндидер бер сиземләү бар иде. 21 февральдә Казаннан авылга кайтты. 22се кире китте. Бу кайтуы саубуллашу булгандыр. Барлык туганнар белән күрешеп чыкты, һәрберсе белән озак итеп сөйләшеп утырды. 

«Расим, безнең Раскә»
Алинә Нәбиева, туганы, сүзен күз яшьләрен тыеп башлый:
— Рәсим әни ягыннан өч туган абыем. Ләкин ул минем өчен гади абый түгел иде, бертуган кебек якын булды. Без аны кечкенәдән «Раска» дип йөртә идек. Яшьләр шулай атый. Ул безнең өчен һәрвакыт якын, үз кеше булды. Берәр ярдәм кирәк булса, иң беренче ул чаба иде. Үзенең эшен ташлап булса да, беркайчан да «юк» дип әйтмәде. Гел язышып, хәлләр белешеп тордык. Беркайчан да үпкәләшкәнебез булмады. Шундый гадәт бар иде бездә: яшь туганнар белән һәр мөмкинлек туган саен Сабага, безгә җыелабыз. Җырлап, сөйләшеп утырабыз. Бу мизгелләр хәзер аеруча кадерле. Рәсим безгә берүзе генә килгәндә, төнгә кадәр сөйләшеп утыра идек. Мин аңа бөтен серләремне сөйли идем. – Бу урында Алинә туктап кала. – Рәсим беркайчан да бүлдерми, сәгатьләр буе тыңлап утыра ала иде. 

Бу сирәк очрый торган сыйфат. Армиягә булачак ирем белән бергә киттеләр. Без аларны көтеп алдык. Бер ел… ничек тә түздек… Ә хәзер мәңгелеккә китте. Ничек түзәргә икән… Рәсим безнең күңелләрдә мәңгелек яшәр.

Рәсим хәзер мәңгелек йортында, ләкин ул әнисенең догасында, апа-сеңелләренең күз яшендә, туганнары хәтерендә яши, авылның һәр сукмагында аның эзе калган.

Расим туганнары белән



Алия Валиева (Гилазиева) үзенең туганы Расимага багышлап шигырь юллары иҗат иткән. 

Үзем монда, ә күңелем,
Очып йөри синең яныңда.
Өметләнеп, кайтырсың дип, көтеп,
Өзгәләнеп сине сагына.
Кайтмас җиргә киттең бит син, балам,
Җаным әрни, утлар кабына.
Ә йөрәгем минем ашкыныплар тибә,
Йөгерә, чаба синең яныңа.
Эчемдәге ялкын дөрләп яна,
Сулар сибеп файда булмас шул.
Бала югалтуның ачысы бар,
Югалтканнар гына аңлар ул.
Күз яшьләрем яңгы кебек ява,
Туктарга да һичтә җыенмый,
Авыртуны басар өчен нишлим?
Яшәгәндә кебек тоелмый.
Гафулар ит балам, саклап кала алмадым,
Сине ачы сугыш өзгәннән,
И Аллаһым үтенепләр сорыйм,
Урын бирче Җәннәт түреннән,
Мәңгелеккә безне ташлап киттең,
Йөрәккәем мәңгә ярыла,
Эх син, балам, сүнмәс учакларга салдың,
Дөрләп янам сагыш утында.
Бу шигырьне туганым Хасанов Расим
Ринат улына багышлап язылды.

17.04.2026
Урының Җәннәт түрләрендә булсын, җаныкаем.изображение виджетизображение виджет

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading