16+

“Күңелем кушканча булышырга тырышам”

Минзәләдә яшәүче Тәския апа Вәгыйзованы әллә ничә еллардан бирле интернет челтәрләрендә күзәтеп барам.

“Күңелем кушканча булышырга тырышам”

Минзәләдә яшәүче Тәския апа Вәгыйзованы әллә ничә еллардан бирле интернет челтәрләрендә күзәтеп барам.

Башка блогерлар кебек “дусларым-дускайларым”, “җаннарым-җанашларым”, дип язучыларына эндәшми ул. Ничек бар, шулай сөйли. “Холкым андый түгел, турысын ярып сөйләшергә яратам”, – ди.  Шуңадырмы, аның янына уңган-булган осталар, киңәш кирәк булган һәркем тартыла. 
Ә бит кайчандыр үзе дә чаразлыктан интернет челтәрләрендә казына башлый. Җанына дәва табар өчен үзенә шөгыль эзли һәм таба. 

Аптыраганнан тотынган эш
– Мин озак еллардан бирле социаль челтәрдә утырам, – ди Тәския апа. – Йөрәк чире белән шикәр авыруы бер-бер артлы китереп тоткач, җир җимертеп эшләргә өйрәнгән кеше буларак, ялгызлыктан качар өчен интернет челтәренә кереп киттем. Үзем белгәннәрне, эшләгән эшләремне куя башладым. Мин социаль челтәрләрдә утыра башлаганда блогерлар юк иде. Интернеттан торт пешерү һәм бизәү буенча бушлай дәресләр таптым. Үз өстемдә эшләп, заказга тортлар пешерергә керештем. Бу шөгылем миңа дарулык булса да акча эшләргә мөмкинлек бирде. Яшьләргә үзем белгәннәрне киңәш итә идем. Күңелем ничек куша, шулай эшләдем. Акрынлап күп кешеләр килеп кушылды. Яңа месседжерлар барлыкка килде. Шул месседжерларның берсендә төркемнәр оештырмыйсызмы, иркенләп аралашыр идек, анда аралашу җиңелрәк, диделәр. Риза булдым. 

Башта бер группа ача, аннан халык соравы буенча ача торгач, 27гә җитә. 27 группасында да 1025әр кеше шыплап тулган. “Бу группаларның барысы да халык өчен эшли, – ди Тәския апа. – 2020 елда, шикәр чире белән интегүчеләр өчен беренче киңәш группасы ачылды. Татар телен белгән, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче шикәр чире белән интегүче кешеләр җыелды. Бер-беребезгә киңәшләр бирә башладык. Безнең янга табиб Зөлфия ханым килеп кушылды. Үтемле киңәшләре белән ярдәм итә башлады. Безнең өчен зур хәзинә булды. Шикәр чире бик куркыныч авыру, бөтен организмга йогынты ясый. Ул группада иртәдән кичкә кадәр халык үз проблемасын сөйли. Без белгәннәребез белән уртаклашып, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә тырышабыз”. 

Ни кызганыч, бу группага өмет белән керүчеләр арасында мәрхүм булучылар да шактый. “Язмый башласалар, эзли башлыйм, шәхси битләренә язам. Аларның берсе белән дә якыннан таныш түгел, әмма барысы өчен дә борчылам. Барысы да туганым кебек якын. Йоклый алмый ятканда алар турында төннәр буена уйланып чыгам. Дөрес ашыйлар микән, киңәшләрне тоталармы икән дип уйлыйм. Кайчагында сүгеп тә куям. Яңа ел бәйрәме алдыннан барысын да кисәттем, күргән бар әйберне ашыйсы түгел, тыелыгыз, дидем. Үзләрен белмәсәм дә, ашаулары белән көрәшеп гомерем уза. Ярамаганны ашыйлар да, шикәрем 18-20 булган, ничек төшерергә, диләр. Канга киткәч, үлән чәйнәп кенә дә шикәр төшми. Группадагы киңәшләрне тотып, Аллага шөкер, кайберәүләр яшәү көче тапты. Бер ханым чиләнеп беткән табан астын дәвалый алды. Гел ятып кына торырга мәҗбүр иде, хәзер акрынлап өйдә йөри башлады”, - ди Тәския ханым.  
Тәския апа шикәр чире турында биш бармагы кебек өйрәнгән. Безнең нәселдән  килә, ди ул. “Безнең нәселне шикәр чире бетерә, - ди Тәския ханым. – Бертуганнарым да, икенче буын туганнар да барысы да шушы чирдән интегә. Нәселебездә кайберәүләр 50 яшьләрен дә тутыра алмый. Сакланырга, үзеңне карап яшәргә кирәк. Йөрергә аяк юк, шулай да хәрәкәтләнәм, эшләргә тырышам. Авыруларымны онытып торырга группалар бер шөгыль булды. Картлык көнемә килгән бер бәхет, дип хис итәм. Үзем чирләсәм дә, минем ярдәмгә мохтаҗлар күп, аларга ярдәмем кирәк, дип яткан җиремнән торырга тырышам. Үземне сүгә-сүгә урыннан торгызам да, группаларга кереп, башкаларның хәлен беләм. Шушы адымым миңа яшәү көче бирә”.

Бер-бер артлы темалар табыла
Шикәр чире генә түгел, башка авырулар да бар бит дигәч, “Исән-сау” группасы барлыкка килә. Кыш көннәрендә нишләп кенә утырасың, өйдә эш тә юк, “Оста куллар” группасы ачыйк, диләр. Кул эшләре буенча группа ачыла. Һәр группада үз админннары, киңәш бирерлек оста кешеләре барлыкка килә. “Мин группаларда тәртип карап кына утырам, һәр группаның осталары киңәш-табышлары белән бүлешә. Тәския апа, тортлар группасы ач инде дигәч, анысын булдырдык. Бисквит та пешерә белмәгән кызлар, тортлар пешерү шөгыленә кереп китте. Бер-берсенә киңәшләр биреп, шактый гына остарып киттеләр. Бала да тәрбиялиләр, өйләрендә заказга да эшлиләр. Беренче этәргеч мин булсам, калганы үзләренең тырышлыгы. Аларга юнәлеш бирдем, бөтен юлларын, мастер-класслар күрсәтүче кешеләр белән таныштырдым. Чәк-чәген дә, бавырсагын да пешерә беләм, әмма аягым булмагач, бу эш белән шөгыльләнә алмыйм. Яшьләргә тормыш алып барырга кирәк. Белгәнемне яшереп ятмыйм, башкаларга өйрәтәм”, – ди Тәския апа.

Аның бит темасы да, кызыксынган сораулары да бик тиз табыла. Иттән тәмле ризыклар пешерү серләренә өйрәнергә теләге булган кешеләр барлыкка килә. “Авылда торабыз, ит күп, тиешенчә аш та пешерә белмибез, өйрәтегез әле ит ризыкларына”, - дигәч, бу группа барлыкка килә. Ат, каз итләрен тозлау, ыслау буенча бер-берсен өйрәтергә керешәләр. Ит янына балык килеп кушыла. Җәй җиткәч консевлау исләренә төшә, рецептлар белән бүлешик әле, группа булдырыйк, диләр. “Мин үземне мактап әйтмим, чыннан да, яшелчәләрне кышка әзерләү буенча осталыгым көчле. Без ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Өчесен дә югары белемле иттек. Өчесе дә шул консервланган ризыклар төяп җибәреп, универсистетларда укыттык. Студент кеше өчен йортта әзерләгән консервланган ризыклардан да рәхәте юк. Белгәнемне өйрәттем, бер-беребез белән рецептлар уртаклашабыз”, - ди Тәския апа. 

Тәския апа бар яктан да килгән ханым. Оста бакчачы да әле ул. Аннан күреп, ул оештырган группада утырып, шәхсән үзем дә бакча тотарга өйрәндек. Тәския апа бакча эшен башлады инде. Баклажан, борычларны чәчеп куйды. Бүгенгә бу группада орлыклар турында сөйләшәләр. Кайсылары әйбәт, кайда очсыз, фикерләшәләр. “Минем әллә кайларга чыгып йөрмәгәнне группадагылар яхшы белә, – ди Тәския ханым. – Кечкенә генә бакчабыз бар. Иптәшем белән иртәдән кичкә кадәр бакчада казынырга яратабыз. Халык соравы буенча бакча группасы ачкан идек, теләк белдерүчеләр күп булгач, дүрткә җиттеләр. Кош-корт асраучылар группалары да бар. Лаеклы ялга чыккач нишлисең инде, өлкәннәр кош-корт асрый башлый. Минем иптәшем аларны шулкадәр оста итеп үстерә. Оста кош-корт үстерүче кешеләр группаларда симертү, үстерү буенча киңәшләрен бирә. Шул осталарның киңәшләрен тотып, үзебез дә бройлер, үрдәкләр үстерергә өйрәндек”. 

Дөресен генә әйткәндә, Тәския апаның бакча, мал-туар группасында оста итеп киңәш бирүче кешеләрне тыңлар өчен генә утырам. Шәһәр фатирында яшәгәч, абзарда мөгезле-эре телегебез дә, кош-кортыбыз да юк. Минем кебекләр анда шактый утыра, бу хакта Тәския апаның үзенә дә күп әйтәләр икән. 
Миләүшә ханым оста итеп кош-кортлар үстерә, иртә яздан бакчасында яшелчәләре өлгерә. “Шулкадәр тынгысыз ханым ул. Үзендә шикәр чире, бөтен эшне җиренә җиткереп эшли, февраль ахырында инде бакчасына помидор үсентеләрен чыгара башлый”, - ди аның турында Тәския апа. Бакчачы Рәисә, Мөслимә апаларның да бакча буенча белемнәре бик күп. 

