16+

Ленинград камалышын кичкән Эльвира апа: “Күселәр мине исән калдырмас иде”

Бөек Ватан сугышы башланып, Ленинград шәһәре немецлар тарафыннан камалып алынганнан соң да аларның гаиләсе Ленинградта яшәп кала.

Ленинград камалышын кичкән Эльвира апа: “Күселәр мине исән калдырмас иде”

Бөек Ватан сугышы башланып, Ленинград шәһәре немецлар тарафыннан камалып алынганнан соң да аларның гаиләсе Ленинградта яшәп кала.

Ни күрсәк тә туган шәһәребездә күрербез диләр. 900 көн яшәү белән үлем арасында булалар. Бары сугыш ахыры җиткәндә генә бераз җиңел сулыш алалар. 

Бер шакмак шикәр
Казан шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Эльвира Владимировна Турентинованың балачагы Ленинград камалышында уза. Морзалар нәселе баласы ул. Бабасы - профессор. Әбисе шул заманнарда ук институт тәмамлаган булса да, хуҗабикә буларак, гаилә җылысын саклаган. Бабасы - геология буенча профессор, студентлар өчен дәреслек язган кеше.

“Минем әби бик затлы ханым иде, - дип искә ала Эльвира Владимировна. – Ул миндә зәвык тәрбияләде, 15 яшемә кадәр аның алтын киңәшләрен тыңлап үстем”.

Ашарларына, киярләренә булмаган чорда да ул оныгына үзендә булган белемнәрне биргән һәм ноталарга өйрәткән. Үзе дә уен коралларында уйнаган. Шул зыялы әбисе кочагында газаплы елларны бергәләп җиңгәннәр. Әнисе көннәр буе эштә, төннәрен генә кайта, ябык иңсәләренә салып, госпитальләргә ташкүмер ташыган. “Ул вакытта әнинең чыгып торган ике күзе генә бар иде. 50 килограммлы әнием 50 килограммлы ташкүмерне җилкәсендә күтәреп ташыды”, - ди ветеран. 

Ул чорларның авырлыгы. Шәһәргә ризык кертә алмыйлар. Талонга граммлап ипи, шикәр алган чаклар. Кызны исән калдырыр өчен, әнисе дә, әбисе дә үзләренә тиешле бер шакмак шикәрне кызларына биргәннәр. Әнисенең “чай вприглядку” дигән сүзен ул бик соңлап, шикәргә карап кына чәй эчкәнен еллар узгач кына аңлаган.  

Ачлык үзенекен иткән
Шәһәр буенча ачлык. Күселәрдән кала, ник бер җан әсәре калсын. Исән калу өчен эт-мәчеләрне дә, кошларны да ашаганнар. Ничек кенә ач булмасыннар, кеше итенә үрелмәгәннәр. Ә ул чорда андый хәлләр дә булган. 1944 елда, бу эш белән шөгыльләнгән, кеше итен базарларда саткан кешеләрне суд карары нигезендә атып үтерү очрагы да булган. Эльвира Владимировна бу хакта тыныч кына сөйли дә алмый. Аларның йорты шәһәрдә иң зур йортларның берсе була. Күрше йортка снаряд төшкәч, анда яшәүчеләрне аларның биш катлы йортына урнаштырганнар.

Эльвираларның биш бүлмәле фатирлары 14 кешене – ягъни дүрт гаиләне сыендырган. Биш гаиләгә 6 квадрат метрлы кухня. Берсендә күрше бүлмәдә яшәүче хатын, итле ризык ашыйсы килүенә чыдый алмыйча ярәшү балдагын иткә алмаштырырга була. Ирем сугыштан кайткач моның өчен орышмас микән, дип күршеләреннән киңәш сорый. Без инде күптән булган әйберләрне ризыкка алмаштырдык, алмаштыр, ирең сүз әйтмәс, балаларың, үзең исән булуына сөенер генә, диләр.

Балдагын иткә алмаштырып, өйдәшләрен дә сыйларга булган. Тик... ит ашау гына насыйп булмый. Хатынның җан ачысы белән кычкыруын ишетеп, бөтенесе аның бүлмәсенә ашыга. Эльвирага бу вакытта 6 яшь, ул да ишектән башын тыга. “Мине Аллаһ каргады, балдагымны алмаштырырга тиеш түгел идем”, - дип җан ачысы белән елаучы хатын алдындагы ит кисәгенә күзе төшсә, хатын-кыз бармагын күреп, кыз да куркып кала. Кеше ите булуын белгәч берсе дә ашамый.   

Ә тормышлары мактанырлык булмый. Иртә таң белән ипи, шикәр чиратына басканнар. Сигездән соң килүчеләр иписез калган. Гаиләдә ничә кеше яши, һәркем чиратка чыгып баскан. Килүчеләргә генә ризык бирелгән. Берсендә кыз иртә таң белән ипи чиратына баса. Чират буенча дүртенче була ул көнне. Кибет ачылырга берникадәр вакыт калгач, ул чор өчен таза гәүдәле, таякка таянган кеше килә дә, кызны чираттан сөйрәп чыгармакчы була. Тавыш китә.

Шунда кыздан соң басып торган бер хатын терсәге белән теге кешене төртеп җибәрә. Артта очлы кырыйлы өстәл була, әлеге ир шул өстәлнең очлы кырыена бәрелеп егыла. “Без ул вакытта бер-беребезгә кагылырга курка идек, ялгыш кына кагылсак та – егыла, аякта нык басып тора алмый идек”, - дип искә ала Эльвира Владимировна. Шул вакытта әлеге иргә беркем дә ярдәмгә дә килми, жәлләми дә. Кешеләр ипи чиратыннан таралып беткәч кенә, булган фаҗига турында сатучы хәбәр сала, ирне хастаханәгә алып китәләр. “Без чиратны уч төбебезгә язып саклый идек, - дип искә ала Эльвира Владимировна. – Арага берәрсен кертсәк, артта торган кешеләргә ризык җитми иде, ипи генә түгел, ул чорда чират та кадерле булды. Кычытканга кадәр урларга туры килде. Әби кычытканнан щи пешерә иде. Берсендә әби белән бакчадан кычыткан җыйганда бер хатын бу минем бакча, минем кычыткан ул, дип кычкыра-кычкыра кулына таяк тотып куды. Өйдә булган бөтен кадерле әйберне әби ризыкка алмаштырып кына исән калдык”. 

Ул чакларны аның исенә дә төшерәсе килми. Ачлыктан үлүчеләр шәһәрдә шулкадәрле күп була. Яшүсмер малайлар урам буйлап мәет җыя. Берара тәүлегенә 4әр мең кеше үлгән вакытлар да булган. 

Ачлык кына түгел, бетләр дә газаплаган аларны. “Безнең бөтенебезнең чәчләрне кырып алдырдылар, пеләш баш белән йөрдек. Борчалардан шулкадәрле курка идем, аларны күрсәм кычкыра идем, миңа сикерерләр дә бар канымны эчеп бетерерләр дип уйлый идем”, - дип искә ала Эльвира Владимировна. 

Күселәрне җиңгән песиләр 
Бетләр генә түгел, күселәр дә азган. Берсендә күсе тешләвеннән аны күрше бүлмәдә яшәүче апа саклап калган. Әбисе яраланганнан соң аны госпитальгә салалар. Кечкенә кыз бүлмәдә ялгызы кала, әнисе көн-төн эштә, әтисе фронтта.  Кыз янында күселәр ияләшүен белеп алган күрше апасы аны үзләренең бүлмәсенә алып чыга, башка җир булмагач, өстәл астына ятарга урын көйләп бирә. “Ул алып чыкмаса, шул төнне күселәр мине исән калдырмас иде”, - дип искә ала ветеран. Шәһәрдә ул чорда кешеләргә күселәр ташланган очраклар бик күп булган. 
Бер генә мисал. Күрше бүлмәдә малай белән бабай яшәгән.

Иртән эшкә киткәндә бабай малайга бер стакан су белән ипи телеме калдырып китә торган булган. Бу ризыкка күселәр ияләшкән. Моның шулай икәнен белгән бабай, күсене үтергән. Икенче көнне бабай эштән кайтышка малайны үле килеш тапкан. Күселәр – үчле җан ияләре. Парын яки баласын үтерәсең икән, ул сиңа тагын да ныграк зыян сала. Бу очракта да шулай булган.  

Шәһәр күселәр өеренә әверелгәч, Ярославль өлкәсе Ленинградка песиләр җибәрә. Кешеләр соңгы телем ипиләрен биреп, шул песиләрне үзләренә алалар. Берничә көннән шәһәр радиосы аша песиләрне күселәр ашап бетерүен хәбәр итәләр. Бары бер песи кала. Аны артрит белән интегүче әби үзен дәвалау максатыннан куенында йоклаткан була. Хәл коточкыч булгач, аптырап, үзләренә азык эзләүче себер мәчеләрен китерәләр. Бу вакытта инде җирле халык мәчеләр ярдәменә ышанмый, аларны үзләренә алырга теләүчеләр дә булмый. Себер мәчеләре шулкадәрле явыз була, бөтен күселәрне юк итәләр. Бу хакта газеталарга да язып чыгалар. Эрмитажда булган мәчеләр белән күселәр сугышын Эльвира Владимировна көлеп искә ала. Хәл коточкыч була, каравылчы төн буе мәчеләр белән күселәр сугышын күзәтә. Соңыннан мәчеләр миңа ташланмасын дип, өстәл өстенә урындык куеп, төн буе шунда утыра.  

Яңа елның беренче бүләге
Шәһәрдә сусызлык, хәерчелек, ачлык. Сугыш ахырында 12 чакрым тимер юл салынганнан соң гына он, шикәр комы кертелә башлый, талонга бирелә торган ризык күләмен арттыралар. Балаларга бәйрәм оештыра башлыйлар. Беренче Яңа ел бәйрәмен дә кечкенә Эльвира яхшы хәтерли. Шәһәрдә яшәүче балаларны мәдәният йортына җыялар. “Без ул вакытта үз эчебезгә бикләнгән идек, аралашуның ни икәнен белмәдек. Уйнарга хәлебез дә юк иде”, - дип искә ала ул.

Концерт булуын, соңыннан ике печенье белән сыйлауларын хәтерли. Тик ризыкны берсе дә ашамый, кесәләренә салып куялар. Шунда бер бала, чәем баллы, дип әйтеп куя. Бу сүзне ишетүгә барысы да чәйгә үрелә. Кыш бабайны шунда беренче тапкыр күрә, бүләк өләшүче бабай икәнен белә. Ә аның бүләкләре хикмәтле була. Төргәктә Яңа елның иң тәмле ризыгы – мандарин була. Ике мандарин, ике алма, берничә конфет. Өенә кайткач, әлеге мандаринны телемнәргә бүлеп, фатирдагы барлык балаларга өләшә. Шунда ник бер әни, бер әби шул мандаринны татып карасын, безгә ярамый, дип, балаларына гына ашаталар. 

- Радиодан сугыш бетте, дип хәбәр иткәч, бөтен Ленинград халкы бер-берсен кочаклап, исән калуыбызга сөенеп еладык, - ди ветеран. 

“Монда гына мин Эльвира” 
Ул үзенең әтисен хәтерләми, 1943 елда сугышта вафат була. Сугыштан соң әнисе башка кешегә кияүгә чыга. Үги әтисе турында бик яхшы кеше иде, дип искә ала ветеран. Тормыш авыр булса да, читтән торып югары белем ала. Әбисе өйрәткән ноталар аңа гомере буе кирәк була. Казанга килгәннән соң, 25 еллап Казан шәһәрендә балалар бакчасында музыка укытучысы булып эшли, балаларны җырларга, биергә өйрәтә, аннан аэропортта эшли.     

Эльвира Владимировнаның фатирында әле дә синтезатор тора, күңеле кушканда уйный. Алай гына түгел, йортта яшәүче күрше балаларын да уйнарга өйрәтә. “Бабуля” дип яныма кереп җитәләр. Баштарак бу сүзне ишетү авыр булса да, хәзер горурлык хисе кичерәм. Мине якын итүчеләр бик күп, урамда барганда да, әнә безнең әби килә, диләр. Бер белмәгән кешеләр исәнләшеп китә”, - ди ветеран. Казан шәһәре мәктәпләрендә дә көтеп алынган кунак ул. Ленинград камалышы турында балаларга сөйли.

Гомере буе балалар белән эшләгәч, ул аларның күңеленә ачкыч таба белә. Очрашулардан соң, янына килеп, фотога да төшерергә яраталар. Берсендә ике кыз килеп фотога төшәргә рөхсәт сораган. “Икесе ике ботыма утырды да, кочаклап фотога төштеләр. Шундый якын иткән җирдә ничек яшәмисең инде”, - ди ул. Юкка әйтми бу сүзләрне.

- Гомерем буе Ленинград дип яшәдем, бердәнбер кыз туганым да, улым да, оныкларым да шул шәһәрдә яши. Улым үзләренә чакырып тора, безнең белән яшисең килмәсә күршедән фатир сатып алырбыз, ди. Мин Казанда кайнап яшим, Казанда мин үз кеше, мине биредә хөрмәт итәләр, олылыйлар, хәлләремне белеп торалар. 1971 елда Казанга төзүче иремне эшкә җибәргәннәр иде, кайларда гына яшәмәдек, иң яраткан шәһәрем Казан булды. Монда гына миңа чын исемем белән Эльвира дип эндәшәләр. Руслар исемемне урыслаштырып әйтә. Казанда гына миңа авыз тутырып, татарчалап Эльвира, дип эндәшәләр. Исемне дә миңа юкка Эльвира дип кушмаганнардыр, татарлар арасында яшәргә тиеш булгангадыр. Мең рәхмәт һәркемгә. Менә күреп торасыз, торак-коммуналь хуҗалыгы ел саен килеп, тәрәзәмне юып бирә, - ди Эльвира Владимировна. 

Гомере буе үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Әбисеннән зыялылык күчкән ханымны бөтен кеше ярата. Ел саен 9 май бәйрәме алдыннан килеп, аның подъезды каршысында концерт куеп, котлыйлар. 7 май көнендә дә сәнгать осталары килеп аны котлап китте. Без килгән сәгатьтә дә аны котларга килүчеләр булды. Бер оешма ике пакет бүләк китерде. Фотога, видеога төшермәкче идек, риза булмадылар. Безнең җитәкчебез игелекле эшләрне бүтәннәргә сиздерми генә эшләргә ярата, диделәр. Фамилиясеннән генә бу кешенең зур дәрәҗәләргә ирешкән җитәкченең оныгы икәнен белдек. 

Эльвира Владимировна әле дә тик утырмый, замандашлары, чордашлары, бергә авырлыкларны кичкән яшьтәшләре белән тыгыз элемтәдә тора. 50 ел гомер иткән ирен югалту авыр булса да, балачактан авырлыкны җиңгән кеше мин дип, хәсрәтен онытыр өчен кул эшләренә өйрәнгән, чигүләр чигә. Фатирына кергән һәркемне Ленинград конфеты белән сыйлап чыгара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading