Операциядән соң тернәкләнә алмыйча, үлеп киткән шәфкать туташы Айгөл Исхаковага багышлана.
Сабырлык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык, намуслылык – шәфкать туташы үз эшен уңышлы башкару өчен мөһим сыйфатлар. Авыру кешенең зарларын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү өчен күңел нечкәлеге кирәк. Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия булган да инде Чүпрәле районы Иске Ишле авылында фельдшер булып хезмәт куючы Айгөл Исхакова.
«Хыялына хыянәт итмичә»
Бала чагыннан ук табибә булырга хыяллана ул. Васил абый белән Нәсимә апа гаиләсендә хезмәт сөяргә, кешеләргә шәфкатьле булырга кирәклеген тоеп үсә. Ике энесе өчен һәрвакыт терәк була.
– Айгөлем 1984 елгы 10 мартта дөньяга килде, – дип сөйләде безгә әнисе Нәсимә Садыйкова. – Буа килене мин, үзем Яшел Үзәннән. 1983 елда кияүгә чыктым. Буа шәһәрендә туып-үсте ул. Хыялына хыянәт итмичә Буа шәһәренең медицина көллиятенә юл тотты. 2004 елның 7 мартында туйларын үткәрдек. Чүпрәле районы Иске Ишле егете Вилдан белән гаилә кордылар. Укуын барыбер дәвам итте.
Көллиятне тәмамлаганнан соң Иске Ишле авылына күченеп китә Айгөл. Тормышларын түгәрәкләп, мәхәббәт җимешләре – Адилә белән Камил туа. Дипломлы яшь белгечкә авылда эш булмагач, ул мәктәптә китапханәче булып эшли башлый. Тормыш агым су кебек ага да ага.
– Берничә елдан соң күрше авылларында эш урыны бушагач, шундагы фельдшерлык-акушерлык пунктына йөреп эшләде. Дүрт ел чамасы булгандыр бу, – дип искә ала Нәсимә апа.
Шатлык-көенечләре, ыгы-зыгылы тормыш мәшәкатьләре белән күпме сулар аккан. Авылдашлары аны хөрмәт итәләр. Ул тырыш хезмәте өчен күп кенә мактау сүзләренә лаек булган һөнәр иясе.
«Сукыр эчәге ялкынсынган»
2025 елның февраль башында Айгөлнең кисәк кенә эче авырта башлый. Үзе дә медик булгач, дарулар эчә дә, үтәр дип йөри. Әмма түзә алмаслык дәрәҗәгә җиткәч кенә хастаханә бусагасын атларга була. Хезмәттәшләре: «Сукыр эчәге ялкынсынган», дигәннәр. Аңа лапароскопия ысулы (хирургиянең заманча ысулы, эчке органнарга операцияләрне зур булмаган (гадәттә 0,5-1,5 см) тишекләр аша ясыйлар, традицион хирургиядә исә зур кисемнәр таләп ителә) операция ясарга тәкъдим ителә.
– Моңарчы лапароскопия ысулы өчен кулланыла торган аппарат белән операцияләр район хастаханәсендә ясалмаган, – дип безнең белән уртаклашты Адилә.– Бу ысулдан соң тернәкләнү дә тиз булачак, дигәннәр. Авыл кешесе тынгысыз бит инде, әни, мал-туарны карыйсы бар, өй эчендәге ремонтны тизрәк төгәллисе бар, дип уйлап килешкән. Минем үземә дә аппендицитка операция ясалды, тик гадәти ысул белән. Тиз терелгән идем. 5 февраль көнне көндезге 4тән 6га кадәр ике сәгать дәвамында әниемә операция ясалган. Ике хирург катнашкан. Төне буе реанимациядә яткан, кан басымы нык уйнады, дип әйтте шундагылар. Иртәнге якта палатага күчерделәр, янында булдым. Гел кискен авыртуга зарланды. Аны «Операциянең урыны тиз генә төзәлми, түзәргә тырыш», дип тынычландырырга тырыштым. 10 февраль көнне аны өйгә чыгардылар. Бер-ике көннән соң кисәк кенә температурасы күтәрелгән. Ул салкын тиде дип уйлап йөргән. Инде авыртудан ята да, тора да алмагач 17 февральдә әти аны Чүпрәле район хастаханәсенә илткән. Биредә төгәл диагноз куя алмаганнар, 3 көн яткан, үт куыгында ташлары кузгалган дип уйлап система куеп та караганнар.
20 февраль көнне юллама белән Айгөл Исхакованы Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә озаталар. 21 февраль көнне биредә берничә тапкыр узи ясала, төрле тикшерүләр үткәрелә, анализлар алына. Табибларның диагнозы: пациентканың кабыргасы, калак сөягендә абцесс (тукымаларның эренле ялкынсынуы) башланган.
«Хәлдән килгәнне барысын да эшлибез»
– Шул ук көнне беренче операция ясалды, эрен җыелган урынны чистарттылар. Иң яхшы, тәҗрибәле табиблар карады аны. Бу хастаханәдә генә дә 7-8 операция ясалды. Шул вакытта янында булдым. Кулымны тота да, озак кына җибәрмичә тора иде. Үзәк өзгеч мизгелләр. 17 март көнне иртән иртүк реанимациягә озаттылар, кан басымы 70тән 40ка кадәр төшкән. Янә җыела башлаган эреннән чистартканнар. 19 март көнне аны реанимобиль белән республика клиник хастаханәсенә җибәрделәр. Анда карантин булганга, мине янына кертмәделәр. Хәле авыр булды. Күзләре сап-сары иде, табиблар да безгә: «Хәлдән килгәнне эшлибез», диделәр. 28 март көнне дә РКБга килдем, көндезге унынчы ун минутлар булгандыр. Әмма әни янына реанимациягә кертмәделәр. «Әнием ничек анда, начарландымы әллә?», – дип энем шалтыратты. Мин белмим, бу хәбәрне кем әйтте, дип җавапладым. Камил исә: «Абый әйтте», – ди. Көндезге унберенче ярты булгандыр, әнинең энесенә шалтыраттым да, белешә башладым. «Сеңлем, әниең башка юк», диде. Күрәсең, табиблар аңа беренчерәк шалтыраткан. Ә мин әнием янына кереп өлгерә алмадым. Китеп барган.
«Ишекләре һәрвакыт ачык иде»
Айгөл Исхакованы Буа шәһәрендә 29 март көнне соңгы юлга озатканнар. Аның белән хушлашыр өчен авылдашлары, ягъни иске ишлеләр автобус яллап килгән.
– Айгөлне 20 еллап беләмдер. Бөтен тормышлары күз алдында булды, – дип сүзен башлады Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов. – Мин озак еллар авыл мәктәбендә директор булып эшләдем, ире Вилдан машина йөртте. Эш урыны пәйда булгач, Айгөл күрше Иске Кәкерле авылына йөреп эшләп алды, анда да гел елмаеп торган шәфкать туташын үз итеп өлгергәннәр. Шул арада мине Иске Ишле авылына авыл җирлеге башлыгы итеп күчерделәр. Авылдагы фельдшер-акушерлык пунктында вакансия пәйда булгач, Айгөлне бирегә күчерделәр. Кем генә мөрәҗәгать итмәде аңа, тәүлекнең кайсы гына вакыты булмасын ишекләре һәрвакыт ачык иде. Коронавирус вакытында халык арасында бу зәхмәтне таратмас, булдырмый калыр өчен күп көч куйды. Аның үлеме аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Бу авыр хәбәрне ире Вилдан шалтыратып хәбәр итте. Район үзәк хастаханәсенә шалтыратып, алардан Ашыгыч ярдәм машинасы сораттым. Айгөлнең гәүдәсен Буага кайтарттык. Һәркем бик авыр кичерә. Автобус яллап Буага кадәр озатырга бардык. Ике баласына карыйм да, йөрәк тетрәнеп китә. Авылда өр-яңа ФАП бинасын да ачып китте бит әле ул – операциягә керер алдыннан булды бу. Инде менә Айгөлебез генә юк анда эшләргә. Урыны җәннәттә булсын. Туганнары 8 май көнне кырыгын үткәрергә ниятли.
Гөлнар Әхмәтҗанованың Иске Ишле авылы шәфкать туташы Исхакова Айгөл истәлегенә багышлап язылган шигыре
Өлгермәдең хәтта яшәргә,
Кыска булды гомер юлларың,
Балаларың кочып туймаган,
Йомшак назлы әнкә кулларың.
Матур язда киттең калдырып,
Туганнарың, өең – барысын.
Үксеп елый авыл, күршеләр.
Күтәрә алмый төшкән кайгысын.
Нигә язмыш кырыс кешегә?
Ник сорамый кайчак безләрдән?
Яшел чирәм үсәр җәйләрдә,
Син атлаган якты эзләргә.
Кайтмас юлдан киттең мәңгегә,
Сыкрый шуңа нечкә күңелләр.
Балаларың сине сагынып,
Кабереңә килеп йөрерләр.
Изгелегең саклар бу авыл,
Ярдәм иттең һәрчак, һәркемгә.
"Бирсен Раббым бары сабырлык",
Дога белән сорыйк бүгенгә.
Алдан белми яши барыбыз,
Киләчәктә ниләр күрәсен.
Ашларыңда укып кылырлар,
Синең өчен коръән сүрәсен.
Урыннарың булсын оҗмахта,
Ак халатлы шәфкать туташы.
Уртасында бүген өзелде.
Син үтәчәк озын юлбашы.

.jpeg)


Комментарийлар