Мин укытучылар гаиләсендә үстем дисәм дә хата булмас. Әнием Фәрдәнә утыз елдан артык укытучы булып эшләде.
Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, укытучылыктан китеп бетми, безнең балаларга укуда ярдәм итә.
Фәннәр патшасы – математика фәне җиңелләрдән түгел шул, әниебезнең ярдәме булмаса, балаларга да авыр булыр иде. Әниемнең апасы – Миләүшә дә математика фәнен укыта, хәзерге вакытта да Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында мәктәп-балалар бакчасы җитәкчесе вазыйфасын башкара. Сеңлесе Фәрдия дә шушы өлкәне сайлый. Ул да математика укытучысы. Өчесе өч җирдә эшләсә дә, очрашкач сүзләр һаман да мәгариф, мәктәп, укучыларга килеп тоташа. «Бала нинди билгегә укуына да, тәртипле-тәртипсезме, әти-әнисе нинди булуына да карамастан – балаларны барысын да бертигез яратырга кирәк. Педагогика буенча югары уку йортында укып диплом да ала аласың, тик мәктәптә балаларны яратмасаң эшләп булмый», – ди олы апабыз Миләүшә. «Безнең өчебезнең дә шушы һөнәрне сайлауда әниебез Миңлебикәнең дә өлеше бар дип уйлыйм. Ул безне һәрвакыт кечкенәдән тәртипкә, чисталыкка, төгәллеккә өйрәтте. Башлаган һәр эшне вакытында эшләргә кирәк дип әйтә иде. Үзе дә шундый булды. Ә бу сыйфатлар барысы да укытучыларга хас бит. Укытучы укучыларына һәр яктан үрнәк ул. Аның киеме дә, өс-башы да чиста, пөхтә булырга тиеш. Төгәллек, һәр әйберне вакытында башкару да укытучының йөзе», – ди әнием. Өч кыз – өчесе дә Яшел Үзән районы Югары Урысбага авылы кызлары. Нәселләрендә укытучылар булмаса да, шушы кызлар тормыш юлларын мәгариф өлкәсе белән бәйләп, күп кенә балаларга математикадан төпле белем бирүче мөгаллимнәр.
Миләүшә Талипова: «Укытучы һәрвакыт укытучы икәнен онытмаска тиеш!»
– Мин 1978 елда Казанга педагогика институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Ул вакытта уку йортын тәмамлау белән берәр җиргә эшкә җибәрү бар иде. Яшел
Үзән районы Олы Шырдан авылына билгеләндем. Мәктәп дигән дөнья белән танышуым шуннан башланды. Мин яшь, әле тәҗрибә дә туплап өлгермичә математика укыттым. Эшемә һәрвакыт җаваплы карадым. Укытучы һөнәренә тап төшерәсем килмәде, эш сәгатендә генә түгел, эштән соң да укытучы исемен горур йөрттем. Берничә елдан завуч итеп билгеләделәр. Бу вазыйфа тагында җаваплылык өстәде. Ә 2003 елда шушы мәктәпкә директор итеп тә билгеләндем. Хәзерге вакытта мәктәбебез башлангыч сыйныф һәм балалар бакчасын берләштерә. Балалар саны күп булмаса да, җаваплылыгы, алып барасы эшчәнлеге шактый күп. Укытучы һөнәренең уңай яклары да, тискәре яклары да бар инде аның. Тик син һәркөн эшеңә, балалар янына шатланып барасың, куанып эштән кайтасың икән, авырлыклары онытыла. Бүгенге көндә укытучы һөнәрен сайлаучы яшь белгечләргә мин сабырлык һәм түземлек телим. Мөмкин кадәр белем алырга тырышсыннар. Бүгенге көн укучысы, кайвакыт укытучыдан да күбрәк белә. Балалар сиңа хөрмәт белән карауларын тели икән, укытучы укучылардан берничә адым алдан атларга, белеме буенча алдынгы булырга тиеш. Замана тәләпләре елдан-ел үзгәрә, әмма үз эшенә тугры мөгаллим заман белән бергә атларга курыкмый, һәр яңалыкны тиешле дәрәҗәдә кабул итә. Укытучы бит ул әле, белем бирүче генә түгел, тәрбияче дә, – дигән фикердә Миләүшә Талипова.
Бик күп диплом, грамоталарга лаек Миләүшә апабызның эшен кызы Айгөл дә дәвам итә. Ул да белгечлеге буенча математика укытучысы.
Фәрдия Садриева: «Мәктәп – ул тормыш. Шул тормыш белән янып яшәсәң генә эшең уңа .
Менә шундый фикердә Фәрдия апабыз. Ике апасыннан аермалы буларак ул мәктәптәге барлык вазыйфаларда да эшләргә өлгергән, хәзер инде зур тәҗрибә туплаган мөгаллим. Пионервожатыйдан баскычыннан мәктәп директорына кадәр мәктәп дөньясының һәр тармагында эшләргә туры килә аңа. «Мәктәпне тәмамлауга ук, Фәрдәнә апам шундук мине мәктәпкә димли башлады. Үзе дә мәктәптә укыта. Әйдә, пионервожатый булып эшләрсең, читтән торып укырсың дип мине үзем укыган мәктәпкә эшкә чакырды. Монда икенче һөнәр турында уйларга да мөмкинлек булмады, дисәм дә була. Ике апам да укытучылар, икеләнмичә алар юлыннан киттем. Алар укыган Казан педагика институтына укырга кердем», – дип ярым шаярып яшьлек елларын искә ала ул.
Урысбага мәктәбендә пионервожатый булып башлаган эшчәнлек, аннары математика, физика укыту белән алышынган. Тәрбия буенча, аннары уку-укыту буенча да завуч булып эшләргә туры килгән. Әле шушы мәктәптә директор булу да насыйп булаган апабызга. 2015 елны авылдан Яшел Үзән районы Васильево мәктәбенә күченү сәбәпле, анда башта бер ел математика укытучы булып, ә аннары 2024 елга кадәр уку-укыту буенча завуч булып эшли. Бүгенге көндә Фәрдия апабыз Кайбыч район мәктәбендә математика фәнен укыта. «Мәктәп – тулы бер тормыш арбасы кебек, ул гел алга барырга туктап калмаска тиеш. Бер көн генә шул арбаның дилбегәсен кулыңнан ычкындырсаң, арба я туктап кала, я син арбадан төшеп каласың. Мәктәп бит ул укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр белән бердәм булып, бер максат куеп эшләсәң генә нәтиҗәле. Әти-әниләр белән бик күп эшләргә, балаларны яратырга кирәк», – ди Фәрдия Садриева.
Фәрдәнә Ишметова: «Беренче укытучым кебек булырга хыялландым!»
– Укытучы һөнәрен сайлуда беренче укытучымның да роле зур. Надидә апа Ахметярова Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылында озак еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Әле үземнең кызымны да укытты. Ул күп балаларга канатлар куючы булгандыр, үз һөнәренә күпләрне гашыйк итә алгандыр дип уйлыйм. Чөнки аның дәрес бирүен гаҗәпләнеп, сокланып, сөйләгәннәрен авыз ачып йотлыгып тыңлый идем. Аның беркайчан да балаларга тавыш күтәреп җавап биргәнен ишеткән булмады. Бер вакыйга гына истә: Ничектер өй эшен эшләмичә килгән идем. Укытучым сүкмәде дә, орышмады да, тыныч тавыш белән генә «Җәләлетдиновлар (кыз фамилиясе) нәселендә начар укучы юк бит» дип мине кызартты. Чөнки ул минем олы апам Миләүшәне дә, сеңлем Фәрдияне һәм тагын игезәк энем Фәнил белән Фәнисне дә укытты. Ул вакыттагы борчылганнарым, оялганнарым әле дә истә. Менә шулай итеп балалар күңеленә сукмак сала белде ул. Үзем укытучы булгач та аның сыйфатларын үземдә булдырырга тырыштым. Беркайчан да тавыш күтәреп орышырга түгел, ә балаларны аңларга, үзеңне алардан өстен куймыйча, алар яше белән яшәргә кирәклеген инандым. Бүгенге укучыларым минем горурлыгым. Әле дә очрашкач исем белән түгел, апа дип дәшүләре аларның хөрмәт билгесе итеп кабул итәм. Түбән Урысбага авылында 20 ел математика укыттым. Эшли башлаган елны ук Казан педагогика институтында читтән торып укырга кердем. Беренче ел укытучы булып килгәндә миңа үземне укыткан укытучыларның ярдәме нык булышты. Алардан үрнәк алып, киңәшләрен тоеп, дус-тату эшләргә насыйп булды. Ул вакытта мәктәп директоры Ләлә апа Шакирова җитәкчелегендәге мәктәп коллективы белән бер гаилә булып эшләдек. Аннары язмыш Казанга китерде. Казан шәһәренең 14 гимназиясендә ун ел эшләү насыйп булды. Гомер буе авыл мәктәбендә эшләгән укытучыга шәһәр мохитенә кереп китү җиңелләрдән булмады билгеле. Беренче укыта башлаган елны ук 11 нче сыйныфларны бирделәр. Алда – Бердәм дәүләт имтиханы. Ел буе дәресләрдән соң калып, кичке 5-6ларга кадәр әзерләнә идек. Укучыларым бернинди репетиторларга да йөрмичә, Аллаһка шөкер, имтиханнарны уңышлы бирделәр. 14 нче гимназия директоры Миләүшә Әхәт кызы миңа олы таяныч булды. Укытучылар коллективының да һәрвакыт ярдәмен тойдым», – дип хезмәт елларын искә ала Фәрдәнә әнием.
Мин – укытучы кызы
Мин үземне белә башлаганнан бирле, кичләр безнең бер төрле уза иде. Апа һәм мин дәрес әзерлибез, әтием гәҗит укый я телевизор карый. Ә әнием... әнием китаплары арасында, дәфтәр тикшерә... Ә мин әле башлангычта укыганда аның кебек кызыл пасталы ручка алып, дәфтәрдә хаталар төзәтеп билгеләр куярга хыяллана идем. Укытучы баласы булуның бер яхшысын да, яманын да сизми торган рәхәт чак. Бераз үсә төшкәч сыйныфта, дуслар арасында “Укытучы кызы” дигән исем бирелә башлады. Синең янда артык сүзләр дә ычкындырмаслар иде. Югыйсә, өйдә безгә “Сез укытучы кызы, андый булыгыз, мондый булмагыз” дип әйтүче булмады. Мөгаен, ул апа белән безнең канга әкренләп сеңә баргандыр. Ниндидер шуклык эшләргә теләгән чакта да, шалт итеп әниең укытучы икәнлеге искә төшә иде. Иң авыры мөгаен әниемнең үзенә булгандыр. Башка укучылар алдында, үз балаңны якларга, артык ачуланырга да ярамый бит. Чөнки балалар бик уяу. Барысын да сизә, тоя, күрә. 8 нче сыйныфларда укыганда балачак хыялы чынга ашты бит. 5 нче сыйныф укучыларының дәфтәрен тикшерү бәхете сирәк булса да елмая иде. Тик бик озакка бармады мавыгуым. Бу эшнең никадәр авыр һәм җаваплы икәнлеген кечкенәдән күреп үстек. Математика иң авыр фән булса да, әниемнең дәресләре иң яратканы булды. Кайвакытта дәресләр башта сыйныф сәгате кебек аралашудан башлана иде. Әниемнең һәр сүзе хәзинә. Мин аны хәзер еллар узгач та искә алам. Бигрәк тә: «Агымга каршы йөзмәгез», «Тырышып укыгыз, аннары терсәк ерак була, тешләп булмый» дигән сүзләре истә.
Ә укытучы кызы булудан оялырга да, куркырга да кирәкми. Киресенчә ул исемне горур йөртерлек кеше булырга кирәк. Кырыкка якынлашканда да “укытучы баласы” исеме китми икән ул. Ничә яшьтә булсаң да, ул синең белән кала. Эшләгән гамәлең дә, әйткән сүзең дә укытучы-әниеңне кызартырлык булмаска тиешлеге әледә истән чыкмый минем! Укытучы исемен йөртү җиңел ул, ә чын укытучы булу зур, җаваплы хезмәт! Моны укучылар гына түгел, укучыларның әти-әниләре дә аңласын инде. Ни дисәң дә укытучыларның авторитеты елдан-ел, ни кызганыч, кими. Бүгенге заман укытучысына таләпләр дә елдан-ел арта, бик күп өстәмә эшләр йөкләнә. Замана белән укучылар да, аларның әти-әниләре дә үзгәрә. Тик укытучы гына үзгәрми, ул шундый ук сабыр ,ярдәмчел, икенче әни кебек һәр баласын якларга әзер!
Руфия Ишметова-Мөхетдинова.
Фотода: сулдан уңга: Фәрдия Садриева,
Фәрдәнә Ишметова һәм Миләүшә Талипова.
Комментарийлар