Чәчәкләр группасы да бар әле. “Бакчам кечкенә булгач, күп итеп чәчәк үстерә алмыйм, – ди Тәския апа. – “Гөлбакча” группасына нинди генә төр чәчәкләр килми, ушың китәрлек. Безнең арада күп итеп чәчәк үстерүчеләр бар. Мисалга, Алия ханым. Үзе өлкән яшьтә булса да, нинди генә төр чәчкәләр үстерми. Чәчәкләр патшабикәсе ул.” 

Бакчачы, мал табибы Тәнзилә апаның киңәшләре дә алтын бәһәсенә торырлык. Халык бәхетенә группага кергән кеше ул, ди Тәския апа аның турында. Авылларда мал табиблары юк, булса да тиз генә килеп җитмәскә мөмкин. Ә монда Тәнзилә апага ашыгыч ярдәм табибы кебек, тиз генә аңлата, проблемадан чишәргә ярдәм итә. Тәнзилә апага шулкадәр күп сораулар килә, мал-туар буенча ике группа эшләп килә. “Песидән башлап сыерга кадәр сорауларга җавап биреп утыра. Ул аларга кул астында нинди дарулар тотарга кирәген аңлата. Акчага сатып алмаслык күпме киңәш бирә”, - ди Тәския апа. 

Группада үз киңәшләрен бүлешүче кешеләрне Тәския апа мактап, үсендереп тора. “Группаларга керәм дә, сөенеп чыгам, кешеләргә ярдәм итә алуым белән горурланам. Үзең белгәнне яшереп калмыйча, бирә белергә, ярдәм итәргә, башкаларны да тарта белергә кирәк. Дөрес, берара мине хурлап, кирегә сукалап утыручылар да булды. Андыйлар белән бергәләп көрәштек. Киңәшкә мохтаҗ халык мине яклап чыкты. Аллага шөкер, тындылар, киресен язудан тәм табучылар азыксыз калды,” – ди ул. 

“Ялгыз түшәк”
Тәския апа халыкның җан ярасын яхшы тоемлый торган ханым. Аның тормышка үз карашы, фикере, үз күзаллавы. Ялгызлар өчен махсус группа оештырып җибәрә.  “Ялгыз түшәк” группасы ачып, дүрт парны кавыштырган кеше дә әле ул. “Бер районнан булган ике ялгыз йөрәк парларын безнең группада тапты. Юкса, күрше генә диярлек авыллар, бер-берсен белмәгәннәр. Группада танышып, бергә гаилә корып җибәрделәр. Әле дә ярый шушы группа булды дип рәхмәт укыйлар. Ике йортны да карап торалар. Күз тимәсен, бергә яши башлауларына икенче елга китте инде”, - дип сөенә Тәския апа. 

“Хәерле кич, кардәшләр!” группасында бөтен Россия җыелган дисәң дә була. Татарлар гына түгел, башкортлар да, удмурт, марилар иртәдән-кичкә кадәр үзара аралашуда. Тәския апа, яба күрмә, бу безнең аралашу группасы, дип әйтәләр икән. “Кешегә аралашу җитми. Биредә халык бер-берсен белмәсә дә, аралаша, рәхәтләнеп утыралар. Группаларым күп дип зарланмыйм да, мактанмыйм да. Иң беренче эш итеп барысы белән дә исәнләшеп чыгам, бер көн генә группага кермәсәм, борчыла башлыйлар. Чирләгәнемне бөтенесе белә, чыкмыйм икән, халык борчуга кала. Эзләргә керешәләр. Борчылып, шәхси хатлар юллый, кайберләре шалтырата. Халык өчен эшлим, бу эшләрем өчен миңа бер тиен дә акча килми, бөтенесен бушка, савап өчен эшлим. Блогер буларак башка каналларым бар, менә алардан бераз акча кереп бара”, – ди Тәския апа.     

P.S. Тәския апа Вәгыйзова оештырган әлеге группаларда санаулы кешеләр генә утыра. Группалар тулы, теләгән һәркемне кертергә аның мөмкинлеге юк. Ә андагы киңәшләр алтын бәһәсенә торырлык. Тәския апа белән фикерләшкәннән соң, Тәския Вәгыйзова һәм башка осталарның киңәш-табышларын “Шәһри Казан” газетасы битләрендә биреп барырга килештек. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading