16+

Күз яшьләре аша табылган бәхет: 95 яшьлек Мөнҗия әбинең тетрәндергеч язмышы

Актаныш районының Иске Сәфәр авылында яшәүче 95 яшьлек тыл ветераны Мөнҗия Имамова балачагындагы авырлыкларны күңеленнән сызып ташларга тырышса да, аларны оныта алмый.

Күз яшьләре аша табылган бәхет: 95 яшьлек Мөнҗия әбинең тетрәндергеч язмышы

Актаныш районының Иске Сәфәр авылында яшәүче 95 яшьлек тыл ветераны Мөнҗия Имамова балачагындагы авырлыкларны күңеленнән сызып ташларга тырышса да, аларны оныта алмый.

Алар хәтер сандыгының иң ерак почмагына яшеренгән дә, вакыт-вакыт исенә төшеп, үзәген өзә.  

Кычытканлы балачак 
Мөнҗия апа 1931 елның 10 февралендә Шәбезбаш авылында Муса белән Шәһәрмбану гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә биш бала үсә: Исмәгыйль, Нурҗиян, Мөнҗия, Зөбәрҗәт, Наҗия. Тыныч, матур тормыш 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлану белән өзелә – әтиләрен беренче көннәрдән үк фронтка алалар. Ул чакта Мөнҗиягә нибары 10 яшь була. Өйдә биш бала, иң өлкәненә – 17, иң кечесенә 5 кенә яшь. 

Әтиләре киткәндә азык запасы да күп булмый. Әниләренең иң курыкканы ничек тә балаларын ачтан саклап калу була. Сугыш чоры – “акчага түгел, таякка эшләгән” вакытлар. Горур, тыйнак ана кеше кебек хәер сорашып йөрми. Үз көче белән балаларын аякка бастырырга тырыша. Җәйләрен кычыткан, алабута, кузгалак, җиләк җыеп тамак ялгыйлар. Язын черегән бәрәңге җыеп, әз генә он кушып ашыйлар. Алабута орлыгын киптереп, тарттырып, ипи пешерәләр. Бер уч он – зур байлыкка әверелә. Балалар кечкенә булса да, эшкә җигеләләр: басуда чүп утыйлар, көлтә бәйлиләр, амбар тирәсендә эшлиләр. Мөнҗия дә шулар белән рәттән, басуда тир түгә.  Әниләре башак уганда, Мөнҗия каравылда тора – күрсәләр, төрмә яный. 

Ягулык өчен сыер тизәге, торф җыялар. Кышка киптереп әзерләп куялар. Җиләк киптереп, чәйгә салалар – витаминлы чәйләр гомерләрне саклап калгандыр, дип искә ала Мөнҗия апа.

Ятимлек ачысы
Көннәрдән беркөнне әтиләре яралы, агач аяк белән инвалид булып, сугыштан  кайта. Балаларның шатлыгы зур була. Әмма бәхет озакка бармый. Әниләре, балаларын исән-имин саклап калу өчен үзен корбан итеп, ачлыктан хәлсезләнеп вафат була. Әтиләре дә күп тә үтми, яраларына түзә алмыйча бакыйлыкка күчә. Биш бала тулы ятим кала. Мөнҗиягә нибары 13 яшь була.

Олы апалары Нурҗиян, сабырлык күрсәтеп, энеләрен-сеңелләрен юата: “Еламагыз, язмыштан узмыш юк, бергәләп яшәргә өйрәник”, – ди. Ул аларга әни дә, әти дә була. Исмәгыйль абыйлары икмәк ташу эшендә була. Әмма явыз ният аркасында, аның йөгенә артык капчык икмәк салып, гаепләп төрмәгә утырталар. Соңрак аны азат итәләр, ләкин ул авылга кире кайтмый, Куйбышевка китеп төпләнә.

Фаҗигаләр моның белән генә бетми: 10 яшьлек сеңелләре кинәт вафат була. Ә Зөбәрҗәтне Куйбышевтагы туганнары алып китә, һәм аның язмышы сер булып кала.

Яңа тормыш башы
Мөнҗия апа башка үсмерләр белән тирес сугарга йөри башлый. Иске Сәфәр авылына тирес сугарга баргач,  Нәгыймә исемле апалар кызның тулы ятим икәнен белеп, үзләренә бала карарга алып калалар. Ул Нәгыймә апа белән Салих абый гаиләсендә ун ел буе хезмәт итә, өч бала үстерешә. Шул елларда ул беренче тапкыр туйганчы ашый башлый, үзен кирәкле кеше итеп тоя. Шунда аның язмышы Иске Сәфәр белән бәйләнә.

1958 елда ул үзенең насыйп ярын – хезмәт сөючән, уңган Хәмитҗан Имамовны очрата. Тормыш корып җибәрәләр. Авыр балачактан соң аның бәхетле еллары башлана. Ире аны хөрмәт итә, кадерләп яши, үткән кайгыларын оныттырырга тырыша. Мөнҗия апа хезмәт итү елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 

–  Бригадир нәрсә кушты, шуны эшләдек. Басуда чөгендер үстердек. Игеннәр арасындагы чүпләрне утадык, –  ди ул. 
Хәмитҗан абый да колхозның алдынгы механизаторы була. Тырыш, фидакарь хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. Мөнҗия әби үзе “Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен”, “Ана даны” медальләренә ия. Бик күп сандагы юбилей медальләре дә бар. 

Әлеге тырыш гаилә биш балага гомер бирә. Әнәс, Дәүҗия, Мәүлия, Гөлфинур, Айдар – барысы да хезмәт сөючән булып үсәләр. Тормышта үз урыннарын табалар. Без барганда Мөнҗия апаның Балык Бистәсе районында яшәүче кызы Гөлфинур да кайткан иде. 

–  Безнең әнкәйнең балачагы бик авыр булган. Бәхетенә әткәебезне очраткан. Алар әткәй белән бик матур яшәделәр. Әнкәйнең сабырлыгына 
сокланырлык. Ул бер кеше белән ачуланышмады. Язмышына рәнҗемәде, кешеләргә үпкә сакламады. Гомер итү дәверендә әнкәйгә бик күп 
авырлыкларны күрергә туры килде. 48 яшендә тол калды. Әткәебез 1992 елда 62 яшендә авырып вафат булды. Моннан ун ел элек бер-бер артлы ике баласын: Әнәс абый белән Мәүлия апабызны соңгы юлга озатты. Әнкәебез әле яшәсен иде. Безне елмаеп көтеп торсын. Аның булуы безгә зур бәхет. Сөенеп кайтабыз, –  ди ул. 

Бүгенге көндә Мөнҗия апа үзе генә гомер кичерә. Балалары атна саен кайтып, хәлен белеп, ярдәм итеп китәләр. Эш көннәрендә аны социаль хезмәткәр карый. 
–  Әлфиягә зур рәхмәт. Бик әйбәт, акыллы. Килеп керү белән кочаклап ала. Бөтен эшемне эшли, – ди Мөнҗия әби. 
–  2023 елның 1 маеннан Мөнҗия әбине карауга алындым. Аның янына атнага өч тапкыр киләм. Башка көннәрдә дә кереп хәлен белеп чыгам. Ул шул кадәр тыныч, итәгатьле әби. Балаларын да акыллы, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр. Атна саен бөтен продукцияләрен алып кайтып, җыештырып, юыштырып китәләр, –  ди Әлфия Имамова.  

Мөнҗия апа хәзер дә тик торырга яратмый. Өй арасында кайнаша. Керләрен дә юып куя. Ашарына да әзерли. Дөнья хәлләре белән таныша. Газета да укый, мозаика төзи. 

–  Хәзерге яшьләргә тормышның кадерен белсеннәр дип әйтер идем. Безнең ипинең валчыгын да күрмәгән чаклар булды. Ә хәзер кешеләр сайлана. Аллаһы Тәгалә ул заманнарга кире кайтармасын дип телим. Бөтен кешегә сәламәтлек бирсен Аллаһы Тәгалә, имин эшләсеннәр, –  ди ул.  

Рузилә ХӘСӘНОВА
Актаныш районы

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading