16+

Махсус хәрби операция ветераны: “Акчамны хуҗалыкны торгызуга сарыф иттем”

Язмабызның герое махсус хәрби операциядә яраланып кайткан егет – Рөстәм Мотыйгуллин.

Махсус хәрби операция ветераны: “Акчамны хуҗалыкны торгызуга сарыф иттем”

Язмабызның герое махсус хәрби операциядә яраланып кайткан егет – Рөстәм Мотыйгуллин.

Бәлки, язманы чәчәкле-чуклы сүзләр, мәкальләр белән башлыйсы да калгандыр. Әмма Рөстәмнең сөйләгәннәрен, күргәннәрен тасвирлап бетерү кыен. Бу – меңләгән, миллионлаган егетләрнең язмышы...

Каршымда утыручы егетнең бер колагы бөтенләй ишетми, йөзендәге җыерчыклары, читкә төбәлгән карашы да җирдә яшәп тә тәмугны күргәнен дәлилли. Ул бу сүзләрне әйтми һәм әйтмәячәк тә, чөнки аның өчен бу – ватан алдындагы изге бурыч

Азнакай районы Чәкән авылында туып-үскән егет кечкенәдән хуҗалык эшләре белән кызыксынган. Тормышын җитеш итү өчен вахта ысулы белән йөреп, заводта да эшләп караган. Ләкин җир барыбер үзенә тарткан.

– 2015 елдан ук шәхси хуҗалык эшләре белән мәшгуль. Ул вакытта әти-әниләр дә исән-сау иде, бергә эшләдек. Аларның сәламәтлекләре какшагач, хуҗалык эшләре минем җилкәмә төште. Хәзер инде тормыш иптәшем Алсу белән эшләрне бергә алып барабыз. Ике балабыз бар, – ди Рөстәм.

Тормышлары җайланган, югыйсә. Әмма бер хәбәр, бөтен илебезне дер селкетте: махсус хәрби операция башланды. Илнең сафын яклар өчен егетләр кулларына корал алырга мәҗбүр булды. Рөстәм дә хәрби операция башлангач ук китәргә теләгән. Ләкин хуҗалык эшләре җибәрмәгән. Кырдан уңышны җыеп алып, амбарларга тутырып куярга да кирәк. Шулай да егет кайдан, ничек китәргә мөмкин булуын белешә башлаган. Ашыгыч эшләрне тәмамлагач, көзен “Ахмат” батальоны белән контракт төзегән.

– Армиядә чик сакчылары рәтендә идем, шуңа армиядә үк хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен аңлап кайттым. Махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан укуларда да артык кыен булмады. “Кайсыгыз штурмда катнашырга тели?” – дигәч, алга атлап чыктым. Махсус өйрәнүләр уздык. Шуннан соң хәрби операция зонасына кердек, – дип искә ала Рөстәм.  

Әмма хәрби операция зонасында озак хезмәт итә алмый ул. 1,5 айдан яраланып кайта.

– Тагын алга китеп булмасмы дип, өченче тапкыр штурмга бардык. Шул ук координаторларда калдык, хаталандык. Без булган җиргә минометтан 4 снаряд төште. Беренче снарядтан ук “сүндем”, контузия... Бу хәлләрне хәтерләп тә бетермим, дөресен әйткәндә. Мин хәрәкәтләнә алмый идем. Егетләр минем хәлемне күреп, күтәреп, агач төбенә утырттылар. Бераз аңга килгән кебек булдым. Биш кабыргам сынган, үпкәләргә, баш миенә кан сауган иде. Барысы да эчке җәрәхәт, аларны күз белән күреп булмый. Элек егетләрнең “контузия” дип әйтүләренә артык игътибар итми идем. Үзем шундый хәлдә калгач кына аңладым. Андый халәттә кайсы якка барасын да белмисең икән. Аяклар тыңламый, атламый. Ярый әле егетләр үз аңында иде, җитди җәрәхәт алмадылар. Алар чыгарга булышты. Үз аякларымда 700 метр үткәнмендер, аннан: “Егетләр, мин бүтән булдыра алмыйм”, – дип җиргә аудым. Авыз, колак, борынымнан кан киткән. Шул мизгелдән алып бернәрсә дә хәтерләмим диярлек. Госпитальдә дәваландым. Хәзер дә дарулар эчәм. Ярый әле, кулларым, аякларым үз урынында. Госпитальдә булганда да үзем юына, үземне карый алдым. Башкаларны борчымадым. Ә анда урын өстендә ятучы егетләр дә бар иде. Аларның хәле күпкә авыр, – дип карашын читкә төбәп сөйләде Рөстәм.

Җитди яраланудан соң савыгып чыккан Рөстәмгә инвалидлык биргәннәр. Әмма ул янәдән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән. “Ни өчен янәдән китәргә карар кылдыгыз?” – дип сорагач та, “үзебезнекеләр янына” дип кенә җавап бирде ул.

– Тормыш иптәшемә: “Тиздән китәм”, – дип кенә әйттем. Ул бер сүз дәшмәде, чөнки мине үгетләүнең мәгънәсе булмавын аңлый иде. Икенче тапкыр да озак хезмәт итә алмадым, яраландым. Өченче тапкыр да контракт төзегән булыр идем, бәлки. Сәламәтлегем юк. Умыртка сөяге, терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлегендә проблемалар бар. Табиблар көчле дарулар язып бирде. Эчмәс идем, аларсыз булдыра алмыйм, – ди Рөстәм.

“Үз тормышында иң авыр сынауларны күргәнсең, сәламәтлегеңне кайгыртып яшә инде” – дип әйтү, бәлки, дөрес булыр иде. Әмма дистә еллар төзегән хуҗалыгын, мал-туарын ташлый алмавы көн кебек ачык. Аның хәлен, уй-фикерләрен авыл тормышын күргәннәр генә аңлар, мөгаен. Рөстәм Мотыйгуллин хәрби хезмәтеннән тапкан бар акчасын диярлек шәхси хуҗалыгына сарыф иткән.

– Хуҗалыкны күтәрү бик кыен. Физик эш тормыш иптәшем җилкәсенә төшә. Мин күбрәк тракторда эшлим. Кул хезмәте азрак булсын өчен, бөтен эшләгән акчамны диярлек хуҗалыкны торгызуга сарыф иттем. Район җитәкчелегенә зур рәхмәт, быел тагын 15 гектар җир бирделәр. Тулаем, 76 гектар җир эшкәртәм. Беренче яраланудан соң, бар акчаларны хуҗалык үсешенә сарыф иттем. Туганнар: “Фатир сатып ал, арендага бирерсең”, – дип киңәш иттеләр. Машинабызны алыштырсаң да, яхшы булыр иде. Әмма мин хуҗалыкны сайладым. Безнең хуҗалыкта бар эш җайланган диярлек. Көндә су һәм фураж гына салып торабыз. Су өчен махсус шланглар ясап куйдык, он тартырга тегермән алдым. Печәнне салу өчен дә улаклар тезеп куйдык, аны атнага бер генә трактор белән кертеп куям.

Хуҗалыкта 13 сыерыбыз бар. Әлегә 5 сыерны савабыз. Киләчәктә итле токымнар сатып алып, аларны үрчетергә исәп. Сыерлардан табыш көн саен килеп тора, анысы җайлы. Әмма мәшәкате дә күбрәк. Сәламәтлек, әйткәнемчә, мактанырлык түгел, шуңа күрә ит өчен бозаулар алырга телим. Эшләсәң, табыш алып була. Дөрес, авыл хуҗалыгы җылы кабинеттан гына идарә итә торган өлкә түгел. Эштән курыкмаска кирәк. Ләкин хәзер иң зур проблема – хуҗалыкта эшләрдәй ярдәмче кеше табып булмау. Үзебезгә генә ышанырга туры килә. Әлбәттә, 100 сыер асрый алмаячакбыз, 20 сыерны тоту да әле бер гаилә өчен бик авыр. Ә ит өчен мал тотсаң, баш санын арттырып була, – ди Рөстәм.

Рөстәм Мотыйгуллинның хыяллары да әнә шундый. Күңеле хуҗалык, туган җир, ил дип талпынып тора.

– Бер колагым бөтенләй ишетми һәм ишетмәячәк тә. Баш миенең уң ягында нейроҗепселләр өзелгән. Икенче яралануым умыртка сөяге белән бәйле. Шартлаудан сөякләр вакланып бетте, 8 вакланган сөякнең берсен генә алып аттылар. Икенче яраланганда аякларым бөтенләй эшләми иде. Яу кырыннан куллар белән үрмәләп чыктым. Агачлык арасында булуым бәхет эше. Яфраклар арасыннан күренми идем. Егетләргә хәбәр салдым, алар мине өстерәп алып чыктылар.

Бу мин сайлаган юл, бер дә үкенмим. Бабай фашистлар белән көрәшкән. Мин уртак эшкә үз өлешемне керттем. Без фронтны алга күчердек. “Ахмат”ның җитәкчесе Апти Аронович Алаутдинов безнең егетләр янына килеп үз куллары белән бүләкләрне тапшырган. Мин ул вакытта госпитальдә идем, беренче бүләгем – “Ахмат” спецназы орденын соңарып алдым, - ди Рөстәм.

Рөстәм Мотыйгуллинның күкрәгендә булган медальләренә карагач, тыныч тормышта яшәү, аяз күк йөзенең хакы ни кадәр кыйммәт булуына төшенәсең. Дөньяда иң кыйммәтле әйбер – гомер икән...

– Махсус хәрби операция тормышка карашны үзгәртәме?

– Кешеләргә караш үзгәрә. Хәрби хәрәкәт барган урыннарда күргәннәрне искә алу кыенрак. Адәм баласы барысына да күнегә икән. Без хайваннар кебек урман эчендә җир астында оя казып яшәдек. Ачлы-туклы тормышка да күнектек. Әмма балаларымны бик сагындым, аңа күнегә алмадым.

– Ә үлемгә күнегеп буламы?

– Ике тапкыр чак кына исән калдым. Үлемне сизеп тә, тоеп та, аңлатып та булмый. Бер мизгелдә ут сүнгән кебек кенә була. Ә якыннарны югалту кыен. Узган елны хәрби операция зонасында башкорт егете Ансар белән таныштым.  Көн саен намазын укыды, шундый ихлас кеше иде. Ансар безгә ашарга әзерли иде. Без көн дә ул пешергән ризыкны ашадык. Аларның группасы иң беренчеләрдән булып, яңа хәрби бурычны (боевое задание) алды. Анда хәбәрсез югалучылар, яраланучылар, үлүчеләр күп булды. Алар арасында Ансар да бар иде... Алар бер егет белән юлны бутап, икенче якка киткәннәр. Ансар белән барган хәрби җиргә ятарга җитешкән. Ә Ансар... Дрон Ансарның нәкъ күкрәгенә эләккән. Аның калдыкларын өлешләп җыйганнар... Менә андый кешеләр өчен йөрәк әрни, аңлыйсызмы. Ставропольдән дустым Андрей Гаврельенко да вафат. Хәзер дә тормыш иптәше белән элемтәдә торабыз. Берсен дә оныта алмыйм, бу хәлләр хәзер дә күз алдымда кебек. Андрей белән без бер-беребезнең йокысын сакладык. Ике сәгать – ул, ике сәгать – мин йоклыйм. Көннәр салкын тора иде, Андрей беренчерәк авырый башлады. Шул вакытта аңа көчләп диярлек дару эчерткән идем. Без гел бер-беребезгә терәк булдык... Туган булып та, туган булмаганнар бар. Туган булмаса да, туганнан да якынрак кешеләр бар. Икебез дә авыл егетләре. Авыл кешесе барыбер нык ул. Мин моны күргәннәремнән чыгып әйтә алам.

– Кешелеклелекне саклап калып буламы?

– Бер генә хәлне сөйлим. Беренче тапкыр штурмга керүебездә барыбыз да исән чыктык. Дүрт кешене әсирлеккә алдык, сораштыра башладык. Икенче тапкыр кергәндә дә минометтан качып калдык. Берзаман атыш тавышы килде. Бөтен җирне карап чыктык кебек, әмма каядыр аталар. Блиндажда каршы яның командиры пистолеттан атып утырган икән. Без кергәндә җирдә ята иде. Ул үз аңында түгел иде. Менә шунда үз гомеремдә беренче тапкыр наркотиклар кулланган кешене күрдем. Күзләре биш тиен кебек ялтырап тора иде. Без аны кулга алдык, көчкә өстерәп алып чыктык. Шул вакытта ул миннән су сорады. Үземнең дә кул астында гына суым юк иде. Җиргә кар яткан вакыт. Шул вакытта: “Һич булмаса, кар каптыр”, – диде. Учыма кар җыеп, аңа кар ашатканым истә...

Рөстәм Мотыйгуллин 2 нче дәрәҗә “Батырлык өчен” һәм “Жуков” медальләре белән бүләкләнгән.

 

Журналист Илгизә Галиуллина язма герое белән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading