Ленар төп һөнәре буенча тарих укытучысы. Туган авылы мәктәбенә кайтып эшли башлагач, балалар аны шундук үз иткән. Чөнки ул дәреслек артына яшеренмичә, тарихны үзенчәлекле итеп укыта, үз ысулларын гына куллана. Гүя ул үзе шул хәлләрнең шаһите, укучылар аның авызына гына карап утырган.
Ленар укучылары белән туган як тарихын өйрәнгән. Авыл кешеләренең язмышларын барлаган. «Мамадыш тавышы» газетасының беренче мөхәррире Мәхмүт Бөдәйли турында фильм төшергән. Балаларны да шул эзләнү дөньясына алып кергән, алар күңелендә ут кабызган ул.
«Могҗиза бу» 2022 елда махсус хәрби операция башлангач, аңа да чакыру килә. Илдар әйтүенчә, ул бу хәбәрне тыныч кабул иткән. — «Чакырганнар икән — китәм», — дигән ул.
– Махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан ул корбан чалдырды. Туганнарны җыйды, Коръән ашын үткәрдек. Казанга укытуларга китәр алдыннан ул авылга кайтып килим әле, дөнья хәлен белеп булмый, саубуллашыйм, диде. Аннан кире кайтып килгәндә, хәрби комиссариаттан шалтыратып: «Сез чакыру исемлегеннән алынасыз», дип шалтыратканнар. Җиңел сулап куйдык, әлбәттә. Шуннан соң аңа сүзләр ишетелә башлаган, янәсе, ни өчен китмәде икән. Сөйләшеп калдырдылар микән әллә, диючеләр табылган. Үзе үк хәрби комиссариатка барып китәрдәй булган хәтта. Төрле сүзләр ишетүе гадел кешегә бер дә рәхәт булмагандыр. Инде мобилизациянең икенче агымы игълан ителгәч, бу юлы аны читләтеп үтмәгән.
— Әти күптән вафат, ә әни мәрхүмә бездә яшәп тора иде. Китәр алдыннан, Шәдчегә кайтып килергә булган. Бик күңелле китте ул. Миңа сәер генә бер хәл турында сөйләде. «Урамга чыктым да, Аллаһы Тәгаләдән бар да әйбәт булсын, дип ялвардым. Бер заманны коеп яңгыр ява башлады. Ышанасыңмы, өстемә бер тамчы да төшмәде. Могҗиза бу», — ди. Бу сүзләрне ул чакта мин җитди кабул итмәдем. Аның бөтен сүзләре дә шуклык, шаярту белән үрелгән иде чөнки. Икенче көнне иртә белән Мамадыштан Казанга озатырга төштек. «Әйләнеп кайтам мин, үзем сизәм, аяк белән нидер булачак, мөгаен, яраланамдыр, кайтам мин», - ди.
Ленарның бу сүзләре рас килә. 2023 елның җәендә сул аягы яраланган. Алгы сызыкта вакытта окоптан чыкканнар гына, каршы як егетләрне утка тоткан. Ленар моннан качып окопка сикергән. Тик ни кызганыч сикерүе генә һәлакәт белән тәмамланган, аягын сындырган. Шул килеш әле күпме йөргән, чөнки хәрби биремне үтәмичә алгы сызыктан чыгарга ярамый. Түзә алмаслык авыртуларны тешен булса да кысып түзгән, күпмедер вакытка дарулар белән баскан. Сынган аягы да дөрес ялганмаган.
— Аны ахыр чиктә Россиягә эвакуацияләп, госпитальгә җибәргәннәр. Биредә шул сынган аягын янәдән сындырып яңадан дәваладылар. Әле шунда да «Мин сезгә аяк белән кайтачакмын, дигән идем. Тәки шулай булды бит», дип хәтта шаяртырга да тырышты әле. Озак кына госпитальләрдә ятты. Аягын саклап калу мөмкинлеге дә туды, шөкер, - ди Илдар.
«Опера» Сүзебез Ленарның позывной алуына барып тоташа. Әле Казанда полигонда өйрәтүләр вакытында ук Ленар кычкырып җырлап йөргән. Иптәшләре дә: «Ой, син опера җырлаучы бит дигәннәр дә», шул кушамат позывной булып калган.
— Иң элек ротаның мотоукчылар бүлекчәсенә эләкте ул. Аннан соң аягы белән дәваланып чыкканнан соң тау-штурмлаучы бригада составында хезмәт итте. Соңгы китүендә ул шактый моңсу булып китте. Ягьни беренче китүендә елмаеп, шаярып китсә, соңгысында бөтенләй кәефе булмады. Чөнки яу кырында югалтулар чиксез, ә бу кәефкә дә бәрә. Киткәндә дә безгә үгет буларак «Дус, тату яшәгез», дип гүя нәсыйхәтләде.
Комментарийлар