16+

«Кызым, тор…» — авариядән соң үзгәргән язмыш

18 яшь… Хыялларның канат ярган, киләчәккә ышаныч белән караган чак.

«Кызым, тор…» — авариядән соң үзгәргән язмыш

18 яшь… Хыялларның канат ярган, киләчәккә ышаныч белән караган чак.

Азнакай кызы Айлинә Гатауллина өчен дә тормыш нәкъ шулай башланган. Ул Чаллыдагы көллияттә гадәттән тыш хәлләр белгечлегенә укыган, кешеләрне коткару турында хыялланган. Әмма бер мизгелдә барысы да үзгәргән.

Бер мизгел – һәм тормыш икегә бүленгән
Фаҗига булган көнне биш яшь кеше «Лада» машинасында юлга чыккан. Кинәт каршы яклап югары тизлектә чит ил машинасы килеп бәрелгән. Кызыл утка туктамыйча, яшел утка чыгучы машина өстенә менгән ул. Чит ил машинасында утыручыларга берни дә булмаган. Ә «Лада»дагылар хастаханә юлында йөри башлый.

Иң каты бәрелү Айлинә утырган якка туры килгән.

Кыз шунда ук комага киткән. Ашыгыч ярдәм аны БСМПга илткән. Табиблар дүрт сәгать буе операция ясаган. Баш сөягенең сул ягы чәрдәкләнеп беткән. Хәле шулкадәр авыр булган ки, аны санавиация белән республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Бер ай буе Айлинә комада яткан.

— «Кызым, ишетәсеңме мине?» — дип, әнисе Альбина ханым аның кулын кысып утырган.
 Җавап юк. Тик йөрәк тибә. Яшь организм гына яшәү өчен көрәшә…

 «Яшь организм булганга гына яши…»
Бер айдан соң Айлинә аңына килгән. Әмма табибларның сүзләре өметсез яңгырый:
— «Хәлегез бик начар. Яшь организм булганга гына яши…»
Кыз ашый да, сөйләшә дә, хәрәкәтләнә дә алмаган. Башы да аны тыңламаган. Әнисе аны зонд аша тукландырган. Ана өчен баласының интегүен күрүдән дә авыррак нәрсә бармы?

Ләкин Альбина ханым бирешми. Социаль челтәрләрдә шундый ук авыр хәлдә калган балалар язмышын өйрәнә башлаган. Мәскәүдәге реабилитация үзәге турында белешкән. Әмма анда дәвалану бәясе – аена 1 миллион 845 мең сум!

Гатауллиннарга ярдәмгә бөтен Азнакай күтәрелгән. Таныш-белешләр, чит төбәкләрдән кешеләр ярдәм кулы сузган. Шушы игелек нәтиҗәсендә Айлинә Мәскәүгә барып кайткан 

Мәскәүдәге беренче могҗиза
Андагылар — чын белгечләр. Кыз башын тота алмаган килеш бара. Үзе ашый алмый. Бер айдан соң — утыра башлый. Логомассажистлар көн саен теленә массаж ясап, йоту рефлексын кире кайтара. Зондны алалар. Ашказанын дәвалыйлар. Ята-ята барлыкка килгән яраларны төзәтәләр.
— «Томат согын ярата хәзер, акрын гына, әмма үзе эчә», — ди әнисе, күз яшьләрен сөртеп. 

Бу — гади генә яңалык түгел. Бу — яшәүгә кайтуның беренче адымы.

Өмет юлы дәвам итә
Мәскәүдән соң Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә өч атна реабилитация үтәләр. Түбән Новгородтагы санаторийга барып кайталар. Мартта тагын юлга чыгасы бар.

Әмма һәр адым — акча. Түләүле операция — якынча 2 миллион сум. Даими ЛФК, тренерлар, белгечләр кирәк. Азнакайда белгечләр юк диярлек. Казаннан чакыралар: бер сәгате — өч мең сум.

Альбина ханым эшкә чыга алмый: баласын ялгыз калдырып булмый. Әтисе дә яралы аягы белән эшкә йөри — гаиләнең төп терәге ул. 

Гаиләдә тагын ике бала: берсе — Әлмәттә юристлыкка укый, кечкенәсе — җиденче сыйныфта. Әмма бүген бөтен дөньялары Айлинә тирәсендә әйләнә.

«Мине укырга алырлармы?..»

Хәзер Айлинә иҗекләп укый башлаган. Сул кулы белән яза. Кешеләрне, вакыйгаларны хәтерли. Телефон аша язып аралаша.

— «Әни, мине укырга алырлармы икән? Ничәнче курска?» — дип борчыла ул.

— «Башта терел, кызым. Уку качмас…» — ди әнисе.

 Сөйләшә дә, йөри дә алмый әле ул. Әмма күзләрендә — тормышка ябышкан өмет бар.

Судсыз сигез ай
Авариядән соң сигез ай узган. Җинаять эше өч томга җыелган. Әмма гаепле кеше шалтыратмаган да, хәл белешмәгән дә.

— «Аллаһы Тәгалә бар. Без бөтен көчебезне балага юнәлтәбез», — ди Альбина ханым.
Видеоязмада барысы да ачык күренә. Әмма бүген гаилә өчен иң мөһиме — хөкем түгел, ә Айлинәнең аякка басуы.

Ярдәм — яшәү мөмкинлеге

Айлинәгә реабилитация туктамыйча кирәк. Туктасаң — алга китеш юк. Ә һәр көн — көрәш 

Бу язманы укыган һәркем, бәлки, үзенә сорау бирер: «Мин нишли алам?»
Бәлки, бер догагыз, бер ярдәм кулыгыз, бер күчерелгән сумыгыз — кызның тагын бер адымы булыр. 

Акча күчерү өчен: 
Альбина Гатауллинаның «Сбербанк», «Т-банк», «Зенит» карталарына беркетелгән телефон номеры:
 8-917-252-46-33

Изге Рамазан аенда кылган игелек мең кат әйләнеп кайта, диләр. 

Айлинә бүген сөйләшә алмый. Әмма аның күзләре:
 «Мин яшәргә телим…»ди. 

Айлинә авариягә чаклы

Айлинә елмаерга тырыша

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading